16+

Чәчең ялтырап торсын дисәң

Яшь барган саен, тире генә түгел, чәч тә «картая»: төсе тоныклана, бөртеге нечкәрә, сынучанга әйләнә. Шунлыктан чәчне шампунь белән юудан тыш, аны дымландырып һәм тукландырып торырга да онытмаска кирәк. Шампунь сайлаганда, шул ук сериядәге бальзам яки чәч өчен махсус маска сатып алырга онытмагыз.

Чәчне тырнаклар белән түгел, ә бармак битләре белән йомшак кына массаж ясап юарга, бальзам һәм маска сылаганда шулай ук баш тиресенә массаж ясарга киңәш ителә. Шулай эшләгәндә, баш тиресенең кан әйләнеше яхшыра, чәч тамырларына файдалы матдәләр тизрәк үтеп керә.
Чәчләргә чал керә башлагач, буярга ашыкмыйча, тон бирә торган шампуньнар кулланып карау яхшырак булыр, чөнки алар чәчне киптерми һәм зарары юк.
Чәчләр сәламәт булсын һәм ялтырап торсын өчен, дымландыручы маскаларны өй шартларында да ясарга мөмкин. Чәчне тукландыра, дымландыра, ялтырата һәм шомарта торган маска тәкъдим итәбез.
Чәчнең озынлыгына карап, өч аш кашыгы тирәсе әрекмән, кастор, сырганак һәм зәйтүн майлары салынган савытны кайнар сулы савыт өстендә җылытып алып, баш тиресенә һәм чәчләргә сыларга. Чәчләрне пленка белән каплап, сөлгегә төреп 30-40 минут тоткач, шампунь белән юып төшерергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading