16+

Геммолог Анатолий НИКОЛАЕВ: «Зодиак билгесенә карап кыйммәтле таш сайлау – сафсата»

Бриллиантлар кызларга чынлап та дусмы? Ни өчен топаз кашлы йөзек-алкалар белән кояшта кызынырга ярамый? Кыйммәтле ташларның йолдызлар белән нинди уртаклыгы бар?

Геммолог Анатолий НИКОЛАЕВ: «Зодиак билгесенә карап кыйммәтле таш сайлау – сафсата»

Бриллиантлар кызларга чынлап та дусмы? Ни өчен топаз кашлы йөзек-алкалар белән кояшта кызынырга ярамый? Кыйммәтле ташларның йолдызлар белән нинди уртаклыгы бар?

Геммолог, Казан университеты доценты, Россия минералогия җәмгыятенең Казан бүлеге галим сәркатибе Анатолий Николаевтан без кыйммәтле ташлар турында тагын бик күп кызыклы мәгълүматлар белдек.

Чагыштырмача яшь саналган геммология фәне кыйммәтле ташларның химик составын, физик үзлеген һәм сыйфатын өйрәнә. Шулай ук аларны сертификацияләү белән дә шөгыльләнә. Әңгәмәдәшем сүзләренчә, тарихта иң зур алмаз кисәге 1905 елда Көньяк Африка шахтасында табылган. Куллинан атамасын алган алмаз 3106,75 каратка (621,35 грамм) ия булган. Гади генә итеп әйткәндә, бер йодрык зурлыгында була ул. Соңрак белгечләр аның тагын да зуррак ташның бер кисәге булуын ачыклый.

– Шул ук вакытта алар алмаз кисәгенең чын бәясен билгели алмыйлар, ә ул исә 94 тонна алтынга тиң була. Әлеге табылдыктан соң акрынлап геммология фәне барлыкка килә, – дип сөйли Анатолий Николаев.


Россиядә беренче алмаз XIX гасырда Пермь губернасында табыла. Якутиядә, Архангельск, Иркутск һәм Мурманск өлкәсендә дә алмаз табылдыкларын эзлиләр. Алмаз табу буенча Россия дөньяда беренче урынны алып тора. Иң күп кыйммәтле ташлар Aфpикада, Канада һәм Австралиядә табыла. Кытайда да табыла башлады.
Бриллиантның шул ук алмаз булуы кайберәүләр өчен яңалык та булыр. Алмаз кырлап шомартылганнан соң, безгә таныш бриллиант килеп чыга. Аңа бәя төрлечә булырга мөмкин.

– Бәя асылташның авырлыгы (1 карат 0,2 граммга тиң), төсе, чисталыгы һәм кырларының формасына карап куела. Фәндә ул характеристика «4С» дип атала. Алмазның, гадәттә, төсе булмый. Әмма мең очракка бер төслесе дә килеп чыга. Яшел, зәңгәрсу, алсу төстә булалар. Кызыл төстәгесе аеруча сирәк очрый, шуңа да аның бер караты бер миллион сум тора. Алар күбесенчә Австралиядә табыла.

– Анатолий Германович, бриллиант күзне чагылдырырлык итеп ялтырамаса, ул ялган таш булып чыгамы?
– Аны эксперт кына ачыклый ала. Асылташ йә ялган таш булырга, яки сыйфаты начар булырга мөмкин. Без аларны эконом-класс дип атыйбыз.

– Вакыт үтү белән, ул тоныкланмыймы?
– Башка ташлар белән чагыштырганда, вакыт үтү белән, бриллиант «картаймый». Чүкеч белән сугып кына зыян китереп була, ә башка факторлар аңа тәэсир итми. Шуның өчен дә аны кайберәүләр отышлы капитал булдыру өчен сатып ала. Банктагы акча янарга мөмкин, ә ташның бәясе арта гына. Финанс инструменты булып торган асылташны якынча биш-җиде ел саклау дөрес. Ул арада бәясе чынлап та күтәрелә. Кимендә сез бер карат асылташ сатып алырга тиеш. Әмма кибеттән түгел, махсус биржадан. Анда фәкать экспертлар тикшергән сертификатлы ташлар гына сатыла. Бер кеше миңа ун карат бриллиант алып килде. Төсе саргылтрак, тырналып беткән. Аны берничә тапкыр сатып караганнар, сата алмаганнар, чөнки сыйфаты начар. Ә гади кеше аны күрә алмый, «дөрес» бриллиантны бары эксперт диагностика үткәреп кенә ачыклый ала. Алдакчылар сыйфаты начаррак булган асылташка яхшы характеристика язып куя. Сатуда андый алдау очраклары 50 процентны тәшкил итә. Бер ир-ат үзенең хатынына ювелир кибеттән шактый зур бәягә зәркән эшләнмә алган. Имештер, чын бриллиант белән. Аны миңа тикшертергә алып килде. Экспертизадан соң ялган таш булуы ачыкланды һәм судка бирдек. Кибеттә «зәркән эшләнмәләрне кире кайтарып булмый» дигән язу тора. Әгәр дә ул язылган характеристикасына туры килми икән, кайтарып була. Синтетик таш урынына табигый дип язып, диагностика барышында аның табигый булмавы ачыкланса, үз хокукыгызны яклый аласыз. Бриллиантның чисталыгын һәм төсен шкалалар буенча берничә төркемгә бүлеп карыйлар. Иң яхшысына 1 саны куела. Саннар үзгәргән саен, чисталыгы кими бара. Чисталыгы 6 шкаласында булып, аны 2 дип күрсәтсәләр, алдау була. Моны дәлилли алганда, зәркән эшләнмәне кире тапшыра аласыз. Сыйфатлы чын асылташлар сатуда бар, әмма ул алты санлы бәя торырга мөмкин.

– Ялган ташлар сату очраклары элек күп булганмы, әллә хәзерме?
– Ялган асылташлар бик борынгы вакытларда ук очраган. XIX гасыр ахырында, француз химигы Вернейльның җиңел кулы белән, мондый очраклар аеруча еш күзәтелә башлый. 1892 елда Вернейль синтетик рубин уйлап чыгара. 1950 еллардан синтетик ташларны күпләп җитештерә башлыйлар. Хәзер синтетик алмаздан эшләнгән зәркән эшләнмәләрен күп саталар. Әмма синтетик булуыннан куркырга кирәкми, аны кеше үз кулы белән лабораториядә, геологик процесслар ярдәмендә барлыкка китерә. Шул ук алмаз имитациясе белән. Чын алмаздан бәясе 20-25 процентка ким булырга мөмкин. Аның ярлыгына синтетик таштан ясалган дип язылырга тиеш. Шуны да әйтергә кирәк: синтетик алмаз ясау бик авыр, катлаулы эш. Бриллиант урынына алмазга охшаган синтетик фианит та куярга мөмкиннәр. Фианит ул – ясалма таш. Беренче карашка аны бриллианттан аерып та булмый. Фианит бижутериядә үз урынын алды. Әмма аны бриллиант дип сатулары начар, әлбәттә. Бер ир юбилейга хатынына зур гына зөбәрҗәт кашлы йөзек алган. Хәтерләмим, әллә 50, әллә 80 мең сум торган. Чынлыкта аның гап-гади пыяла булуы ачыкланды. Суд аша акчаны кире кайтартты. 100 мең сумнан кыйммәтрәк бәягә алганда, кибет белән сөйләшеп, күпмедер акча калдырып, распискага алып китүчеләр һәм аны тикшертүчеләр дә бар. Монда кибет хуҗасының ризалыгы кирәк, әлбәттә.

– Сапфир белән рубин бер үк таш дигәнне ишеткәнем бар. Алар бит төсләре белән аерыла?
– Рубин – кызыл, сапфир зәңгәр төстә, әмма составлары белән бер үк. Алар алюминий оксидының кристаллик формасын бирә торган корунд дигән ташлар.

– Ни өчен топаз кашлы зәркән эшләнмәне пляжда кияргә ярамый?
– Топазны гына түгел, цитрин, аметист кашлыны да ярамый. Кояшның ультрашәмәхә нурларыннан алар төсен югалта. Кызыклы гына бер очрак турында сөйләделәр: ир-ат хатынының өзелгән көмеш муенсасын ювелирга алып килә. Муенсадагы ташның төсе үзгәрә. Теге ир ювелирны ташны башкага алыштыруда гаепли. Ике арада бәхәс чыга. Шуннан алар миңа килделәр. Муенсаны ялгаганда җылыту процессында аметист төсен югалткан булып чыкты. Кайбер ташлар җылытудан, нурланыштан куркалар.

