16+

Раил Садриев: «Без үзебез белән бары тугыз граммлы җан дигән флешкага сыйган кичерешләрне генә алып китә алабыз»

Йөз еллык Буа дәүләт драма театры үзгәреш чорына аяк басты. Театрның бүгенгесе һәм киләчәге турында җитәкчесе Раил САДРИЕВ белән сөйләштек.

Раил Садриев: «Без үзебез белән бары тугыз граммлы җан дигән флешкага сыйган кичерешләрне генә алып китә алабыз»

Йөз еллык Буа дәүләт драма театры үзгәреш чорына аяк басты. Театрның бүгенгесе һәм киләчәге турында җитәкчесе Раил САДРИЕВ белән сөйләштек.

– Тәнкыйтьче, театр белгече Нияз Игъламов: «Берничә елдан сез Буа театрын, гомумән, танымаячаксыз», – дип әйткән иде. Бүген театрда нинди үзгәрешләр бара?
– Мин үзем дә, театрыбызны аэропорттагы очыш полосасында менә кузгалам, менә кузгалам дип торган самолет итеп күз алдына китерәм. Инде турбиналары, двигателе кабынган, салонга артистлары җыелып беткәнен генә көтеп тора. Быел без санап бетермәслек, искитмәле эшләр башкардык. Иҗади лабораторияләр, фестиваль үткәрдек, төрле режиссерлар белән эшләү бәхетенә ирештек. «Идел-Буа-Урал» фестиваленә Мәскәү белән Санкт-Петербургтан тәнкыйтьчеләр килде. Болар барысы да очыш мәйданына басарга этәргеч булды инде. Театрда гына түгел, Буаның үзендә дә зур үзгәрешләр бара. Хәзер яңа район җитәкчесе белән яңа команда килде. Район күзгә күренеп үзгәрә.

– Театр Буаның үзен дә үзгәртте димәкче буласызмы?
– Алай ук димәс идем, ләкин бер казанда кайныйбыз бит. Бер вакыт миннән: «Буага фестивальгә кешеләр чакырып, аларга монда нәрсә күрсәтергә җыенасыз соң?» – дип сораганнар иде. Чыннан да, март аенда кунакларга Иделне дә, Болгарны да, Карлы метеоритын да күрсәтә алмыйбыз шул. Шуннан соң фестивальне майга күчердек. Беренче елда ачык күңел һәм сый-нигъмәттән башка җәлеп итәрлек бер нәрсәбез дә юк иде. Ләкин халык яратып кабул итте аны. Шунда Казахстанның Караганда артистлары безнең кечкенә бинабыз белән сокланып: «Сезнең театр шулкадәр җылы, нурлы, ул өй кебек, ә безнеке – музей», – дип кайтып китте. Аларның сигез йөз миллион тәңкә бәрабәренә мәрмәрдән салынган театрлары зур, ләкин салкын булып тоелды. Беренче фестиваль Россия күләмендә булса, киләсе елга ул халыкара дәрәҗәгә ия булачак. Монголия, Сербия, Испания, Германия, Швейцария, Финляндия, Белоруссия, Казахстан театрлары киләчәк. Катнашучыларны сыйдырып бетерү өчен сәхнәбез кечкенә була башлады. Хәзер Президенттан яңа бина төзергә сорыйбыз. Мондый эшләрдән соң Буаның да йөзе үзгәрергә тиеш. Мин Буага театрга килүне модага әйләндерергә телим. Театр тәнкыйтьчесе Александр Вислов та, Буа икенче Авиньонга (Франциядәге кечкенә бер шәһәр. – Авт.) әйләнергә тиеш, диде. Буаны туристик як итеп күрсәтүдә театр, фестивальләр зур роль уйный. Майда безгә тынлы оркестр белән Сергей Безруков «Нәни принц» спектаклен алып киләчәк. Бу – безнең театрның шәхси казанышы. Спектакльне Тәтеш белән Кайбычта да күрсәтергә җыенабыз әле.

– Быел беренче тапкыр иҗади лабораторияләргә дә алындыгыз. Аның нәтиҗәсе нинди булды?
– Бик уңышлы проект булды ул. «Бердәм Россия» партиясе матди ярдәме белән шул лабораториягә эшләгән өч эскизыбыз да бүген спектакльгә әйләнде. Валерий Шергин – «Концлагерьчылар»ны, Дамир Сәлимҗанов «Дуры мы, дуры» спектаклен куйды. Дамир – режиссер Марсель Сәлимҗановның туганы. Бик кызыклы, тирән шәхес. Укытучы да, актер да, режиссер да, драматург та ул. Бүген Глазго шәһәрендә яши. Дамирның «Роджер» пьесасы бөтен Россия буенча куела. Ялгышмасам, Камал театрында да ул спектакль әзерли. Гомумән, татар театрлары үсештә булуы сизелә хәзер. Әлмәт театры дүрт номинация буенча «Алтын битлек» премиясенә дәгъва кыла. Икенче тапкыр «Россиянең кече шәһәрләр театры фестивалендә» гран-при алды. Минзәләдә танылган режиссер Сергей Потапов «Иблис»не куя. Театрлар яхшы режиссерлар белән эшли башлады. Минемчә, болар барысы да «Нәүрүз» фестивале орлыклары.

– Татарларда гына түгел, Россия театры ренессанс чоры кичерә, диләр...
– Әйе, Россия мәдәният министры Владимир Мединский да Путинга: «Сәер, ләкин хәзер театрлар үсеш чоры кичерә. Театрларга ихтыяҗ туа башлады», – дигән иде.

– Дәүләт шушы ихтыяҗны күреп, театрны да хәзер үз кубызына биетмәкче кебек.
– Совет заманында дәүләт театрны бик нык контрольдә тота иде. Хәтта спектакльләрне милиция саклады. Һәр спектакльне КПСС үзәк комитеты җентекләп карап чыга иде. 90нчы еллар бушлык, битарафлык чорына әйләнде. Хәзер исә чыннан да дәүләтнең театрны да үз кулына алу кебек омтылышлар сизелә. Мәскәүдәге режиссер Серебренниковны кулга алу мәсьәләсенә килгәндә, мин «Гоголь-центр» спектакльләрендә булган бар. Залда, сүгенеп, шәрә хатын-кызлар йөри, геройлар гомосексуализмны пропагандалый... Минемчә, театрларда барыбер ниндидер сәнгать советы кебек әйбер булырга тиеш. Яхшы мәгънәдә, әлбәттә. Әмма театр конституциягә, законнарга каршы килгән фикер белдермәсә, дәүләт аның иҗат процессына кысылырга тиеш түгел. Безнең «Концлагерьчылар» спектаклен дә театрны аңламаган бер түрә, дәүләткә каршы пропаганда, дигән. Шуннан соң миңа да шалтырату булды. Ләкин анда дәүләт сәясәтенә каршы бер нәрсә дә юк.

– «Бердәм Россия» партиясенең спектакль куюга акча бирүе дә иҗади тормышка тәэсир итмәдеме?
– Шушы программа кысаларында «Дуракуен» (Погоня за дураком) спектакле куелды. Анда без, киресенчә, чиновникларны фаш итәбез. Тагын бер тапкыр әйтәм: театрның үз закончалыгы булырга тиеш, өстән басым ясау ул – ахмаклык. Ә бу программа кече театрларга зур ярдәм ул. Яхшы режиссерны, композиторны читтән чакыру өчен күп акчалар кирәк. Шул «Бердәм Россия» биргән акчага театр өчен бер миллионлык кирәк-ярак, аппаратура алдык. Дәүләт заказы буенча спектакль кую өчен, барлыгы 38 мең сум акча бүлеп бирәләр иде. Хәзер шәп декорацияләр дә ясый алабыз, артистлар өчен гонорарын да түлибез. Партия вәкилләре уртак җыелышларда да: «Без сезнең иҗат процессына кысылырга җыенмыйбыз», – диделәр. Бер шарт – спектакль «Бердәм Россия» ярдәме белән куелды, дип әйтергә кирәк. Ватанпәрвәрлекне дә онытырга ярамый.

– «Һөнәр» фестиваленә дә сез бер-берсенә охшамаган ике спектакль алып киләсез дип беләм. Шулар турында тулырак сөйләп китегез әле.
– Владимир Жеребцовның «Дуракуен» буффанада формасында эшләнгән, анда элеккеге Буа театры чалымнары сакланган әле. Режиссеры – Зиннур Сөләйманов. Спектакльдә кешедә булган эчке дураклык турында сүз бара. Ул карта уены кебек. Сәхнә бизәлешен, рәссам буларак, үзем ясадым. Валерий Шергинның «Концлагерьчылар» пьесасын тәнкыйтьчеләр Александр Вислов белән Олег Лоевский тәкъдим итте. Көчле әсәр ул, бүгенге тормышның күп нәрсәләрен фаш итә. Хәзер кешеләрне бер калыпка кертү, коллаштыру процессы бара. Бу шуңа протест спектакль.

– Кече театрларның зур ролен, миссиясен нидә күрәсез?
– Кеше бит Петербургта, Мәскәүдә генә яшәми. Арча, Актаныш, Буада да яши. Татарстанның бөтен шәһәрләрендә, районнарында йөзү бассейннары, хоккей мәйданчыклары бар. Шулай ук театрлар да булырга тиеш! Дәүләт аларны да финансларга тиеш. Театр – турыдан-туры кешенең җаны белән эшли торган бердәнбер әйбер. Каратэда «фулл-контакт» (тулы контакт) дигән термин бар. Менә театрда да фонограммасыз, күзгә-күз карап, тамашачы белән җылы элемтә булдырыла.

– Театрлар артып китсә, эстрада кебек, зәвыгын югалтмасмы соң?
– Театрлар берничек тә артып китә алмый, ул бит коллектив хезмәт. Ә җырчы үз янына бер биюче белән баянчыны ала да гастрольләргә чыгып китә. Аларның күпчелеген дәүләт белми дә, салым да алмый. Ә театр күпме кешене эшле итә әле. Ноябрь аенда гына да безнең театрга мең бала килде. Мәскәү, Волгоград, Оренбург, Караганда театрлары килеп, балалар өчен спектакльләр куйды. Бала бит театрда 45 минут гаджетларсыз үзгә бер дөньяда утыра. Без үзебез дә ике телдә «Айболит» спектаклен уйныйбыз. Театр шәхес тәрбиясенә дә зур йогынты ясый.

– Буа – Казан түгел, артистларны нәрсә белән җәлеп итәсез?
– Театрда егерме мең сумнан да кимрәк хезмәт хакы алучы юк. Хәтта кырыгар мең дә алалар. Артистларны тотып торырга, эшләгән кешене күрә белергә дә кирәк бит. Бездә әле дә яхшы артистларга кытлык. Быел гына Фәрит Бикчәнтәев курсыннан өч кыз кайтты. Алар театр тормышына матур гына кереп китте. Кызганыч, мәдәният университетын тәмамлаучыларның 12-15 проценты гына тормышларын иҗат белән бәйли. Калганнары кемдер базарда, кемдер кибеттә сата. Минемчә, монда сәбәп акчада гына да түгел. Шул ук мәдәният университетын тәмамлаган Данир Сабиров, Рифат Зариповларны аз акча эшли дип уйламыйм. Ләкин бит моның өчен эшләргә, тырышырга кирәк. Шул ук вакытта укып кына артист булып булмый. Мин үзем рәсем ясыйм, ләкин махсус белемем юк. Миңа бервакыт: «Син рәсем ясарга өйрәнмәвең белән башкалардан бер башка өстен. Кануннарын, тәртипләрен белгән кеше штамплы әйберләр ясый башлый», – дигәннәр иде. Россиянең халык артисты Исламия Мәхмүтова, СССРның халык артистлары Фоат Хәлитов белән Константин Станиславскийның да махсус белеме юк. Театрда андыйлар күп.

– 20 мең халкы булган Буада һәр спектакльдә дә заллар тулы буламы?
– Шул ук ноябрь аенда безнең мәдәният йортына Салават, Илсөя Бәдретдинова, Габделфәт Сафин, Гүзәл Уразова концертлар белән килде. Аларга да безнең театрга йөргән кешеләр үз хәләл акчаларын түләп йөри бит. Бөтенесенә ничек акча җиткереп бетерәсең. Аңа карамастан, безнең ул айда алты спектакль булды. Элек спектакль карарга ак яулыклы әбиләр автобус белән төялеп килә иде, хәзер аларның да телевизорда сериаллары бар. Тамашачыны җәлеп итү җиңел түгел! Без премьераларны берничә көн рәттән үзебездә үткәрәбез дә аннан Россия шәһәрләре буенча гастрольләргә чыгып китәбез. Үзебезгә башка театрларны чакырабыз, чөнки Буада театраль тормыш тукталырга тиеш түгел. Тамашачыны җыю безнең генә проблема түгел, хәтта Казан уртасында да театр тотуның үз кыенлыклары бар.

– Ни өчен сатирик театрга тукталырга булдыгыз? Юмор сатирадан ни белән аерыла?
– Бүген татар театрында сатира ул буш киштә. Шуңа бу юнәлешне сайладык. Сатира күмер булса, юмор ул сатираны халыкка җиткерүче вагон гына. Юмор, сатира – театр өчен авыр жанрлар. Атаклы Леонид Гайдай да: «Кешене елату көлдерүгә караганда җиңелрәк», – дигән. Елату өчен, кешенең 30 процент рецепторларына тәэсир итү җитә. Көлдерү өчен, 100 процент кирәк.

– Киләчәктә нинди жанрда спектакль куяр идегез?
– Мин фәлсәфи театр яклы. 1976 елда куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле, минемчә, татар театрын тотып торган әсәр. Аны 2012 елда гына сәхнәдән алдылар. Шәүкәт абый үлмәгән булса, ул әле дә барыр иде. Монда үлем белән кызык көрәш бара. Адәм баласының иң курыккан һәм иң кызыксынган өлкәсе – үлем. Менә шундый рухтагы спектакль булыр, бәлки.

– Хезмәттәшләрегез, Раилнең сабыйлыгы, дөньяга үз карашы булмаса, Буа театры да булмас иде, ди...
– 50 яшь тулгач, мин шундый фикергә килдем: кеше дөньяга буш килә, буш китә. Үзе белән алып китә алмый торган әйберләрне гомере буе җыя, шулар өчен көрәшеп, сугышып яши. Бер көнне китәргә кирәк, ә алып китәрлек берние юк. Мин бу дөньяга нигә килгәнемне аңлап яшим. Бәлки, баераклар, бу юләр һаман театр уйнап йөри, дияр. Аларның да бит акчалары кала. Без үзебез белән бары тугыз граммлы җан дигән флешкага сыйган кичерешләрне генә алып китә алабыз...

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading