16+

Раяз Фасыйхов: «Миңа кешеләрне кичерү авыр бирелә»

Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – Татарстанның атказанган артисты Раяз ФАСЫЙХОВ. Эстрадада Раязның үз йөзе, үз стиле бар. Аның һәр җыры, күңелгә үтеп кереп, җанга сары май булып ята. Бер генә җыры да репертуарга «Ярар, булсын әйдә!» дип очраклы рәвештә генә килеп кермәгән. Әлеге очрашуыбызда да мин моңа тагын бер кат инандым һәм Раязны үзем өчен яңадан ачтым.

Раяз Фасыйхов: «Миңа кешеләрне кичерү авыр бирелә»

Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – Татарстанның атказанган артисты Раяз ФАСЫЙХОВ. Эстрадада Раязның үз йөзе, үз стиле бар. Аның һәр җыры, күңелгә үтеп кереп, җанга сары май булып ята. Бер генә җыры да репертуарга «Ярар, булсын әйдә!» дип очраклы рәвештә генә килеп кермәгән. Әлеге очрашуыбызда да мин моңа тагын бер кат инандым һәм Раязны үзем өчен яңадан ачтым.

– Раяз, әңгәмәбезне биш бала авазыннан яңгырап торган төп нигез турында сөйләшүдән башлыйк әле.
– Өебездә һәрвакыт музыка яңгырады. Һәм безне әти-әни дә, мәрхүмә әбиебез дә сыйфатлы, җитди музыка белән тәрбияләде. Өйдә классик композиторларның пластинкалары яңгырап тора иде. 3,5 яшьтә минем гармун уйнау сәләтем ачылган. Йорт эчендә гармунда яхшы уйный белгән кеше генә уйный иде. Ә без малларга ризык әзерләгәндә, иске мунчада иске баянда уйнарга өйрәндек. Өй исә сәхнә ролен үтәде. «Хәзер сәхнә бөтен кешегә ачык. Кем тели, шул менеп җырлый», – дию­челәр, бәлки, дөресен әйтәдер. Ә бездә алай түгел иде. Кечкенәдән үк сәхнәгә зур хөрмәт белән карарга өйрәттеләр. Әти белән әнинең профессиональ белемнәре булмаса да, безнең музыкага булган сәләтебезне күреп алып, иренмичә, җәяүләп, төрле конкурс­ларга йөрттеләр. Аннан соң, без әбиле йортта үсүебез белән дә бәхетле. Аның безнең арадан китүенә өч ел инде, шуңа күрә хәзер авылга кайту да элекечә үк рәхәт түгел.

– Ике ел элек үзеңә дә «Татарстанның атказанган артисты» дигән дәрәҗәле исем бирелде. Бу вакыйга иҗатыңа карашыңны үзгәрттеме? Гомумән, дәрәҗәле исем алу артистка нәрсә бирә?
– Исем бирелү ул – артистның эшенә нәтиҗә һәм дәүләт тарафыннан бирелә торган бәя. Миңа гына түгел, әти-әнигә дә горурлык. Безнең халык андый исемнәргә игътибар итә әле ул. Ә аны яшь вакытта алу – икеләтә зур дәрәҗә, бәхет, тагын да зуррак мотивация. Шушы өлкәдә эшләгән чордашларым Марсель Вәгыйзов, Филүс Каһиров, Гөлназ Сәфәрова, Вадим Захаров исемнәрне барыбыз да бер тирәдәрәк алдык. Күреп бәяләгәннәр икән, димәк, без дөрес юлдан барабыз. Элегрәк мондый зур исемнәр 40-50 яшьтә генә бирелгән бит. Алай дисәң, ул вакытта аның бик яхшы гына өстенлекләре дә булган. Хезмәт хаклары арткан, җәмәгать траспортында йөрүгә ташламалар булган, гастрольләрдә полулюкс номерлар биргәннәр. Бүген нинди өстенлекләре барлыгын белмим дә. Дәрәҗә, җаваплылык өсти, әлбәттә. Исем алу гына түгел, аны акларга да кирәк бит әле. Үзгәрешләргә килгәндә, зур яңалык­лар алып килде дип әйтә алмыйм, бәлки, җаваплылык хисе арткандыр. Бу исемне алганнан соң беренче тапкыр сәхнәгә чыккан вакытларда очып чыккан кебек була идем.

– Кайбер артистлар: «Халык тормыш мәшәкатьләреннән арып, концертка ял итәргә, онытылырга килә, аңа шоу кирәк», – дигән фикердә тора. Миңа калса, киресенчә, хәзер кеше күңелне айкарлык, һәр авазны йөрәге аша уздырырлык җырчыларны тыңларга күбрәк йөри. «Пирамида» кебек зур зал арендалап, концерт куючы җырчы буларак, бу мәсьәләгә карата синең фикереңне дә ишетәсе килә иде.
– Тамашачыны аңлап бетереп булмый хәзер. Ул бик төрле. «Пирамида» концертлар залы – иң зәвык­лы, зур бина. Ул минем өчен уңайлы. Узган ел, билетлар сатылырмы-юкмы икән, дип бик борчылган идем. Концертта Салават абый, Зәйнәб, Хәния апалар була дип, афишаларга да куймадым. Алар белән бергә укытучым Венера Ганиева да булырга тиеш иде. Без аның белән итальян телендә җыр башкарырга дип килештек. Тик репетициягә килә алмады, концертка башка шәһәрдән кайтып өлгерергә тиеш иде. Сәхнәгә чыктым, музыка уйный башлады, карыйм – Венера Әхәтовна юк. Музыкантлардан, баш кагып кына, килә алмавын белдем. Ләкин музыканы туктатып булмый, ситуациядән чыгарга кирәк иде. Тоттым да аңа пародия ясадым. Халык көлде, ә мин эчтән генә еладым. Дөресен генә әйткәндә, мондый ситуа­цияләргә еш эләгәм мин. Йә баянчы дөрес көй уйнамый, йә диск туктап кала. Бу мәсьәләдә чыныгылган инде.

– Синең, ялгышмасам, районнарда да концертларың сирәк була.
– Әйе, бөтенләй бирмим дияр­лек. Кызганыч, безнең гастроль тәҗ­рибәсе зур түгел. Бу мәсьәләдә үземнең дә эшләп бетермәгән якларым, ялгышларым бар. Кызганыч, бүген моның белән ныклап шөгыльләнә торган администраторлар юк. Ә болай зур шәһәрләрдә йөрибез, Аллага шөкер.

– Сине шулай ук «солянка» җырчысы дип тә әйтеп булмый.
– Дөрестән дә, ул концертларда чыгыш ясарга яратмыйм, чөнки күңел халәтемә туры килми. Мин каршы да түгел, алар булырга тиеш, чөнки халык яратып йөри. Ләкин җырлый белә торган җырчы үзенең концертлары белән йөрергә тиеш дип уйлыйм. Шуңа күрә артистлар «солянка»да җырлаучыларга һәм үз тамашаларын куючыларга бүленә. Соңгылары ике-өч сәгать буена тамашачыны тотып тора ала торган була. Үз тамашаларымда сыйфатка, фәлсәфи темаларга өстенлек бирәм, кешенең күңел кылларын тибрәтергә яратам. Мин башка төрлерәк уйлыйм, фикерләремне бүтән төрлерәк бирер­гә тырышам. Бәлки, мине тулысынча кабул итә, ошата, аңлый торганнар алай ук күп тә түгелдер, ләкин замана шаукымына ияреп китәргә теләмим. Шуңа күрә елына 200әр концерт та куймыйм. Мин – романтик җыр­чы һәм онытылган иске җырларны яңа стильдә җырларга яратам. Тере музыка уен кораллары белән эшләргә тырышам. Шәхсән үзем Дедюляның концертларын яратам. Ул бер сәгать тә егерме минут рәхәтләнеп уйный-җырлый да кайтып китә. Гомумән, Мәскәү җырчыларын хөрмәт итәм, чөнки алар бар игътибарны үзләренә җәлеп итеп тора алалар. Ә менә үзебезнекеләрнең концертларына йөргәнем юк диярлек. Яңалык булса гына барам. Мәсәлән, Ильвина концерты бик ошады. Үзенчәлек­ле, яңалык алып килә торган, бик күп көч һәм чыгым чыгарган затлы концерт иде ул. Мин аны эстраданы сыйфат ягыннан яңа биеклеккә күтәрер­гә иде, дип янып йөрүчеләрнең берсе дим. Аннан соң Идрис Газиевның концертын башыннан ахырына кадәр карап утырыр идем. Кызганыч, Илһам Вәлиев минем белән бер көнне куя. Аңа да барыр идем. Тагын Салават абый концертларын бик яратам. Рәхәт кичереш­ләр белән чыгасың аннан. Җырлары җитмичә, сусау басылмый кала. Тамашачы яхшы җыр­чының концертларыннан әнә шулай «ачлы-туклы» китәргә тиеш.

– Раяз, быел да 24 ноябрьдә «Пирамида» концертлар залына үз тамашачыңны җыясың икән. Яңа программаңда төп басым нәрсәгә ясалачак?
– Дөресен әйткәндә, быелгы программаны әзерләү бик җиңел булмады. Куяргамы-юкмы дип, ахырга кадәр суздым... Якыннарымның: «Куймасаң, дөрес булмый», – дигән сүзләре буенча бу эшкә әле күптән түгел – 23-24 октябрьдә генә алындым. Бәлки, бу соңгы айлардагы вакыйгаларны йөрәк аша үткәрү белән бәйледер, чөнки быел тетрәндергеч югалтулар күп булды. Рафик Таҗетдинов, Илфак Шиһапов белән, еш булмаса да, аралашып тора идек, иҗатларын бик хөрмәт итәм. Алар да минем һәр эшемне дөрес бәяләп, киңәшләрен биреп торалар иде. «Сайлаган юлың дөрес, шул юнәлештән тайпылма, вакланма», – дияләр иде. Аннары Әлфия апа китеп барды. Аның белән Салават абый төркемендә, 2004 елда бер юбилейда эшләгәнем истә. Ул гастрольләрдәге хатирәләрен күңеленнән яңартып, сөйләп көлештек тә, моңландык та. Чыннан да бөек, «мировой» шәхес иде!.. Хәния апаның арабыз­дан китүен әле дә булса кабул итә алмыйм. Гаиләбез белән яратабыз (әлегә аның турында үткән заманда сөйли алмыйм), чөнки Габделхәй абый белән алар безнең гаилә дусларыбыз иде. 4 ноябрьдә Мәскәүгә бергә барабыз дип сөйләшкән идек. «60 яшьне уздырып, турне эшлибез дә, үзебез өчен яшибез, оныклар карашырбыз. Балаларның үскәнен бик күреп булмады, оныкларыбызныкын булса да күрер­без», – дип, планнары белән уртаклашканнар иде. Тик... ниш­ләтәсең, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Әлеге хәлләр бик нык тәэсир итте... Кызганыч, бик күп эш эшләп булмады. Барысын да күңелем аша үткәргәч, икеләтә авыр. Иҗат кешесенең эчендә берничә шәхес яши бит ул. Без бер көнне – болай, икенче көнгә – тегеләй. Шуңа күрә һәр иҗат кешесенең янында дөньяны реаль күзлектән карый белүче ярдәмчеләре, директорлары, администраторлары була. Бу яктан караганда, бүген иң бәхетле җырчы – Радик Юлъякшин. Ул бары тик иҗат белән генә шөгыльләнә, ә калган эшләрен аның командасы эшли. Мин аннан ак көнләшү белән көнләшәм. 2007-2008 елларда Башкортстанда эшли башлаганда, аны аңламыйлар иде. Җырларын радиоларга тәкъдим иткәндә, «неформат» дип борып җибәрделәр. Үз вакытында үз кешесенә очрап, үзенең юлын табып, рәхәтләнеп эшли хәзер. Бездә, кызганыч, продюсерлар юк.

– «Эстрадада нәрсәне үзгәртер идең?» дигән сорауга бераз җавап та бирә башладың кебек.
– Эстрадага «оештыру институты» тибындагы бер оешма кирәк дип саныйм. Шунда сәләтле кешеләрне генә җыеп, аларны эшләтеп, концертларын оештырсалар, ничек яхшы булыр иде. Халыкның да күзе ачылыр, бер көнлек җырчылар да коелып төшеп калыр иде. Күп артистлар бүген үз көннәрен үзләре күрә. Мин дә шулар исәбеннән. Бөтен җирдә дә акча кирәк. Ә алар бөтен кеше дә күтәрә ала торган бәяләр түгел. «Кассовый» җырчылар өчен ул, бәлки, нормаль чыгымнардыр да, ләкин барыбыз өчен дә түгел.

– Сәхнәдә син романтик җырчы. Ә тормышта ничек?
– Төрлечә булам. Бик романтик та, бик әшәке дә була беләм, кайвакыт – йомшак, кайвакыт, киресенчә, бик кырыс була алам. (Көлә. – Авт.) Ләкин мин барыбер яхшы күңелле кеше. Шунсыз булмас та иде. Бик ышанучанмын, шуңа күрә бик еш алдалыйлар. Яши-яши чыныгу аласың, әлбәттә. Аннан соң, мин бик нечкә күңелле. Холкым башка төрле булса, иҗатым да бүтән төрле юнәлештә булыр иде. Иҗат кешесе бит әле ул төшенкелеккә, депрессиягә дә тиз бирелүчән була, әмма озакка бармый инде ул. Әгәр кешедән бер тапкыр күңелем кайта икән, башка аның ягына борылып та карамыйм. Кешеләрне кичерү авыр бирелә, аеруча астыртын рәвештә эш йөртүчеләрне. Кешедә кешелек­лелек сыйфатларын, нинди генә үрләр яуласа да, Кеше булып калучыларны хөрмәт итәм. Кызганыч, сәнгатьтә андыйлар олыгаеп баралар. Яшьләр хәзер күбесенчә материалист. Мин аларны кызганам да, чөнки тормыштагы гап-гади вакыйгаларга сөенә белмиләр.

– Раяз, буш вакытларыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?
– Кунакка барырга яратам. Ба­лык­ка, футболга, хоккейга йөрим, бильярд уйныйм. Гаиләм белән бергә булырга яратам. Люция белән 11 ел торабыз. Ул чын мәгънәсендә тормыш иптәше. Безнең гаилә уңышының 80 проценты аннан тора. Ут, газ, су өчен түләүләрне белмим дә. Мин эшләүче, табучы гына. Люция белән утка-суга керергә була. Ул куркып та калмый, тырыш. Теләсә нинди очракта да сүзләрен таба, көйләп җибәрә белә. Кирәкмәгән җиргә кысылмый да. Мәсәлән, минем иҗатка бервакытта да бәя бирми. Ә менә административ моментларны җиренә җиткереп башкара. Кызым Венера белән улым Рамазан музыкаль мәктәпкә йөриләр. Балаларым сәнгать юлыннан китә калса, миннән уздыруларын телим. Тормышта үз максатларына ирешеп, гаиләләрендә безнең кебек гармониядә яшәүләрен күрәсем килә. Балаларыбыз миннән дә бәхетлерәк булсыннар иде. 

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading