16+

Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә»

Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.

Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә»

Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.

– Татар халкында элек-электән аерылышучылар саны аз булган, ә ятимнәр бөтенләй булмаган. Бүген исә аларның саны коточкыч тизлектә арта, моның сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?
– Элеккеге заманда әти-әниләр кызларына яки улларына парны үзләре сайлаган. Туганлашырга теләгән гаиләне алдан «өйрәнгәннәр»: гаиләдә кыз бала ничек тәрбияләнгән, өйдә әниме, әллә әтиме хуҗа – барысын белгәннән соң гына кызны башкода белән сорап кайтканнар. Кыз бала, әти-әнисе хәер-фатиха, никах белән биргән икән, димәк, яшәргә кирәк дип уйлаган. Үзенең амбицияләре, алай телим, болай теләмим дигән уйлар бөтенләй булмаган. Гаилә дә, ирең дә – изге, кияүгә чыктың икән яшәргә кирәк һәм бетте-китте! Бик сирәк кенә парлар арасында бер-берсенә бөтенләй туры килмәгән кешегә биреп, аерылышулар булган анысы. Күп кенә илләрдә әлеге гореф-гадәтләр хәзер дә сакланып калган. Шунлыктан аларда гаиләләр таркалу бик сирәк, ә балалар саны артканнан-арта гына бара. Элекке гадәтләрне кайтарсак, аның файдасы зур булыр иде.

Элек кардәшләре ятим калган баланы читләргә бирмәгән, үзләре тәрбияләгән. Гарәп илләрендә әле дә шулай. Согуд Гәрабстанындагы хатын-кызлар белән аралашып яшибез, алар: «Бездә борын-борыннан ятимнәр йорты булмады», – диләр. Ләкин бүгенге көндә аларда да ятимнәр йортлары бар. Алар нәселләрендәге ятимнәрне генә гаиләләренә тәрбиягә алалар. Чит илләрдән килгәннәрнең балаларын урнаштыру өчен, балалар йорты ачарга мәҗбүр булганнар. Һәр бала өчен ата-ана назы, туганнар белән җылы мөнәсәбәт мөһим. Ислам динендә, кардәшлек җепләрен өзмәгез, диелгән, шушы бер җөмләне генә укысалар да, бәлки күпләрнең йөрәкләре йомшарыр иде.

– Хәзер димләп аралашу модага кереп бара, ә андыйлар арасында аерылышучылар саны азракмы?
– Димләп өйләнешүчеләр арасында аерылышучылар саны азрак. Үз ярын эзләп килгән кызларга егетнең буе, эш урыны, торыр җире бар дию генә аз, аның холык-фигыле хакында да әйтергә кирәк. Мәсәлән, кыз ошаткан егетнең кызу канлы булуы, каршы әйткәнне яратмаганлыгы, аңа телен тыярга кирәклеге турында кисәтәбез. Гадәттә, кызса, икесе дә кыза бит, ир кеше берне әйтсә, хатын-кыз уникене әйтеп өлгерә. Хатын-кызның психологиясе шундый – аның йөрәк яралары тизрәк төзәлә, әмма ир-ат син әйткән авыр сүзне ун елдан соң да исеңә төшерергә мөмкин.

Яр эзләп килгән кызларның күбесе, ишектән керүгә үк: «Миңа «әни малае» кирәк түгел!» – ди, ә үзенең «әни кызы» икәнлеген онытып җибәрә. «Әни кызы» дигәннәр гаиләләрендә көн саен нәрсә булганны, ире нәрсә әйткәнне түкми-чәчми, кайчак арттырып та әниләренә сөйләп баралар. Әни кешенең күңелендә киявенә карата нәфрәт хисе уяна. Кыз бала иренең кочагына кереп ятып йоклый да барлык үпкәләрен оныта, ә әни йөрәге киявенең гаепләрен кичерми. Кызының ирен күргән саен, ул аның тагын да күбрәк кимчелекләрен эзли һәм таба, кызына шуларны гел әйтеп торып, мөнәсәбәтләрен бозарга да мөмкин. Менә гаилә таркалуның иң кыска һәм ансат юлы шул.

– Замана хатын-кызларының хаталары нидә?
– Кызлар хәзер үзгәрде, кулланучы мөнәсәбәтендәге нәфис зат, минем фатирым, машинам, дипломым, эшем бар, ә аның нәрсәсе бар һәм аннан миңа нинди файда булачак дип кенә уйлый. Ә без кыз баланы, киресенчә, «Син иреңә нәрсәгә кирәк соң?» дигән сорауга җавап табып, бәхетле булып яши белергә өйрәтәбез.

– Аерылышкан хатын-кызларның үз ирләренә кире кайту очраклары булгалыймы?
– Безгә аерылышкан хатын-кызлар килгәч, ни өчен аерылганлыгы турында сорашам. Гаиләдә ике-өч бала, мәхәббәт тә булган, ә хатын-кызлар: «Мин юләр булганмын, аның кем икәнлеген белмәгәмен», – диләр. Акыллы кыз ничек итеп егетнең кимчелекләрен күрмәсен ди инде?! Күрә ул аларны, ә хисләргә бирелеп, күрмәскә генә тырыша. Безнең максат – менә шул кимчелекләрне алдан күреп, дөрес пар сайларга өйрәтү. Ике-өч балалы хатын-кызларга яңа яр сайлауга караганда, аны үз ире белән кавыштыру якларын карыйбыз. Аерылышырга җыенган яки күптән түгел аерылышып, әле аралары суынып бетмәгән шактый парларны кавыштырырга туры килде. Шуңа күрә аерылышырга карар кылган вакытта арадагы җепләрне бөтенләй өзеп, соңгы сүзләрне әйтеп чыгып китәргә кирәкми. Нинди генә нәфрәт булса да, ул бераздан басыла, башкалар белән чагыштырып, элеккеге парыгызның күрмәгән яхшы якларын соңлап кына булса да күрергә мөмкинсез. Аерылган ир-атлар да, хатын-кызлар да: «Беренчесеннән уңмадым, миңа яхшы кеше табып бирегез әле», – дип киләләр. «Яхшыларны берәү дә чыгарып җибәрми, алар үз өйләрендә, хәзер инде сезгә кемгәдер ярамаган белән кавышырга туры килә», – дим мин. 20 яшьләрдә сайларга мөмкинлек зур, ә яшь барган саен, сайлау мөмкинлеге тарая. Күп очракта хатын-кыз икенче парының өенә күченеп килә. Ә кайсы ир-атка чит кеше баласы кирәк? Ире белән аерылышырга теләгән хатын-кызларга боларның барысын да аңлатып, кире үз ирләренә кайтырга үгетлибез.

– Сезгә аерылышырга җыенган ир-атлар да киләме?
– Килә. Күп кеше өчен интернет бик файдасыз әйбер булып чыкты. Яшьләргә танышулар өчен бәлки яхшыдадыр, әмма гаиләле кешеләр өчен ул зыянлы. Интернетта хатын-кызларга матур сүзләр язып, аралашып утыручы ир-атлар бар. Тормыш мәшәкатьләренә чумган, иреннән күптән матур сүзләр ишетмәгән урта яшьтәге хатын-кызга шул гына кирәк тә инде. Чит ирнең үзенә язган комплиментларына ышанып, хатын-кызлар: «Мин әле гашыйк булырлык икән бит», – дип, ирләренә суына башлыйлар. Бер фатирда яшәсәләр дә, аерым яталар, аерым торалар, хәтта аерым бүлмәләрдә дә яши башларга мөмкиннәр. Ир белән хатын аерым бүлмәдә яши башлагач, аш бүлмәсендә дә аралашырлык темалары калмый. Ир-атларның күбесе читләшкән хатыннарын кайтару мәсьәләсендә килә, әгәр кайтарып булмаса, башка хатын-кыз белән таныштырабыз. Хәзер күп ирләр ялгызлыктан курка.

– Замана хатын-кызы ирне дә, баланы да тәрбияләүчегә әйләнеп бара. Гаиләдә рольләрне дөрес бүлмәүнең нәтиҗәсе аяныч булмасмы?
– Шундый көчле хатын-кызлар яр эзләп киләләр һәм: «Миңа көчле ир-ат кирәк», – диләр. Ә андый көчле зат ул ир-атны сындырырга тырышачак, аңа баш бирмәячәк бит. Ир-ат бит бездә «ат», ә алар «хатын-ат»лар. Көчле хатын-кызларга сабыррак, тыйнаграк, тынычрак ир-атлар кирәк. Ике көчле зат күп очракта бергә яши алмый, чөнки алар бер-берсенә юл куймыйлар. Хатын-кызның буйсынырга теләге булмаса, көчле ир-атка кияүгә чыгарга тиеш түгел. Нәфис затларның көчле булуында әти-әнинең роле бик зур, чөнки алар кызларын, син барысын да булдырырга, фатир, машинаң үзеңнеке булырга тиеш, дип үстерәләр. Ул «тиеш»тән соң кыз баланың яше 30дан узган була. Әле күптән түгел бер әни килде, кызына – 33 яшь, кияүгә чыкмаган. Кызны кечкенәдән нинди сәләт үстерү үзәге бар – барысына да йөрткән, аның өч югары белеме бар. «Әгәр дә вакытны кирегә әйләндереп булса, мин аны 19 яшендә кияүгә бирер идем», – ди. Кыз бала 20 яшенә җитте икән, кияүгә бирү турында кайгыртыгыз, 25тән кала икән, анда инде шанслар кими бара. Күптән түгел генә 40 яшьлек саф кыз килде. «Без 20ләп кыз, беребез дә кияүдә түгел, үзара аралашабыз, әмма егетләр белән аралашкан юк. Араларыннан иң беренче булып мин сезгә килдем, чөнки кияүгә чыгарга кирәк», – ди. Аллаһының рәхмәте, үзе кебек 43 яшьлек өйләнмәгән егетне таптык. Ләкин ул кызның кияүле булу шансы бик аз иде, шунлыктан өйләнешү мәсьәләсен иртәрәк кайгырта башларга кирәк.

– Сезгә килүчеләрнең барысы да үз ярын табып китәме?
– Бөтен кешегә дә үз ярын табу мөмкин түгел. Кайбер хатын-кызлар ялгыз калмыйм дип кенә кияүгә чыгып калырга ашыга. Бер-берсен ошатып, туры килмәүчеләр дә була. Ошату, эмоцияләр, хисләр кайнау гына гаилә кору өчен җитми. Бер авыл егете кыз сайларга килде, бик чибәр шәһәр кызын ошатты, кыз да егетне үз күрде, озакка сузмыйча никахлаштылар. Авыл егете иртәнге дүрттә торып эшләргә күнеккән, ә шәһәр кызы уникесез йокысыннан тора алмый. Ә моны алар кавышканчы сөйләшергә, хәл итәргә тиеш иде. Алар ике ай эчендә аерылыштылар, чөнки бер-берләренә туры килмәделәр.

Бөтен кешегә дә пар табып булмаска да мөмкин, чөнки аңа туры килүче бездә булмавы бар. Ләкин әллә нинди могҗизалар да булып куя. 30 яшьлек бер балалы хатын-кыз килде – үзе чибәр, уңган. Өч ел буена ник бер генә кеше булса да телефонын сорап карасын! Өч елдан соң бер ир-ат килде. Аның фотосурәтен күрсәттек, ә ул: «Мин бит аны күптән эзләп йөрим, ул бит минем идеал!» – ди. Танышып, бер атна узуга, ир аңа тәкъдим ясады, хәзер алар бик матур гына яшәп яталар.
 
– Яр эзләп, гел татарлар гына киләме? Башка милләттән булганнарны да кавыштырасызмы?
– Күпчелек татарлар килә. Сирәк кенә руслар да мөрәҗәгать итә. Ләкин без татарларны татарлар белән генә кавыштырабыз. Бер диндә, бер милләттән булганда, картлыкны каршылау тынычрак һәм җайлырак булачак. Дөньялык турында гына түгел, ә ахирәт турында да уйлап шулай эшлибез. Ә яр сорап килгән русларга үз милләтеннән булганнарны табабыз, үзебездә аңа туры килерлек яр булмаса, таныш димчеләребезгә мөрәҗәгать итәбез.

– Үз парын эзләп килгән ир-атларның хатын-кызларга карата таләпләре нинди?
– Хатын кызлар иң беренче ир-атның матди хәле турында кызыксынса, ир-атлар исә беренче чиратта үзен аңлый торган хатын-кыз кирәк дип киләләр. Ә замана хатын-кызларында ир-атны аңлый белү аксый. Яшьрәк ир-атлар – үзеннән берничә яшькә яшьрәкне, өлкәнрәкләр үз яшендәге хатын-кызларны сайлый. Бүгенге көннең «эпидемиясе» – 50 яшькә җиткән ир-атларның бала сөясе килә башлый һәм алар бала табар яшьтәге хатын-кызлар эзләп килә. Күзәтүләрдән күренгәнчә, аларның күбесенең балалары еракта яши, физиология таләбенә «ияреп», онык сөяр яшьтә алар үз сабыйларын дөньяга китерерлек 37-40 яшьтәге хатын-кызлар табарга телиләр. Әлеге ир-атларның берсе дә бабай түгел, сәламәтлекләре һәм мөмкинлекләре дә булган көчле затлар.
Һәр нәрсәнең үз вакыты: гаилә кору һәм бала тәрбияләүне аннарыга калдырмагыз. Сайлаган парларыгыз белән гомергә бергә булырга тырышыгыз, чөнки башканың «яхшысы» синең «начарың»нан артык булмаска мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

18

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер дигэн интервью! Рэхмэт!!! ? ? ?

    Мөһим

    loading
    2
    X