Шәһри Казан

Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Сәхнәдәге тәртип гаиләдән башлана»

Алар кайнап торган эстрадага кинәт килеп керделәр. Килеп керделәр дә, беренче җырлары белән үк тамашачының йөрәген, күңелен яулап алдылар. Ул вакытларда "Бул үземә генә" җыры барлык хит-парадларның беренче баскычында булды, клиплары телевидениедә иң еш әйләндерелә торганнар рәтендә иде. Рамазановлар үзләре дә: "Әлегә кадәр репертуарыбызда булган бер генә иҗат җимешебез дә...


- Ризатның Саба районы егете, ә Зинираның Башкортстан кызы икәнлеген беләм. Йөргән сукмакларыгыз кайда һәм кайчанрак кисеште?
Ризат: Мин урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетына укырга кердем. Ләкин бер ел укыганнан соң, кызыксынуым бетте һәм Шәмси абый Закиров ярдәме белән Салават Зәкиевичның группасына күчтем. Зинира белән танышуыбыз да шунда булды. Баштагы елларда төркемдәш буларак кына сөйләшә идек, ә инде соңгы курсның май аенда ешрак аралаша башладык. Ул чагында миңа әти-әни Казанда 17 квадрат метр мәйданлы бүлмә алып биргәннәр иде. Бер ай гына аралашып йөргәннән соң Зинирага: "Әйдә, әллә язылышмый гына торыйп карыйбызмы?" - дип тәкъдим иттем. Чөнки тиздән уку бетәчәк һәм Зинира да Башкортстанына кайтып китәргә тиеш иде. Шуннан соң мин аны авылга, әти-әни белән таныштырырга алып кайттым. Ләкин ул вакытта да әле күңелдә мәхәббәт хисләре бөреләнмәгән, җитди уйлар, планнар да юк иде. Әти-әни аны бер күрүдә үк ошатты... Ә авылга кайтып килгәннән соң үземнең күңелдә дә нәрсәдер үзгәрде. Зинира Башкортстанга кайтып китсә, үкенечкә калмасмы, дип тә уйлый башладым. Безгә диплом тапшырганда аның әти-әнисе дә килде. Алар барысы белән бергә кайтып китәргә җыенганда, саубуллашканда тамакка төеп тыгылды да, Зинирага: "Мин сине кайтып алырмын, мөгаен", - дидем. Бабай исә: "Яшәргә уйлыйсыз икән, бары тик никах укытып кына", - дип, икеле-микеле уйларга урын калдырмады. Шуннан соң беркөнне әнигә кайттым да: "Әни, нишлим икән соң?" - дидем. Ул: "Никах укытыйк", - дигәч, Зинирага шалтыратып: "Ярар, алайса, кулыңны сорарга барабыз", - дидем. 35 яшьләрдә генә өйләнермен, дип йөргән җиремнән планнарым менә шулай 180 градуска борылды да куйды. Егет-кыз булып аралашуыбыз да нибары ике ай гына булды бит. Ярату, мәхәббәт хисләре дә кабынырга өлгерми калды. Никах көнендә дә әле миңа: "Минем кешеме икән соң бу?" - дигән уйлар тынгылык бирмәде. Ул 2012 ел, мәрхүм Илфак абый (Шиһапов - Авт.) һәм Илсөя Бәдретдиновалар белән бергә гастрольләрдә йөргән чагым иде. Шуңа күрә никахның икенче көнендә үк алар белән бер айга гастрольләргә чыгып киттем.
Зинира: Гадәттә, кешеләр димләп гаилә коргач шулай була торгандыр инде ул. Ә монда бернинди димләү дә булмады, югыйсә. Бөтен нәрсә томан эчендәге кебек булгач, миндә дә Ризаттагы шикелле үк: "Ялгышмыйм микән?" - дигән уйлар булды.



- Ярый, Ризатны ир-ат буларак аңларга да мөмкин булыр иде. Ләкин хатын-кыз бит инде ул романтика, чәчәкләр, айлы, йолдызлы төндә озатушыларны, вәгъдәләр бирешү, мәхәббәт аңлатуларны көтә.
- Романтика гел булмады түгел инде анысы. Балалар бакчасында эшләгәндә, Ризат мине чәчәк бәйләмнәре, йомшак уенчыклар белән каршылады. Тик мин үзем дә романтика дип баш югалта торган кеше түгел. Чәчәк бәйләме бүләк иткәнче, гөл яки башка кирәкле, файдалы әйбер бир, дип әйтә идем. Иң мөһиме - миңа Ризат белән рәхәт иде.

- Ризат, әнә шул кайнар мәхәббәт хисләре йөрәгеңдә кайчан кабынды да, Зинираның нәкъ менә синең кешең икәнлеген кайчан аңладың соң?
- Теге кредитка алынган 17 квадрат метрлы бүлмәгә ремонт ясаган вакытта (көлә). Ул чагында бернәрсәбез дә юк иде әле. Әни бераз савыт-саба биреп җибәрде. Идәнгә ленолиум җәйдек тә, мин гастрольгә чыгып киттем. Кайтуыма Зинира бүлмәне ялт итеп җыештырып чыгарган, калдык-постыклардан үзенчә шкаф ясап, әни җибәргән теге савыт-сабаларны шунда урнаштырып куйган, өйгә ямь керткән. Шул вакытта мин: "Юктан да бар иткән бит, бу чыннан да минем кеше инде", - дидем.



- Иҗатка килүегез дә әнә шулай кинәт булды шикелле.
Ризат: Илфак абый һәм Илсөя апалардан аерылып, "Кредит" юмор төркеме төзедем, туйлар да алып баргаладым, әмма алардан әллә ни акча кермәде. Шулар белән беррәттән, таксида йөри, шофер булып та эшли идем. Зинира да бала белән өйдә утырганда, маникюр ясый башлады. Тик болар очны-очка көчкә ялгап яшәргә генә җитә иде. Бүлмә, машина кредитын да түләргә кирәк. Болай булмый, берәр заводка эшкә урнашырга кирәк, дип йөргән бер көнне Зинираның таныш композиторы Уфада юбилей концертында дуэт җыр башкаруыбызны үтенде. Без икебез бергә башкарыр өчен җыр сорап, Айдар Тимербаевка мөрәҗәгать иттек. Ул: "Бик матур бер җырым бар", - дип, безгә "Бул үземә генә"не тәкъдим итте. Аңа тиз арада аранжировка эшләттек, җырны яздырдык. Теге юбилейдан кайткач, үзебезгә дә ошап китте, җыр әрәм булмасын, дип буш араларда куяр өчен "Болгар радиосы"на бирдек. Җыр халыкта бик зур кызыксыну уятты. Без моны бөтенләй көтмәгән идек. Акрынлап туйларга чакыра башладылар. Шуннан соң тиз арада Башкортстанга кайтып, урман, су буйларында, әллә ниләр өмет итми генә клип та төшердек. Казанга китеп, бер ай буена бер эшмәкәрнең йортын төзүдә катнаштым да, кредитлар, җыр өчен түләрлек акча эшләдем. Шуннан соң акрынлап "солянка"ларга, банкет, туйларга чакыра башладылар.
Зинира: Айдар абый үзе дә безнең белән кызыксына башлады. Бер-бер артлы җырлар иҗат итеп, гел-гел эшләтеп торды. Илфак абый белән Илсөя апа да Ризатны сәхнәгә алып чыгучылар. "Чык, синнән була", - дип артыннан төртеп торучы, канат куючылар. Шактый җырлар туплангач, узган ел курка-курка гына концертлар белән чыгып карадык. 25-30 кеше җыелса да, сөенә-сөенә авылларда куйдык. Ризат еш кына Илфак абыйның: "30 кешегә концерт куймасаң, икенче барганда аның берсе дә булмаячак", - дигән сүзен кабатлый. Шуңа күрә без дә барган һәр җирдә концерт куеп кайта торган идек.



- Ризат, син иҗат юлыннан ялгызың гына атлаганда, зур уңышларга ирешмәдем, дисең. Ә дуэт булып чыгыш ясый башлагач, тамашачы сезне күреп, күтәреп алды. Моның сере нидә икән?
- Аллаһы Тәгалә менә шулай язган инде. Без аерым-аерым да җырлар башкарабыз, тик бергә булганда сәхнәдә дә уңайлырак. Гаилә белән иҗат итү, гомумән, рәхәт. Икебез дә күпме акча эшләгәнне һәм аның кая киткәнен беләбез. Зинира мине чәшке тун сорап тинтерәтми бит инде! Акчаны бергә эшлибез дә, ротацияләр, кредитлардан калганнан соң гына үзебезнең күңелебезне күрә алабыз. Җырларның сыйфаты мәсьәләсендә Айдар абыйга (Тимербаев - Авт.) тулысынча ышанабыз, костюмнарны Зинира кайгырта. Мин ни кигерсәләр, шуңа риза. Ә оештыру яклары тулысы белән миндә. Программаны исә бергә төзибез. "Кредит" төркемендә бергә эшләгән Илдар да безгә ярдәм итә.

- Эстрада сезнең өчен акча эшләү юлы гынамы?
Ризат: Бу, әлбәттә, бик шома сорау. Без эстрадага җырчы булабыз, дигән максат куеп килеп кермәдек бит. Ләкин акча эшләү алга таба иҗат итәр өчен кирәк. Бар нәрсәне дә акча гына кайтарып калдыру да дөрес булмас иде. Мин бу сорауга җавапны быел җәй Зинира ике атнага Башкортстанга кайтып киткәч таптым. Шул вакыт эчендә сәхнәгә, гастрольләргә чыгасы, аралашасы килә башлады. Димәк, җан сәхнәгә тарта бит! Күңелдә җыелган хисләрне тамашачы белән уртаклашасы килә. Баштарак андый нәрсә юк иде, беренче чиратта курку, каушау булды. Эшли-эшли ныклы ышану да килә. Шуңа күрә хәзер сәхнә безнең тормышыбыз.
Зинира: Ыгы-зыгылы тормышка ияләндек инде. Башта, әлбәттә, туганнар да аңламады. "Хатын-кызга бер рәсми эш кирәк", "Сез дә йөрисез инде шунда..." дигәнрәк сүзләр дә ишетергә туры килде. Кызыбыз да гел елап кала иде. Хәзер барысы да җайланды. Айгизә дә аңлый. Ходай тамашачыдан, сәламәтлектән аермасын.
Ризат: Сәхнәнең алдан матур, арттан пычрак җирләре дә күп аның. Артистлар арасында бер-берсенең гайбәтен сату да бар. Сәхнә ул бөтен кешегә дә җитә, иң мөһиме - үз тамашачыңны табу. Без ничек тиз һәм кинәт кабынган булсак, шулай ук сүнәргә дә мөмкинбез, чөнки популярлыкның гомере кыска. Ул һәр артистныкы да шулай. Без моны бик яхшы аңлыйбыз. Тик шул елларны матур итеп эшләргә язсын иде, дибез. Гаиләдә тәртип булу да зур роль уйный. Берсендә концерт алдыннан Зинира белән ачуланышып алдык. Бу сәхнәгә чыккач та сизелде. Хәтта җыр башкару да башка төрле килеп чыга. Ясалма кыяфәт чыгарып, уйнап булмый. Хәзер ышанып әйтә алам: сәхнәдәге тәртип гаиләдән башлана. Тамашачы да исхласлыкны ярата.

- Сез "Үпкәләмә" җырын башкарасыз. Ә үпкәләшкәндә кайсыгыз беренче булып сүз башлый?
Ризат: Ул безгә хас сыйфат түгел. Зинира мине ярты сүздән дә аңлый. Безнең фикерләребез, юнәлешләребез бер. Ул минем дустым.
Зинира: Безнең мөнәсәбәтләр дә иң элек дуслык хисләреннән башланды бит. Ә үпкәләшү мәсьәләсенә килгәндә, бик теләгәндә дә сөйләшмичә озак йөри алмас идек, чөнки эш буенча барыбер сөйләшергә туры киләчәк.

- Август аенда сез "Син икән шул" җырына клип төшердегез. Ул хисләрнең тирәнлеге, сыйфаты буенча да алдагыларыннан аерылып тора. Чыгымы да шактыйдыр.
- Әлбәттә! "Бул үземә генә" клибын 15 мең сумга төшергән булсак, монысының чыгымнары 100 меңнән артты. Эшли-эшли, акрынлап кына булса да алга барган саен, таләпләр дә, чыгымнар да арту табигый хәлдер, дип уйлыйм. Баянда, гитарада уйнаучыбыз бар. Җырлар яздыру, сыйфатлы костюмнар тектерү - барысына да түләргә кирәк. Киләчәктә утлар, яңа аппаратура, колонкалар алырга уйлыйбыз. Димәк, үзебезнең эшебезгә куелган бәя арту да гадәти күренеш. Миллионнар эшлибез, дип әйтә алмыйм. Әмма шушы өч-дүрт ел эчендә эстрадага чыккан вакыттагы бурычларны, бүлмәнең кредитын түләп бетереп, фатир алдык. Хәзер аңа ай саен 42 мең сум кредит түлибез. Әти-әниләргә дә булышабыз.

- Сез авыр кул хезмәтеннән, авыл эшеннән дә куркып тормыйсыз бит. Сыерын да савасыз, көтүен дә көтәсез, төзелештә дә эшлисез.
Ризат: Баштагы елларда спонсор кем дигәндә, әти-әни һәм абзардагы ике үгез дип әйтә идем. Бозау алып кайтып бирәбез дә, шуны үстереп саткан акчага клип төшерә идек.

Реклама



- Быел гастрольләрегезне Башкортстаннан башлыйсыз икән. Татарстан тамашачысы таләпчәнрәкме әллә?
Зинира: - Моның сәбәбе гади: беренче программаны Башкортстанда күрсәтә алмаган идек. Татарстандагы гастрольләр яңа программа белән 1 февральдән башлана. 29 мартта Казанда булачак. Ә таләпчәнлеккә килгәндә, чыннан да, Татарстанда тамашачыларның планкасы югарырак. Шуңа күрә гадәттә артистлар яңа программаларын иң элек Башкортстанда тәкъдим итеп, чыныгу алганнан соң Татарстанга чыга.

- Бүгенге күңел халәтегездән чыгып җавап бирегезче: тормыш мәгънәсен нидә күрәсез?
Ризат: Күңел тынычлыгында. Мин мәктәптә укыганда аягымны сындырып өч ел урын өстендә яттым. Шул вакытта авылның икенче башында яшәүче әбиемә үз аягымда барсам иде, дип теләгән идем. Аннан соң шул юлны велосипедта, бераздан машинада уздым. Хыялларны менә шулай акрын гына чынга ашырып барасың инде ул. Зур акчалар артыннан куу юк бездә. Даими эшли торган эшебез булып, булганының кадерен белеп яшәргә язсын, дибез.
Зинира: Көн үтә дә китә ул, иң мөһиме - бала, әти-әниләр, туганнар исән-сау булсыннар. Дүрт айлык чагымда Ходай үземне дә, әти-әниләрне дә сынаган. Каным агуланып, чактан гына үлемнән калганмын. Әни сөйләве буенча, табиблар: "Үлүе яхшырак, барыбер гарип калачак", - дип, яныма да килмәгән хәтта. Шуңа күрә бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер. Алда инде тырышып эшләргә генә кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
  • 10 февраль 2018 - 17:37
    Без имени
    Бик монлы жыр,молодцы
  • 20 май 2018 - 10:53
    Төпсез чиләкләр Шәһәрдә яшәгән бала авылга кунакка кайта икән, ул төп йорттагы эреле-ваклы проблемаларны хәл итәргә, анысын-монысын төзәтергә, кыскасы, ул монда нәрсәдер эшләргә тиеш. Шәһәрдә дә кеше кул кушырып утырмый. Эт булып арырга мөмкин. Арыгансың икән – авылга кайтма. Ял итеп, йокыңны туйдырып кайт, чөнки монда синең кайларда нишләп йөрүең беркемгә дә кирәк түгел. Йоклап ята алмыйсың. Язу-сызу белән өстәл башында утыру да – соңгы чиктә генә.
    236
    0
    3
  • 20 май 2018 - 10:43
    «Рәхмәт сиңа, «алтын куллы» әтием!» Мин сезне үземнең алтын куллы әтием – Сәләхов Рамил Җәмигънур улы белән таныштырмакчы булам.
    152
    0
    0
  • 20 май 2018 - 10:10
    75
    0
    0
  • 20 май 2018 - 09:38
    Бабайлар һәм әбиләр, бакчага чыгыгыз! Казанның Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркында 26 майда 12.00-18.00 сәгатьләрдә «Тормыш сөючеләр көне» бәйрәме була.
    75
    0
    0
  • 19 май 2018 - 13:00
    Илсөя Бәдретдинова: «Ул мине хәзер алдына алып сөя» Соңгы арада Илсөя Бәдретдинованы Инстаграм аккаунтына романтик рух керде: ниндидер ир-ат белән төшкән фотолар, һәрчак чәчәк гөлләмәләре... Илсөябез үзе дә чәчәк кебек: көннән-көн матурлана.
    2403
    0
    13
  • 19 май 2018 - 12:40
    Афиша 21-27 май
    208
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:35
    128
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:20
    Нәрсәгә тотынса – шуны булдыра Гаиләне учак белән тиңлибез, чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә.
    294
    0
    5
  • 19 май 2018 - 11:47
    Камыр эчендә гөмбә шашлыгы пешерү ЫСУЛЫ 250 гр шампиньон, 200 гр сыр, 250 гр чүпрәсез катлы камыр (кибеттә сатыла торган), 1 йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае
    205
    0
    0
  • 19 май 2018 - 10:48
    Җилдерәчәкбез! Татарстанда барлыгы 3076 торак пункт исәпләнә, шуларның 559ында асфальт юллар әле һаман да юк. Быел 28 торак пункт арасында яңа юл салыначак. Аның гомуми озынлыгы – 69,4 км.
    207
    0
    0
  • 19 май 2018 - 10:20
    Киләчәк – роботлар кулында? Яки Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары ничек имтихан тапшыра Республика WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнаша башлаганнан соң, техникум, көллият укучыларына таләпләр тагын да артты. Ә хәзер студентлар чыгарылыш дәүләт имтиханнарын да WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханы буларак тапшыра башлаячак. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына имтихан тәртибен өйрәнү өчен Кытай, Иран, Һиндстан вәкилләре дә килгән.
    113
    0
    0
  • 18 май 2018 - 20:01
    Быелгы «Бәллүр каләм» тапшыру тантанасында «Шәһри Казан»ның ике журналисты бүләкләнде Редакциябезнең талантлы һәм тәҗрибәле журналисты Дилбәр Гарифуллина күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    208
    0
    2
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 16 апрель 2018 - 10:23
    Корица белән бал кушылмасы яман шештән саклый Корица белән бал кушылмасы (бер өлеш корицага биш өлеш бал) ашказаны авыруларын җиңә, организмны вируслардан саклый, йөрәкне ныгыта.
    839
    0
    2
  • 16 апрель 2018 - 11:14
    «Нәни кулы белән бармагымны эләктереп алгач, җиңәчәгебезне аңладым» 2016 елда Татарстанда 110 мең бала вакытыннан алда туган. Бүген медицина алга киткән заманда, җитлекмичә дөньяга килгән сабыйларны тәрбияләү мөмкин эш. Республика клиник хастаханәсендә 460 граммлы булып туган баланың да гомерен саклап кала алганнар иде. Мондый үзенчәлекле сабыйларны тәрбияләү турында Республика балалар клиник хастаханәсенең патология белән туган сабыйлар һәм җитлекми туган балалар бүлеге җитәкчесе неонатолог Фатыйма КАЗАКОВА белән сөйләштек.
    686
    0
    1
  • 16 апрель 2018 - 12:09
    Гади ихлас балачак, кайда син? Оныгыма мәктәпкә макулатура алып килергә кушканнар. Өй бетереп, кирәкмәгән кәгазь эзлибез, ди кызым. Хәзер кытлык заманы түгел, бөтен әйберне дә табып була, мин әйтәм.
    472
    0
    3
Ночной режим