Шәһри Казан

Ландыш Әбүдәрова: «Әдәбият һәрвакыт «Аллаһтан соң»гы урында торган»

Ул дистәләрчә китаплар нәшер итеп, популярлыкның чигенә чыккан, исеме әдәбият сөючеләрнең теленнән төшмәгән нык данлыклы кеше түгел. Әлегә. Ләкин бүгенге татар прозасын Ландыш Әбүдәровадан башка күз алдына китерергә тырышу гадел булмас иде.

Әле анда, әле монда күренгәләп торган хикәяләре, повестьлары шундук укучылар игътибарын яулый. Әдәбиятыбызга яңа сулыш өрерлек талант иясе килә дип өметләнергә мөмкинлек бирә. Бүгенге кунагыбыз – язучы Ландыш Әбүдәрова. Сүзебез – әдәбият, иҗат, тормыш хакында.

– Бүгенге татар әдәбиятын ничегрәк бәяләр идең. Аның төп үзенчәлекләре нәрсәдә, нәрсәләр күп, нәрсәләр җитми?
– Татар әдәбиятына барысы да җитә, язучыларның үз-үзенә ышанычын арттырасы, кимсенү хисеннән котыласы бар. Миңа калса, бездә тәрҗемәнең аксавы да кимсенү белән бәйле.

Безнең заманның татар шигърияте дигәндә, мин иң беренче Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшинны күз алдына китерәм. Татар шигъриятенең 60-80нче еллары шагыйрьләренә балаларча самимилек, кайнар романтика хас булса, бу буын олыгаеп туган. Бу шагыйрьләрнең рефлексиясе фәлсәфи катламда бара, алар фәлсәфәдә эри, шуңа күрә дә кайчак көтелмәгән образлары белән шаккатыра, хәтта мөгез чыгара кебек тоела. Аларны текст структурасын үз югарылыгында, үз дулкынында саклаган хәлдә, башка телгә тәрҗемә итү мөмкин түгел кебек. Сүз уңаеннан, менә шуның өчен дә безгә телне югалтырга ярамый.

Проза да фәлсәфәләрне сөйләштерә. Хакыйкать, шул хакыйкатьне йөртүче яңа субъект эзли. Чәчмә әдәбиятның бүгенгесен бәяләр өчен 20-30 ел вакыт үтү кирәк. Ни дисәң дә, чәчмә шуның өчен дә чәчмә бит инде, аны җыеп алыр өчен вакыт таләп ителә. Марат абый, менә сез бүген татар прозасының йөзен билгеләүчеләрнең берсе, сезнең быел чыккан «Китап» романына әле төгәл бәя бирелеп бетмәде, ә менә 20-30 ел элекке «Мәхәббәттән җырлар кала», «Сары йортлар сере», «Канатлы кеше» әсәрләренең инде татар әдәбияты тарихындагы урыны, үзенчәлекләре билгеләнгән.

Гомумән, прозада минем өчен Әмирхан Еникинең Акъәбие, Аяз Гыйләҗевнең Бибинуры, Фоат Садриевның Нуриәсмасы, Габдрахман Әпсәләмовның Гөлшаһидәсе әлегәчә чишә алмаган сер булып кала. Мин боларга фәлсәфә фәнендә дә тулы җавап таба алмадым. Дарвин теориясен өйрәтә башласалар, күз алдына Бибинур килеп баса. Дөнья нәкъ менә Бибинур кебекләргә, аларның ярату көченә тотынып торадыр кебек.
Менә шундый образлар тудыра алган әдәбиятка нидер җитми дип әйтә алмыйм. Ә үзенчәлеге – тыйнаклыгында.

– Кем ул татар язучысы, аның миссиясен бүген нәрсәдә күрәсең?
– Татар язучысы Россиядә яшәве белән автомат рәвештә «язучы гына түгел» инде ул. Татар язучылары киеренке булмаган милли-мәдәни мохитне белми һәм аның каләмне көрәш коралы итеп алуы бер дә гаҗәп түгел. Көрәшмәве гаҗәп булыр иде хәтта. Хәер, андыйлар рус телендә яза бугай... Милли темага язып та, алдынгы әдәбиятлар белән бер рәткә куярлык әсәрләр иҗат итеп була. Джеймс Джойс, мәсәлән, «Дублинчылар» турындагы импрессионистик хикәяләр җыентыгы белән дөньяга таныла. Шулай да язучы әсәрне, дөнья халкы кызыксынып укысын, дип язарга тиеш дип саныйм. Андый язучы үзеннән-үзе халкына хезмәт итә.

– Әдәбиятның тормышка тәэсире бармы? Булса, ничек?
– Әдәбият тормышка тәэсир итмәсә, ул туган да үлгән булыр иде. Әдәбият һәрвакыт «Аллаһтан соң»гы урында торган. Аның тормышка тәэсире булмаса, китапларны җыеп яндырган очракларны ничек аңларга? Димәк, ул кайбер идеологияләргә комачаулый, аларны инкарь итә ала торган көчкә ия.

Ә болай хатын-кызларча гына мисал китереп карыйм әле. Мәхәббәт турында күп укып, андагы геройларга гашыйк булып, шундыйны тормыштан эзләгән кызлар азмы? Абсурдка кадәр барып җиткән очраклар да бар: Эрика Леонард Джеймс исемле америкалы журналист ханымның «Сорының 50 төсмере» китабын укыгач, күпме гаиләләр таркалган? Әле бу китапның Стефани Майерның «Сумерки» сагасына фанфик рәвештә языла башлап, мөстәкыйль сюжетка әйләнеп китүен, җитдилектән никадәр ерак торуын искә алсаң, язучы кешенең миссиясе турында кабат уйланасың.

Әле беркөнне Казан урамында каршыма чәчләрен янып торган зәңгәргә, сарылы кызылга һәм яшелгә буяган өч кыз очрады. Андый төсләр табигатьтә юк, аларны химик реакцияләр белән генә алып буладыр. Кызлар япон анимеларыннан төшкән кебек: макияж, кием, атлап йөрешләре – барысы да аларның шул парадигмада яшәвен күрсәтеп тора. Бу – сәнгатьнең кеше тормышына тәэсиренең ачык мисалы. Виртуаль дөнья белән чынбарлык арасында чикләр җуелган мәл. Кайчак үзем дә тормышны ниндидер бер сәнгать акты кебек кабул итәм, тормышны иҗат итәм кебек.

– Хәзер повесть-хикәяләрен матбугатка, интернет кулланучыларга һ.б. тәкъдим итүчеләр буа буарлык. Бер карасаң, бу тиклем авыр хезмәт дөньяда юк. Кешеләрнең язучылыкка тартылуын ничек аңлатыр идең?
– Моны постмодерн чорында яшәвебезнең бер нәтиҗәсе дип саныйм. Ягъни постмодерн фәлсәфәсе тарих тукталды, ниндидер яңа нәрсә уйлап чыгару мөмкин түгел, шуңа күрә дә бөтен җирдә оригиналларның күчермәләре дип аңлата. Эстрадада да шул ук хәл бит: бер үк тавышлар, бер үк җырлар, бер-берсен кабатлаучы җырчылар. Менә аларның җырга тартылуын ничек аңлатырга? Сөйләтә башласаң, алар да бу эшнең дөньядагы иң авыр эш икәненә ышандырачак.
Ләкин начар дип бәяләмим.

– «Хәзер кеше китап укымый» – диючеләр бар. Чынлап та шулаймы бу?
– Укымаганы кайсы заманда да укымаган инде, аның каравы хәзер укыган кеше өчен китап кибетләре – җәннәт. Гәрчә Миргазиян Юнысның 1956 елларда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында укыган чакларында тыелган Кафка китапларын юнәтеп укуларының ни дәрәҗәдә татлы булуын күз алдына китерәм. Хәзер кеше нинди китап укый, дигән сорауның җавабы кызыклырак кебек.

Реклама

– Китап укучылар күбәйсен өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?
– Беренчедән, башта үзеңә укырга кирәк. Аннан соң ул китапны башкалар белән бүлешергә. Икенчедән, трендта булырга һәм исемеңне бренд итәргә. Монысы инде бизнес эше.

– Кем ул бүгенге чорның китап укучысы? Үз укучыларыңны ничегрәк итеп күз алдына китерәсең?
– Бүгенге чорның китап укучысы – гурман ул (урынсыз чагыштыру, китап турында сөйләшкәндә, ашауны кыстырырга яратмыйм, ләкин туры килә торган башка сүз тапмыйм). Бөтен кеше берьюлы укый торган әсәр язу мөмкин түгел. Һәрхәлдә, кеше үзенең рухына туры килә торган әдәбиятны сайлый.

– Ландыш Әбүдәрова прозасы башкалардан нәрсәсе белән аерыла дип уйлыйсың?
– Әлегә һәр язган әсәрем – үзем өчен тәҗрибә. Кайсыдыр уңышлы, кайсыдыр алай түгелдер. Әсәрләремнең башкалардан нәрсәсе белән аерылганын әйтә алмыйм, гомумән, үз әсәрләремне анализлый белмим. Анализлый башласам, башка яза алмам кебек тоела. Соңгы вакытта шуңа игътибар иттем: әдәби әсәр җавабы табылмаган сорауларымнан языла икән.

– «Илһам килү» дигән төшенчә бар. Син аңа ышанасыңмы? Илһам килсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
– Бервакыт Марсель абый Галиев: «Илһам килгәнне көтеп йөрмә, яз да яз, югыйсә, язучы була алмыйсың», – дип киңәш биргән иде. Илһам килүгә ышанам. Әсәр язар алдыннан миндә шундый бер чор булып ала, мин тынгысызлана башлыйм. Әле нәрсә турында язасымны да белмим, ләкин урын таба алмау кебек хис күңелне бимазалый. Хәзер инде мин ул хисне танырга өйрәндем. Эзләнү, сагаю, уйга бату яки, киресенчә, артыгы белән күңел күтәренкелеге – бу этапларга якыннарым өйрәнеп бетте инде. Аның каравы бер әсәр язып тәмамлауга, балаларым үзләрен бәләкәй Алла итеп хис итәләрдер.

– «Хатын-кыз прозасы» дигәнрәк бер төшенчә бар. Аны син ничек аңлыйсың? Үз әсәрләреңне хатын-кыз прозасына кертер идеңме?
– Әйе шул, «хатын-кыз прозасы» бар, ә менә «ирләрнеке» дигәне генә юк. «Хатын-кыз прозасы» дигәндә, кимсетебрәк, хуҗабикәләр өчен язылган романнарны әйтәләр иде. Андыйларны ни өчендер укый алмыйм. Вакытым жәл. Балачактан татар халык әкиятләрен, мәктәптә татар, рус һәм дөнья әдәбиятының классикасын укып үс тә кинәт кенә мәхәббәт романнары укый башла – мин моңа «әзер» түгел бугай.

«Хатын-кыз прозасы» дигәндә, хатын-кызлар язган җитди әдәбият та бар бит әле. Ир-атлардан аермалы буларак, безнең кавем рациональ фикергә дә җан өрә белә. Хатын-кыз мантыйгы дигән нәрсә бар. Яки хатын-кыз мантыйкка сыймаган нәрсәне тоемлый белә. Физиологик планда да хатын-кызларның баш миендә кайсыдыр ярымшар башкача эшли, диләр. Әлегә кадәр уң белән сулны бутыйм. Мәсәлән, Кафканың «Процесс» романы кебек эчтәлекне хатын-кыз бирә аладыр дип уйламыйм. Шул җәһәттән үземне хатын-кыз прозасы язам дип саныйм.

– Бүген хатын-кыз язучылар бик популяр. Бу бөтен дөньяда шулай. Сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсың?
– Хатын-кызлар бүген кайда юк соң? Фәндә, сәясәттә, бизнеста, спортта – боларына ияләшеп беттек инде, армиягә дә теләп баралар бит! Тарихта хатын-кызга мөстәкыйль шәхес итеп карый башлаганга күп дигәндә ике гасыр. Әдәбият социаль үзгәрешләргә иң сизгер өлкә буларак, анда хатын-кызларның күбәюе табигый.
Популярлыгының сәбәбе: дөньяга ярату җитми. Ә хатын-кызлар язган әсәрләрдә ул бар. Китапта гына булса да шул хисне «киеп карыйсы килә» кешенең. Шуны табасы, аннан өйрәнәсе килә. Аннан соң кем өчендер «хатын-кыз прозасы» ул «әниләрнеке» дә бит әле.

– Билгеле язучылар арасында әдәби әсәр укымый торганнары да булган. Син укыйсыңмы? Укысаң, кемнәр иҗатын, ни өчен якын күрәсең?
– Китап укымыйча тора алмыйм, дисәм, дөресрәктер. Өйдәгеләр минем китап пәрдәсе артында яшәвемә ияләште бугай. Иң соңгы укыган авторым – минем яраткан язучым Джон Ирвингның салмак өслүбтә, ышандырып яза белүе ошый.

– Бүгенге заман кешесен ничегрәк сурәтләп була?
– Бүген заман кешесе шикләнү мөмкинлегенә ия. Ул хакыйкатьне үзе эзли ала. Урта гасырлардагы яки СССР чорындагы кебек, безгә хакыйкать «өстән» төшмәде. Кешенең фикер хөрлегенә мөмкинлеге бар. Ә бу – җаваплылык. Синең өчен берәү дә уйламый, үзеңә сайларга кирәк. Кызганыч, күп итеп акча эшләүне максат итеп, ә аңа ирешү юлларының ниндие дә дөрес дип яшәүчеләр күп. Ләкин бу юлның алдавыч булуын аңлар көн барыбер киләчәк дигән өмет бар әле.

– Безнең укучыларга нинди әсәреңне тәкъдим итәсең һәм аны кайдан табып була?
– Матбугатта әлегә басылмаган бер әкият, ике хикәям бар. Калганнары төрле елларда «Идел», «Сөембикә», «Ялкын» журналларында басылып чыкты.

– Әдәбиятта нинди уңышка ирешсәң, максатыма җиттем дип уйлар идең?
– Әгәр берәр хикәямне укып чыкканнан соң, кеше елмаеп куйса яки уйланып алса, шул җитә. Моның өчен укучыга барып җитәсе бар. Ягъни кайдадыр басыласы яки китап итеп чыгарасы. Һәм татарча (татар телендә генә түгел) язганнарны аңларлык татар мохите дә кирәк әле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 января 2018 в 16:15
    Альпинистлар ярышларга «мәче» белән йөри?! Шимбә иртәсе. Урамда чатнама суык. Гадәттә, мондый вакытта кешеләрнең күбесе өйләреннән генә түгел, җылы юрган астыннан да чыкмый. Ә кайберәүләр салкын дип тормый, бозлы кыя өстенә менә, шулай ял итә. Сүзем альпинистлар турында.
    52
    0
    0
  • 23 января 2018 в 15:19
    Авылда мәдәният тармагында эшләүче яшь белгечләргә өстәмә акча түләнәчәк Авылда мәдәният тармагында эшләүче яшь белгечләргә өстәмә акчалар түләнәчәк. Бу хакта кичә Татарстанның Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында билгеле булды.
    265
    0
    1
  • 23 января 2018 в 15:03
    Грипптан дарчин саклый Өендә дарчин (корица) торган кеше грипп белән авырмый икән, ни өчен дигәндә, әлеге тәмләткеч вирусларга каршы көрәшергә сәләтле.
    84
    0
    1
  • 23 января 2018 в 14:46
    «Язмышыма үпкәм юк: 15 яшемдә кыйнап сукыр калдырган үги әтиемне дә кичердем» «Аллаһы Тәгалә, бәндәмә күтәрә алмаслык кайгыны бирмәм, дигән. Адәм баласы барысын да күтәрә. Мине дә сынады Ул, ә мин бирешмәдем. Язмышыма да үпкәләмим, 15 яшемдә кыйнап күзсез калдырган үги әтиемне дә кичердем. Намаз саен аның рухына дога кылам...»
    240
    0
    4
  • 23 января 2018 в 14:30
    «Шәһри Казан» журналисты – җиңүче! Бүген Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә “Электрон ветеринария сертификаты. Продуктлар куркынычсызлыгы һәм сыйфатының яңа дәрәҗәсе” бәйгесенә йомгак ясады.
    95
    0
    1
  • 23 января 2018 в 14:06
    Фирзәр Мортазин һәм Салаватны нигә «ир белән хатын кебек» диләр? Бу көннәрдә Фирзәр Мортазин зурлап, “Пирамида” концертлар залында 60 яшен билгеләп үтте. Тамашаның масштабын һәм анда кемнәр катнашканын, ул көнне интернеттагы фотоларга күз салсаң, барын да чамалап була иде.
    221
    0
    3
  • 23 января 2018 в 11:52
    Илдус Нафиков: «Кирәк булса, җинаять эше дә ачарбыз!» Өлешләп түләүчеләр, банк белән бәйле кризис, ришвәтчелек, татар теле мәсьәләсе... Татарстан прокуратурасының еллык коллегиясендә күпләрне борчыган әлеге темалар күтәрелгән. Республика прокуроры Илдус Нафиковның җитди чыгышыннан күпләр киеренкелектә калган.
    121
    0
    0
  • 23 января 2018 в 11:25
    Казанда ике автобус катнашындагы һәлакәттә 7 кеше зыян күргән Бүген 7.20дә Ямашев проспектындагы 115нче йорт каршында 60нчы һәм 10нчы автобуслар бәрелешкән.
    116
    0
    0
  • 23 января 2018 в 11:15
    Атна башы буранлы, атна ахыры салкын булачак Республикада буран алдагы тәүлекләрдә дә дәвам итәргә мөмкин. Татарстан актив циклон йогынтысы астында калган.
    104
    0
    1
  • 22 января 2018 в 16:22
    Рәссам, карикатурачы Илдус Әҗемов: «Үзеннән-үзе көлә белмәгән кеше – ярты кеше ул» Табиблар, 17 минут көлү гомер озынлыгын бер елга арттыра, ди. Танылган рәссам, карикатурачы, шаржлар остасы Илдус Әҗемов та шул фикердә. Югыйсә, гомерен тулысы белән юмор, сатирага багышлап, татарларның бердәнбер сатира журналы булган «Чаян»ны чыгаруда 35 елга якын катнашыр идеме соң ул.
    79
    0
    0
  • 22 января 2018 в 15:48
    Әзәрбайҗан кухнясы: кадерле кунаклар килгәч кенә әзерләнә торган садж әзерләүне АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ Әзәрбайҗан кухнясы башкалардан яшелчәләр белән пеше­релгән итле ризыкларга бай булуы белән аерылып тора. Аларның күбесе махсус савытларда әзерләнә. Ипи урынына кулланыла торган чурекны - тандырда, питины - балчык чүлмәктә, пылауны - казанда, ә менә саджны шул ук исемдәге табада пешерәләр. Утта яралган ризык «Хан Булак» рестораны шеф-­повары Руслан Гурбанов белән...
    173
    0
    0
  • 22 января 2018 в 15:41
    «ҮЛГӘНЕҢНЕ КҮРСӘМ ИДЕ...» – Балам, син яшь кеше әле. Яшьлек кызулыгы белән кайчак әллә ниләр әйткән чаклар була, берүк, уйлап сөйләш. Бигрәк тә балаларыңа ямьсез сүзләр әйтә күрмә, алар каргыш булып әйләнеп кайтачак. Ана рәнҗешеннән, ана каргышыннан да куркыныч нәрсә юк, - диде Пенсия фондында чиратта торганда сүз алышып киткән Эльмира апа.
    471
    0
    3
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
Соңгы комментарийлар
  • noname
    22 января 2018 в 17:16
    Бүген бер танышым "Шәһри Казан" сайтында сиңа комментарий язганнар, ә син җавап та бирмисең, дип шелтәләгәч, кереп караган идем дә, менә, гаебемне төзәтәм. Рәхмәт игътибарыгыз, сүзләрегез өчен! :) Кайчандыр Альберт абый безне чак кына укытып алган иде, махсус курс буенча керде. Шул дәресләрдән тыш аның белән аралашырга туры килмәде, шуңа да сез язган фикер минем өчен гайре көтелмәгән бер яңалык булды. "Әдәбиятчы" да дигән сүзләрегездән соң... үзегезне дә таныйсы килү теләге уянып калды) Мөмкин булса, языгызчы. Монда булмаса, ВКда яисә Фейсбукта - личкага. Шат булыр идем)
  • noname
    22 января 2018 в 14:47
    Исэнмесез Фирзэр Абый. Мин сезне бик хормэт итэм, жырларыгызны бик яратам. Авылны яратып сойлэвегез , сезгэ хормэтемне тагы да арттырды. Сезне юбилиегыз белэн котлыйм. Ижатыгызда унышлар, сэламэтлек телим.
  • noname
    22 января 2018 в 09:11
    Себехэналла мэшэалла куз тимэсен.молодец.Килэчэктэдэ зур унышлар насыйп итсен Раббым бер Аллам.Мин бик шат безнен татар кызыбызнын зур унышларына.Саулык бэхет тыныч хэерле бэракэтле гомер насыйп итсен Раббым бер Аллам сина Алинэ.
  • noname
    19 января 2018 в 23:18
    Өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга 6 яшь тулганчы дарулар алу өчен 125 сум, коммуналь хезмәтләр, фатир өчен түләүләрдә 30 процент ташлама, мәктәп укучыларына, студентларга юлда йөрү өчен 282 сум дәүләт ярдәме каралган. Балалар бакчасына 50 процент ташлама белән түли аласыз. Түләгән сумманың бер өлеше компенсацияләнә. Гаиләдәге уртача айлык керем бер кеше башына 20 мең сумнан азрак булганда,өстәмә компенсация каралган. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булганнар "Ана даны" медаленә ия була ала. Бу очракта һәр бала исәбеннән 5000 сум акча бирелә. Татарстан Президенты карары белән тиздән гамәлгә керәчәк авылдагы балалы гаиләләр өчен пособие турында әлегә төгәл генә мәгълүмат юк. Җитәкчеләр 1 февральгә кадәр барысы да ачыкланыр, дип вәгъдә итәләр.Әлеге пособиегә кагылышлы яңалыкларны "ШК" газетасыннан һәм сайтыннан күзәтеп бара аласыз, шулай ук теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итсәгез дә була. Хөрмәт белән,"ШК" газетасының бүлек мөхәррире Эльвира Мозаффар.
  • noname
    20 января 2018 в 11:13
Интервью