– Зөбәрҗәт кыйммәтме, бриллиантмы?
– Кызыклы сорау. Бөтен зөбәрҗәт тә бриллианттан кыйммәт түгел яки киресенчә, бөтен бриллиант та зөбәрҗәттән кыйммәт түгел. Ун каратлы яхшы сыйфатлы, дефектлары булмаган зөбәрҗәт бриллиантка караганда яхшырак бәядән йөри ала. Әгәр дә төсле бриллиант икән, ул бәһалерәк санала. Әйтик, алсу төстәге бриллиант. Ул бик сирәк очрый.

– Алтын турында да сөйләшик әле. Аның кайсы маркировкалысы яхшырак: 750ме, әллә 585ме?
– Икесе дә әйбәт. 750 маркалы зәркән эшләнмәнең 75 проценты – чиста аурум (алтын), калган 25 проценты – лигатура (металлның үзлеген яхшырту өчен эреткәндә кулланыла торган металл, әйтик, бакыр). Ул аз гына кыйммәт йөри. 585 маркалысын (34 процент бакыр) күбрәк эшлиләр. Ул бәясе белән дә, ныклыгы белән дә алдыра. Чиста алтыннан ясалган эшләнмә булса, аны бармак белән генә дә бөгеп булыр иде, чөнки бик йомшак.

– Асылташлы зәркән эшләнмәләрен кайсы йолдызлык астында тууыңа карап сайларга кушалар. Йолдызлар белән ташлар арасында нинди бәйләнеш бар соң?
– Бу – сафсата. Зәркән эшләнмәләрен сатарга кирәк, бу бер маркетинг алымы гына. Күңелеңә кайсысы ошый, шуны алырга кирәк. Бриллиантлар – кызларның иң яхшы дуслары дип җырлыйлар. Тарихка килгәндә, революциягә кадәр Россиядә ювелир этикеты булган. Аның буенча кияүдә булмаган кызларга бриллиант кашлы эшләнмәләр кияргә ярамаган. Бриллиантлар – кызларның иң яхшы дуслары дигән гыйбарәне шулай ук реклама ясау өчен генә уйлап чыгарганнар. Әлеге реклама шактый керем китергән, диләр.


Бриллиант этикеткасындагы саннар һәм хәрефләр нәрсәне аңлата?

Мисал өчен, анда 1Кр 57-0,31-3/5 А дип язылган.
1 – ташлар саны;
Кр – асылташны ничек итеп кырлаганнар, әлеге очракта ул түгәрәк итеп кырланган;
57 –ташның ничә кыры булуы;
0,31 – бриллиантның каратлардагы авырлыгы;
3/5 – асылташның характеристикасы. (Беренче сан төснең төркемен күрсәтә, икенчесе – чисталык төркемен.) Иң яхшы характеристика булып 1 саны санала.
А – пропорций сыйфаты төркеме (геометрик параметрлар). Түгәрәк бриллиантның пропорцияләре 4 төркемгә бүленә: Адан Гга кадәр. Иң яхшы төркем – А.

Кызыклы фактлар

Иң кыйммәтле алсу төстәге бриллиант – Graff Pink. 24 каратлы асылташ 2010 елда Женевада узган аукционда 46 млн долларга сатыла.

Спортчы һәм фотомодель Анна Курниковага ире Энрике Иглесиас шулай ук алсу төстәге бриллиант кашлы йөзек бүләк иткән. 11 каратлы йөзекнең бәясе – 6 млн доллар.

Алмазның 90 проценты сәнәгать максатларында кулланыла, 10 проценты гына ювелир кибетләренә килеп җитә.

«Эльдорадо» исемен алган иң зур топаз Бразилиядә саклана, аның авырлыгы – 31 мең карат.
Беренче бриллиант кашлы туй балдагын 1477 елда Максимилиан I булачак хатыны Мария Бургундскаяга бүләк иткән.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading