16+

Сәясәт белгече Руслан Айсин: «Үзебезнең язмышыбызда нәрсәнедер үзгәртергә әзер түгелбез»

Узган ел Татарстанда булган вакыйгалар очраклылыкмы яки ул сәяси стратегиянең бер алымымы? Милли мәгариф яссылыгындагы проблемаларның асылында нәрсәләр ята? Җанисәп белән регионнарны эреләндерүнең нинди бәйләнеше бар? Безнең милли, сәяси, хокукый үзаңыбыз нинди дәрәҗәдә? Күпләрне борчыган әлеге сорауларга җавапларны сәясәт белгече Руслан АЙСИН белән эзләп карыйк.

Сәясәт белгече Руслан Айсин: «Үзебезнең язмышыбызда нәрсәнедер үзгәртергә әзер түгелбез»

Узган ел Татарстанда булган вакыйгалар очраклылыкмы яки ул сәяси стратегиянең бер алымымы? Милли мәгариф яссылыгындагы проблемаларның асылында нәрсәләр ята? Җанисәп белән регионнарны эреләндерүнең нинди бәйләнеше бар? Безнең милли, сәяси, хокукый үзаңыбыз нинди дәрәҗәдә? Күпләрне борчыган әлеге сорауларга җавапларны сәясәт белгече Руслан АЙСИН белән эзләп карыйк.

– Бүгенге вазгыятькә, татарның хәзерге хәленә карап, аңа нинди бәя биреп була, килеп туган мәшәкатьләрдә гаепне читтән генә эзләү дөресме? Бәлки гаеп үзебездә күбрәктер?
– Күп нәрсә гаиләдән, тәрбиядән тора. Бүгенге халәтебезне карасак, гаиләләрнең күбесе таркау, буйдак-лар бик күп, аларның үз мәшәкатьләре. Күпчелек балаларга ата тәрбиясе, ир-ат энергиясе җитми. Моңа өстәп катнаш никахларны да атап үтү кирәк, бу да үз эшен эшли. Биредә баланы һәркем үз ягына тарта, үзенчә тәрбияләргә омтыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, 80-90нчы елгы буынның күбесе тәрбиясез, рухи кыйбласыз калды. Шул буын хәзер үсеп җитеп формалашты, ул елларда милли күтәрелеш булмады, күпчелек үз-үзен генә карау, мал җыю, матди байлыкка табыну тарафына борылды, хәзер дә шул юнәлештә баруын дәвам итә. 60нчы елларда андыйларны «битник»лар дип атыйлар иде, ягъни ватык буын, әтисез, тәрбиясез калып, урамда үсүчеләр. Мин узган гасырның ахыры-хәзерге гасырның башында үсеп формалашкан буынны да шулай дип атар идем.

Бу бүгенге вазгыятьтә чагылыш таба – милли-мәгариф яссылыгындагы проблемаларның тамырында шул да ята, чөнки телне яклаучылар күп булмады. кызганычка, татар ата-аналары арасында да туган телен кирәксенмәүчеләр шактый. Килеп туган мәшәкатьләр милли, сәяси үзаңның түбәнәя баруын, безнең шул юнәлештә эшләмәгәнебезне күрсәтте. 90нчы елларда ирешелгәннәр белән тынычланып, шуның белән тукталып калдык, ә үсеш булмады. Икенче төрле әйткәндә, бүгенге көн белән яшәлде. Милли мәктәпләр булдырмадык, шәхси мәктәпләр системасын булдырырга мөмкинлек бар иде, хәзер дә бар әле ул, әмма стратегик юнәлеш юк иде. Ә яшь буын ул – безнең, милләтнең киләчәге.

– Федераль үзәк белән килешүне озайтмау, банк кризисы, телгә бәйле мәсьәлә – болар очраклы рәвештә килеп чыктымы, әллә махсус эшләнгән эшләрме? Стратегия шундый булса, аның максаты нинди?
– Болар һич тә очраклы әйберләр түгел. Система-техника фәне нигезендә карасак, үзара бәйле өч очрак рәттән килә икән, ул– система дигән сүз. Ә биредә бер ел эчендә өч зур вакыйга. Кремльнең стратегиясе шундый: әүвәл ул алда атап үтелгән мәшәкатьләр сыйфатында таш ата, безнең үзебезне ничек тотуыбызны, иҗтимагый фикернең нинди булуын, сәяси элитаның каршы тора алу-алмавын карый, өйрәнә, аннан соң төгәл адымнар аша проектны тормышка ашыра башлый. 2020 елда президент атамасы бетерелә, шул ук елда халык санын алу булачак – ул һәрчак татар дөньясы, Татарстан өчен гаять зур проблемага әверелә. Мәскәү безне төрле яклап бүлгәләргә тели һәм моңа күпмедер дәрәҗәдә ирешә дә. Белгәнебезчә, 2002, 2010 еллардагы җанисәп вакытында шулай булды. Ниндидер ялган фәнни тикшеренүләргә таянып, безне 30-40 өлешкә бүлеп, сан буенча киметергә теләүчеләр бар. Шуның өстенә төрле провокацион алымнар кулланып, мәсәлән, себер татарларын аерым этник төркемгә аерып, аларны «себерле» дип атарга омтылу бар. Себер татарларының үзләре арасында да: «Без татар түгел, без – себерле, без аерым милләт буларак аерылырга тиеш», – диючеләр юк түгел. Аларга ниндидер грантлар, акчалар да бирелә. Элегрәк шундый ук проблема керәшеннәр, болгарчылар белән килеп чыккан иде. Әлеге проблема 2020 елгы җанисәп вакытында да килеп чыкмас дип әйтеп булмый, чөнки Татарстанда без барлык халыкның 50 процентын тәшкил итмәсәк, республиканы бетерер өчен бер сәбәп булачак.

– Регионнарны берләштереп, аларны эреләндерү турында сүзләр күптән бара. Илнең яңа территориаль бүленешен Президент сайлауларыннан соң тормышка ашыра башлаячаклар, диләр. Илнең картасы үзгәрәчәкме?
– Әгәр без моңа киртә куймасак, бу проектны тормышка ашырырга теләүчеләр булачак. Регионнарны эреләндерү, губерналар барлыкка килү турында сүз, бигрәк тә Идел буе территориясе турында, махсус Казан белән Уфаның ничек җавап бирәчәген тикшереп карау өчен әйтелгән. Кудрин әйткәннәрне карасак, анда икътисади яктан бернәрсә дә исәпләнелмәгән, фәнни тикшеренүләр юк, моның нәкъ алда әйтелгәннәрне исбатлаганын күрәбез. Хәзерге вакытта Мәскәүдәге бюрократик-олигарх структуралары безгә басым ясап тар-мар итмәсә, икенче сценарий – Идел-Урал төбәген берләштереп, административ-сәяси бердәмлек ясау проекты булачак. Уйлавымча, бу – запас вариант.

«Татнефть» – бердәнбер региональ компания, калганнары «Роснефть» яки башка эре компанияләр эченә йотылып бетте. Һәрбер стратегиянең эчендә, марксистлар әйтүенчә, икътисади нигез ята. Биредә исә икътисади-сәяси, чөнки Татарстан, көчле субъект буларак, Мәскәүгә комачаулый. Ул – федерализм турында сүз алып баручы, үзенең принципларын яклап чыгучы сәяси оппонент буларак, Мәскәүгә үзенең фикерен белдерүче бердәнбер республика. Андый регионның булуы үзәк өчен файдалы түгел, чөнки өч-дүрт елдан конституция алмаштырылып, сәясәтнең яңа форматы алга сөреләчәк. Моның өчен региональ элиталар барлык боерыкны үтәүче солдатлар кебек булырга тиеш. Ә Татарстан бу яктан аерылып тора, чөнки бик күп милли төбәкләр аңа карый. Мин аралашкан төрле милләт вәкилләре, аларның зыялылары: «Сез милли хокукларыгыз өчен көрәш алып барсагыз, без сезнең сафларга басарбыз, әмма сез, әйдаман буларак, алда барырга тиеш», – диләр. Әлбәттә, моны үзәк белә һәм куркып тора, ничек кенә булмасын, Татарстан зыялылары арасында сәяси, милли күзаллау һәм сәяси үзаң бар. Татарлар – зур империясе булган халык, моны үзаңнан сызып ташлап булмый. Без моны хәтерлибез, безнең тарихи үзаңыбыз бар. Кешене ялгызын утрауга илтеп ыргытсаң да, ул хәтерен җуймаячак.

– Россиянең тышкы сәясәтен, бигрәк тә Көнбатыш белән мөнәсәбәтен карасак, киеренкелек кимеми, санкцияләр бетерелми. Шуңа өстәп эчке вазгыять тә катлаулана, бу очракта тышкы көчләр тагын да ота түгелме?
– Урысларда шундый әйтем бар: Аллаһы Тәгалә кешегә җәза бирергә тели икән, ул аның аңына зыян сала. Бу очракта да шул ук хәл. Әлбәттә, тышкы басым көчәйгәндә, киресенчә, каешны бушайтырга кирәк. Әмма, тарихтан күренгәнчә, империяләргә тышкы басым булганда, алар эчке басымны да көчәйтәләр. Эчке дошманнарны табып, халыкны мобильләштерү принцибыннан шулай эшләнә. Тышта да, эчтә дә дошманнар булганда, мәгълүм «Барысы да фронт өчен! барысы да җиңү өчен!» әйтемендәгечә, мобильләштерү сәясәте үз-үзен аклый. Биредә дә шул принцип кулланыла һәм бернәрсә дә эшләп булмый, чөнки ул – һәрбер империягә хас әйбер.

Кызганычка, Россиядә демократик тәҗрибә бик аз, без әле аны үтмәдек диярлек, халык демократик шартларда ничек яшәргә икәнен белми дә. Ул аны гей парадлар формасында гына күзаллый. Әлбәттә, пропаганда да үз эшен эшли. Демократия мал белән бәйле түгел, ул – ирек, эчке һәм тышкы бәйсезлек, үзеңнең хокукларыңның саклануы. Бөтен гаепне дә элитага гына сылтап булмый, алар да шул ук җәмгыятьтә тәрбияләнгән һәм халык арасыннан чыккан. Димәк, без әле иҗтимагый баскычта бик түбән дәрәҗәдә.

Маркс: «социалистик революция иң беренче чиратта капиталистик илләрдә, иң соңыннан гына Россия империясендә булачак, чөнки ул – капиталистик илләр арасында иң зәгыйфе», – дигән булган. Әмма киресенчә килеп чыкты. Бу яктан караганда, Россия – капма-каршылылы яссылыкта: аның арбасы алда, ә аты артта. Конституциябез иң прогрессив язылган, ә чынбарлыкта башкача. Федерация дип аталабыз, чынлыкта исә унитар дәүләт. Бездә федерализм механизмы эшләми, моны бюджетлар федерализмында күреп була, салымны үзәккә ясак формасында түләп барабыз, мәгърифәт өлкәсендә дә унитар вертикаль. Хокукый яктан карасак, Россия Конституциясенең 68нче маддәсендә әйтелгәнчә, республикалар алар – дәүләтләр, үз Конституцияләре, хокукый системалары булырга мөмкин. Ул бездә бар, әмма эшләми һәм адым саен бозыла. Икенче проблема – безнең хокукый үзаңның бик түбән булуы. Беренчедән, үзебезнең хокукларыбызны белмибез, алар өчен мәхкәмәләрдә көрәшмибез. Тел проблемасы башлангач, беркем дә судка бирмәде. Югыйсә монда ачыктан-ачык кеше хокуклары, милли хокуклар бозылды. Димәк, йә без үзебезнең хокукларыбызны якларга әзер түгел, йә, кул селтәп, барысы белән дә ризалашабыз.

– Үзегез әйткәнчә, арбасы – алда, аты артта булганда, хокуклар өчен көрәшү һәм нәрсәгәдер ирешү мөмкинме?
– Бер әйтем бар: «Хокукны бирмиләр, аны алалар». Европа мисалында карасак, демократик система буларак алар ничек барлыкка килгән? Аларга да бит аны әзер килеш китереп тоттырмаганнар. Өченче катлам үзенең хокуклары өчен феодаллар, монархлар белән гел көрәшеп торган, профсоюзлар оештырган. Ә бездә андый көрәш булмады, хәтта крепостной хокукны да патша үзе бетергән. Заманында бер акыл иясе мондый сүзләр әйткән: «Россиядә иң төп европалы ул – патша». Россиядә бөтен реформалар өстән башлана, чөнки астан – гади халыктан – өмет итеп торасы юк. Үз хокукларың өчен көрәшмисең икән, сиңа беркем дә аны китереп бирмәячәк. Ә без һаман дәүләткә сылтыйбыз, аңардан өмет итәбез, үзебезнең язмышыбызда нәрсәнедер үзгәртергә әзер түгелбез. «Тегесе тиеш, бусы тиеш» дип утырудан узмыйбыз. Мәсәлән, җирле үзидарә системасы бар. Аның хокуклары бик киң, әмма без аны тулы форматта кулланмыйбыз. Торак милекчеләре ширкәтләрен карасак та шулай ук. Кеше үз өстенә җаваплылыкны алырга теләми. Мәктәпләр белән дә шул ук хәл килеп чыкты. Барлык ата-аналар да «Балам татарча укырга тели» дип гариза язса, хәл бөтенләй башкача булыр иде. Әмма бер-ике кеше яза, ә калганнары кул гына селти. Бу безнең ахмак яки зәгыйфь булуны күрсәтә. Кызганычка, без иллюзияләр дөньясында яшибез. Мифлар күп, үзебезне акыллы, зирәк дип саныйбыз, әмма алда әйтеп үтелгән проблемалар килеп чыкканда, әлеге сыйфатлар югалып кала.

Дәвамы бар.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading