16+

Идрис Кәлимуллин: «Никахтан тыш туган «бала» югалды, хәзер трубкасын да алмый»

Җәй ахырында Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллинның никахтан тыш улы "пәйда" булган иде. Әмма ДНК анализлары тискәре булды, нәтиҗәләрне кулына алгач, җырчы җиңел сулап куйган иде. Әмма мондый яңалыклар гаиләгә тәэсир ясамый калмый. Бер арада җырчы хатыны – Башкортстанның атказанган аартисты Гүзәл Кәлимуллина белән яшәми дип тә сөйләп алдылар.

– Сүз дә юк, бу проблема башта барыбызны да шок хәлендә калдырды һәм гаиләбезгә яшен кебек сукты.

Гүзәл белән очрашканчы, әлбәттә, хатын-кызлар белән аралаштым. Әмма өйләнешкәннән соң, хыянәт иткәнем булмады. Әгәр дә ул балага 30 яшьләр булса, бераз икеләнүем булыр иде. Әмма аңа 25 яшь, димәк, Дианадан кечерәк һәм аның берничек тә минем улым булуы мөмкин түгел иде. Илдус сүзләре буенча, аның әнисенең исеме – Миләүшә һәм кайчандыр гастрольләрдә танышкан булганбыз.

Әмма бу хәлгә нокта куярга теләп, үз хисабыма ДНК экспертизасы уздырырга булдым. Ул вакытта Гүзәл белән нәрсә булганын белсәгез?! Хатын-кызга сәбәп кенә бир бит инде! Шундук паника. 11 августта анализлар бирдек тә, икенче көнгә гаиләмне Төркиягә алып киттем. Шунда бераз хәл алдык. Ә инде кайтуыбызга шатлыклы хәбәр – әлеге кеше белән бернинди туганлык җепләребез дә юк.

Ул баланың гамәлләрен аңлап бетә алмадым. Күптән түгел институт тәмамлаган, бәлки кешегә ярдәм кирәктер?! Тик торганнан кеше бер дә күрмәгән һәм белмәгән әтисен эзли башламый бит. Нәтиҗәләр билгеле булгач, шалтыратам, ә ул югалды: шалтыратуга җавап бирми. Әмма мин аңа ярдәм итәргә әзер. Гомумән, аңа гына түгел. Ярдәмгә мохтаҗ һәр кешегә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә ашыгам.

Бүгенге көндә Гүзәл ханым белән бергәме сез? Иҗат өлкәсендә нинди уй-ниятләр белән янасыз?
– Әйе, Аллага шөкер, без бергә. Иҗатка килгәндә, программа төзибез, яңа җырлар яздырабыз. Киләчәктә Уфада гына түгел, Казан, Мәскәү сәхнәләрендә дә чыгыш ясау уйлары бар, чөнки чит төбәктә дә минем хәлем белән кызыксынып, шалтыратулар күп. Иҗатыма карата битараф булмаган тамашачыларыма зур рәхмәтләремне белдерәм.

Әле күптән түгел клип премьерабыз булды, "Яшьлегеңнән килгән кунак мин" дип атала. Әлеге эшебездән үзебезгә дә ошады, канәгать калдык. Тамашачыларга да ошагандыр дип ышанасы килә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading