16+

Илсөя Бәдретдинова: «Минме татар өчен бер нәрсә дә эшләмим?! Мәйданга чыгып кычкырганчы, син башта үзең үрнәк күрсәт!»

Сәхнәгә ул дөреслекне җырлап күтәрелде һәм аның концертларына халык яратып йөри. Илсөя Бәдретдинова – татар эстрадасында кешенең йөзенә дөресен бәреп җырлаучы сирәк башкаручыларның берсе. «Алтын йолдыз» Милли музыкаль премиясенә җырчы беренче тапкыр гына дәгъва кылмый. Башкаручыга халыкның яраткан җырчысы булып калу авырмы һәм ни өчен ул татар эстрадасын джунгли чытырманлыклары белән чагыштыра? Милли музыкаль премиянең серләре һәм татар эстрадасының «сәхнә арты» турында Илсөя Бәдретдинова сөйләп узды.

Илсөя Бәдретдинова: «Минме татар өчен бер нәрсә дә эшләмим?! Мәйданга чыгып кычкырганчы, син башта үзең үрнәк күрсәт!»

Сәхнәгә ул дөреслекне җырлап күтәрелде һәм аның концертларына халык яратып йөри. Илсөя Бәдретдинова – татар эстрадасында кешенең йөзенә дөресен бәреп җырлаучы сирәк башкаручыларның берсе. «Алтын йолдыз» Милли музыкаль премиясенә җырчы беренче тапкыр гына дәгъва кылмый. Башкаручыга халыкның яраткан җырчысы булып калу авырмы һәм ни өчен ул татар эстрадасын джунгли чытырманлыклары белән чагыштыра? Милли музыкаль премиянең серләре һәм татар эстрадасының «сәхнә арты» турында Илсөя Бәдретдинова сөйләп узды.

– Сез узган елгы Милли музыкаль премия тантанасында «Дәшмәгез» җыры белән «Иң яхшы клип» номинациясендә җиңү яуладыгыз. Шатлыклы кичерешләр бүгенгәчә сакланамы?
– Клип турында сүзләр күп йөрде. «Кыйммәтле клип төшергәннәр» яки «Клип Мәскәүдә төшерелгән икән» диделәр. Юк, клипны мин Татарстандагы иң арзан клипларның берсе дип уйлыйм. Сценариен да үзем яздым, төшергән заводын да үзем белештем. Башыннан ахырына кадәр бер камерага төшерелгән клип – ул бик арзанлы клип. Аны үзем күргәнчә ясадым. Бәгырьнең бераз сынган вакыты иде, җыры да шундый вакытта язылды. Клибыгыз беренче урын алды дип шалтыратып хәбәр иткәч, мин аптырап киттем. Дәрәҗәле һәм сыйфатлы клиплар арасыннан минем клипны сайлап алганнар икән, иҗатымны югары бәяләгәннәр дигән сүз.

– Милли музыкаль премия булгач, бәйрәмгә керәшен яки мишәр кебек үзенә бай сәнгать байлыгын туплаган милли төркемнәр иҗатын бәяләүне дә кертергә теләр идегезме?
– Сәхнәгә менүемә быел 15 ел тулды. Кайчандыр мишәр акцентың бар дип, телевидениегә дә кертмичә йөрделәр. Иң беренче булып юл ачкан телевидение «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе булды. Минем «Яңа Гасыр» телеканалына «барып кайтам әле» дип түгел, ә «кайтып киләм әле» дип сөйлисем килә. Монда миңа бөтенесе дә якын, чөнки монда керәшене дә үзенеке, мишәре дә үзенеке һәм башкорты да үзенеке. Барыбыз да шушы компаниядә бер халык булып яшибез. Аерырга кирәк түгелдер, барысы да шул татар эченә керә.

– Биш ел дәверендә «Алтын йолдыз» Милли музыкаль премиясенең татар эстрадасына алып килгән төп яңалыгын нидә дип исәплисез?
– Беренчедән, мин бөтен җаным-тәнем белән, премиядә җиңгән җырларның халык сайлаганына ышанам. Милли премиядә беренче урында дөреслек тора. Кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам – бер мәртәбә дә ришвәт биргәнем яисә ярарга тырышып йөргәнем булмады. Эчемдәге – тышымда, ошамаган кешемә: «Син – маладис», – дип әйтә алмыйм. Минем өчен Милли музыкаль премиядә катнашу – зур яңалык, чөнки оештыручылар үзләре, сез быел шул-шул номинациядә катнашасыз, дип шалтыратып әйтәләр. Бер ел алдан «бу җырыңны җырларсың» яки «матур күлмәгеңне сайлый тор» дигән сүзләр Милли музыкаль премиядә урынсыз, чөнки монда барысын халык сайлый. Без соңгы мизгелгә кадәр нәтиҗәләрне белмичә торабыз.

– Милләтебезнең иң борынгы гореф-гадәтләрен һәм чын халык җырларын бер сәхнәгә берләштереп чыгаруны хуплыйсызмы?
– Милли музыкаль премия тантанасы өчен хуплыйм, ә көндәлек тормышта артык хупламыйм. Мин мәсьәләгә төптән карарга ияләнгән. Мәсәлән, ни өчен күпләр: «бүгенге яшьләр дискотека тибындагы яки аңлашылмаган сүзләр кыстырылган җырлар башкара», – дип баш вата. Мәсьәләгә төптән күз салсак, яшьләргә милләтебез үзләре теләгән азыкны биреп тормыйлар икән, алар урыс яки чит ил җырларын тыңлауга күчә. Түбәтәй, камзул һәм читек булырга тиеш, сүз дә юк. Яшьләрне татарлыкка алар белән генә каратып булмавын да аңларга кирәк. Гомер буе мәйданнарга чыгып: «Болай булырга тиеш!» – дип кычкырып йөрүчеләрне аңламадым. Анда чыгып кычкырганчы, башта халык белән аралаш. Татар теленә бәйле соңгы вазгыятькә мөнәсәбәттә, миңа социаль челтәрләрдә күп язалар. «Сезнең концертларыгызга йөрергә кеше калмаячак, сез нигә бернәрсә дә эшләмисез?» –дип сорыйлар. Мин кычкырып кына йөрмим. Уйлап карасаң, милләтебез өчен зур эш башкарам. Минем төркемдә бүген башкорт, урыс, афроамерикан, керәшен, мишәр, татар бар – кем генә юк! Тугыз кеше – тугыз милләт. Алар барысы да татарча сөйләшә, чөнки минем белән башка телдә сөйләшергә ярамый. Татар авылларына барып, үзебезне: «мин – татар!» – дип күрсәтеп, татарча җырлар башкарабыз. Минме татар өчен бер нәрсә дә эшләмим?! Мәйданга чыгып кычкырганчы, син башта үзең үрнәк күрсәт! Үзебезнең гореф-гадәтләргә һәм динебезгә зур хөрмәт белән карыйм. Барысы да булырга тиеш, сүз дә юк. Яшьләрне түбәтәй һәм читек кидереп кенә акылга утыртам димә. Үземә, ярамый, диләр икән, мин икенче якка борылып китеп барам да киресен эшләп куям. Салмак рәвештә, аңлаешлы итеп һәм җай белән аңлату мөһим. Премиягә килгәндә, ул – безнең хезмәтебезгә еллык нәтиҗә, имтихан һәм башкарган эшебезгә быел нокта кую. Мондый чарада татар киеме, гореф-гадәтләре һәм динебез чагылырга тиеш, ләкин бөтен эстрадада да түгел.

– Милли музыкаль премиянең халкыбыз арасында тоткан урыны һәм җаваплылык дәрәҗәсе елдан-ел үсә барамы?
– Эшләгән саен, җаваплылык та арта. Эстраданың алга китеше зур эшчәнлек өчен күрсәткеч вазифасын үти. Без – урта буын җырчылар, бездән өлкәнрәкләр бар, яңа гына «аяк баскан» башкаручылар да байтак. Көндәшлек бихисап зур. Көндәшлек булган саен, сыйфат та арта. Телевидениеләребез дә берәү генә түгел, мондый зур чараларыбыз да күп. Без ныграк эшләргә тиеш. Премияне оештыручылар һәм җырчылар үзләренә булган җаваплылыкны елдан-ел арттыралар.
 
– Сез эстрадага дөреслекне җырлап килеп кердегез. Үзегез үк: «кешенең йөзенә дөресен бәреп әйтәм», – дидегез. Дөреслекне сәхнә аша җиткерү катлаулы эшме?
– Мин кешенең интеллектына карыйм, боларга әйтүдән мәгънә бармы икән дип уйлыйм. Шәхсән үзем дөресен әйткәннәрен бик яратам. Әбием: «Сөйләмәгез артымнан, күземә карап әйтегез!» – дип әйтә торган иде. Андый кешеләр белән аралашу миңа бик җиңел. Әгәр дә бөтен кеше дә шундый булса, гайбәтләр һәм аңлашылмаучанлыклар тормыштан төшеп калыр иде. Без цивилизациядә яшибез һәм безнең телебез, акылыбыз бар. Кешеләр бер-берсе белән килеп аңлашсалар, гаиләләр таркалмас иде, дошманнар тумас иде. Була шундый вакытлар, берәү килә дә, «Шул кеше синең хакта шулай дип сөйли», – ди. «Яхшы, мин сине ишеттем», – дип җавап кайтарам, ләкин беләм – ул кеше дөрес эшләмәде, чөнки бу гайбәт дип атала. Ул кеше белән мин аралашып алырга тиеш. Кешеләр алдында тавыш куптарып йөрергә яратмыйм, шуның өчен аерым сөйләшәм. Очрашкач: «Шундый сүз әйттеңме?» – дип, икенчесеннән сорыйм, тегесе: «юк», – дип җавап кайтара. Телефоннан, көчле тавышка куеп, беренчесенә шалтыратам. «Әйе, әйтте», – дип кабатлый. «Хәзер икегез хәл итегез инде», – дип җавап бирәм дә китеп барам. Хәл ителүдән башка ул кешеләрне үз яныма китертмим. Аның каравы, янымда һәрвакыт дөреслек хөкем сөрә.

– Милли музыкаль премия яшь башкаручыларны яңа дәрәҗәгә күтәрүдә чагыштырмаслык зур роль башкара. Бүген сезнең иҗат чишмәсе башында мондый юл пәйда булу «Нигә моннан 15 ел элек булмады икән?» дигән сыман уйларга китерәме?
– Сәхнәгә чыгуым башка җырчыларныкына охшамады, чөнки зур тыюлар аша зур сәхнәгә күтәрелдем. Бүген талант белән генә күтәрелеп китеп булмый. Яшь җырчыларга бүген ротация һәм клип төшерү ягыннан җиңел булса, көндәшлек мәсьәләсе ягыннан бик авырга туры килә. Сер түгел, көндәшлек бүген бик зур. Безнең заманда радио һәм телевидениегә керү авыр иде, ләкин көндәшлек әллә ни зур булмады. Мондый матур премияләр ул вакытта юк иде, билгеле. Милли музыкаль премия тарихы әле башланып кына килә.

– Премиянең киләчәген нинди итеп күрәсез? Аның, мисал өчен, XX тантанасы нинди булырга тиеш?
– Барлык эшләрне халык фикеренә колак салып башкарырга кирәк, шуны онытмасыннар иде. Мәсәлән, биш-алты җырчы утыралар. Бик зур ихтирамга лаек җырчылар, ләкин алардан үземә карата мин дә шундый ук ихтирам таләп итәм. Алар сөйлиләр: «Аңламыйм, ничек итеп бу Фирдүс Тямаев, Радик Юльякшин һәм Илсөя Бәдретдинова концертларында залларын тутыралар икән, кемнәр йөри икән аларның концертларына? Алар халыкның дәрәҗәсен төшерә, татар җыры башкача яңгырый бит. Татар концертлары башка дәрәҗәдә булырга тиеш, без моны күрсәтергә тиеш». Соң күрсәт! Чык та күрсәт! 15 ел иҗат дәверендә бер генә кешене дә үз концертыма көчләп алып килгәнем булмады. Шушы мине сөйләп утырган алты кеше акыллы булып, концертыма килгән меңләгән кеше дивана дигән сүз бит бу! Экранга чыгып, халыкның күзенә карап әйтсеннәр алайса бу сүзләрен. Дәүләт акчасы өстендә утыра торган зур-зур музыкаль уку йортлары, консерваторияләр бар. Анда эшләүчеләр зур хезмәт хакы алалар. Сүз дә юк, алар сыйфатлы артистлар. Менә алар бер автобуска утырсыннар да чыксыннар районнарга, һәм сатсыннар билет. Тамашачыларга шундый дәрәҗәдәге концерт күрсәтсеннәр, алардан соң халыкка борылып карарга оят булсын. Күрсәтсеннәр халыкка чын концертның нинди булуын! Бу очракта аңлаячакмын, ә болай җыелышып утырып кына булмый. Без, ничек тә булса, татар телен сакларга дип иҗат итәбез, халыкка татарча җырлап йөрибез, аларга милли киемнәребезне күрсәтәбез. Әйттем, әйтәм һәм әйтәчәкмен – һәрбер премиянең нәтиҗәләре халыкныкы белән тәңгәл булырга тиеш. Начар булсаң, концертлар белән йөреп булмый. Монда джунглидагы кебек: халык синең концертыңа бер килсә, башка килмәскә дә мөмкин. Артист концертлар белән йөри икән, димәк, ул кемгәдер кирәк дигән сүз. Премия халык белән эшләгән очракта гына кирәк. Көннәрдән бер көнне премияне акчага сатып бирә башласалар, бу – бүләкнең киләчәге бетте дигән сүз. Бер яки ике ел барырга мөмкин һәм бетте-китте! Халык надан түгел, ул карап утыра. Белмәгән җырчысын тантанада күрү аны аптырашта калдырыр. Безнең премиягә мондый куркыныч янамый дип уйлыйм. Без барыбыз да халкыбыз өчен иҗат итәбез, без бары тик алар өчен эшлибез. Халкыбыз сүзен тыңлап иҗат итсәк иде, ә Милли музыкаль премиянең киләчәге якты буласына мин чын күңелемнән ышанам.

Реклама хокукында

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай хай мактанчыкта инде син, Ильсия. Узенне Фирдус Тямаев, Радик Юльякшин белэн дэ бер рэткэ куйгансын. И хэр бер сузендэ усаллык синен. Мин ни уйлаганымны туры эйттем, ну ничек ? Ошыймы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Радик юльякшиннен ынгырашуы, Фирдуснен коту котуенэ караган да Ильсиянен йорэкне актарып алырдай жырлары мен тапкыр яхшы, Рэхмэт Ильсия

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ришат бик тэ яратам энем жырларынны,тавышынны,э узенне хормэт итэм,искитмэле жырларын,халыкчан шундый,кунел турлэрендэ яши торган жырларын,афэрин,рэхмэт сина,гомерен озын,узен сэламэт,бэхетле булып яшэ.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Иртә-кич Илсөя, тудырды да

          Мөһим

          loading