16+

Алоэ ярдәмендә кишер үстерәбез

Үземне бик оста бакчачы дип санамасам да, бер тәҗрибәм белән бүлешәсем килә. Миңа аны бакча күршесе өйрәткән иде. Шуны сынап карадым һәм нәтиҗәсен дә күрдем - кишер һәм кәбестәләрем бик уңды. Кызыксынсагыз, ул серне сезгә дә чишәм. Алоэ гөле һәр йортта диярлек үсә. Аны, гадәттә, салкын тиеп авырган вакытта да,...

Үземне бик оста бакчачы дип санамасам да, бер тәҗрибәм белән бүлешәсем килә. Миңа аны бакча күршесе өйрәткән иде. Шуны сынап карадым һәм нәтиҗәсен дә күрдем - кишер һәм кәбестәләрем бик уңды. Кызыксынсагыз, ул серне сезгә дә чишәм.
Алоэ гөле һәр йортта диярлек үсә. Аны, гадәттә, салкын тиеп авырган вакытта да, ашказаны чирләреннән җәфаланганда да кулланалар. Кешегә зур файдасы булган кебек, аның яшелчә орлыкларына да уңай тәэсире бар икән. Әмма моны орлыкларны чәчәргә кырык көн кала эшләргә кирәк. Берничә алоэ яфрагын иттарткыч аша чыгарып, өстенә яфракларны капларлык итеп су салабыз. Унике сәгать тоткач, редис, кәбестә, кишер һәм башка яшелчә орлыкларын шул төнәтмәдә унике сәгать тотабыз. Соңыннан сөзеп алып, киптерергә куябыз. Кырык көннән соң аларны утыртабыз. Әлеге биологик эремәдә чылатылган орлыклар тизрәк тишелә һәм җимешләре дә эре һәм тәмле була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading