16+

Фирзәр Мортазин: «Мин беркемгә дә берни тиеш түгел»

21 гыйнварда Татарстанның атказанган артисты, популяр композитор Фирзәр МОРТАЗИН күркәм юбилеен – 60 яшьлеген каршылый. Шушы уңайдан юбилярның үзен күреп сөйләштек.

Фирзәр Мортазин: «Мин беркемгә дә берни тиеш түгел»

21 гыйнварда Татарстанның атказанган артисты, популяр композитор Фирзәр МОРТАЗИН күркәм юбилеен – 60 яшьлеген каршылый. Шушы уңайдан юбилярның үзен күреп сөйләштек.

Аралашу вакытында җырчы-композитор янә бер тапкыр гадилеге, ачыклыгы, ихласлыгы белән сокландырды. Кызулыгы, көчле темпераменты, юмор хисе, ут-ялкыны – барысы да бергә аның.

– Фирзәр абый, сез бу көннәрдә юбилей алды мәшәкатьләре белән йөрисез. 60 яшьлегегезне ничек каршы аласыз: «Әле барысы да алда», – дип уйлапмы, әллә инде: «Гомер үтте», – дип уйга чумыпмы?
– Гадәттә, күпләр үзләренең түгәрәк даталары алдыннан: «Ярты гомер генә яшәлде әле. Барысы да алда», – дияргә ярата. Алар ялганлый! 60 тулганда, нинди алдагы тормышны уйлыйсың инде монда, Зөһрә? (Рәхәтләнеп көлә). Кирәкле уңыш җыеп алынган, гомернең бөтен матур вакыты үткән инде. Без хәзер яңа елдан соң витамины беткән алма төсле. Тик менә йөрәкне генә алдап булмый! Ул һаман да 30да, ләкин яшь бара бит. 60 яшь – кеше гомеренең шактый саллы чоры. Шуңа күрә, алдагы көннәргә ниндидер зур өметләр баглыйм, дип, кешене алдыйсым килми. Ходай күпме гомер бирә, шуны матур итеп яшәргә язсын иде дип телим.

– Алайса сөйләшүебезне киләчәккә планнардан түгел, ә артта калган әнә шул матур елларны искә төшереп дәвам итик әле.
– Тормышым уртача узды. Вакытында нужасын да күрдек. Мин бит бик яшьли – 20дә өйләндем. Чит-ят җирләрдә дә йөреп кайтырга туры килде. Наилә апагыз белән тормыш корып җибәргәннән соң, биш-алты ел фатир арендалап яшәдек. Аннан соң, Буаның шикәр заводына мәдәни үзешчәннәр җитәкчесе булып эшкә кергәч, барак бирделәр. Аңа бик нык шатланган идем. Мин үз гомеремдә хөкүмәттән бер фатир да алмадым. Хәтта яшәгән баракны үзебезгә алып калу мөмкинлеге булса да, аны да кире бирдем. Шуңа күрә мин беркемгә дә берни тиеш түгел. Ирешкән уңышларым, тапкан малларым, казанышларым – барысы да үз көчем белән табылган. Мәрхүм әткәй-әнкәйгә рәхмәт, алар безне шулай гадел булырга өйрәтеп үстергән. Шуннан соң тормышымның икенче чоры – җырчы булып йөргән замана килде. Төрле вакытлар булды анда да: начарлыгы да, яхшысы да. Дус дип йөргән кешеләр сатты, дошман дип йөргәне, киресенчә, яхшы булып чыкты. Яныңда сине үтереп-бетереп мактаган кеше – дошманың ул! Дус кеше синең кимчелегеңне дә әйтергә тиеш. Гомумән алганда, гаилә, балаларым белән бик бәхетле мин. Бүгенге көнгә шатланып яшим. 60 яшем дә бик ошый. Пенсиягә чыктым дип, өйдә ятарга уйламыйм анысы. Хәзерге вакытта Буа дәүләт драма театрында музыка бүлеге җитәкчесе булып эшлим, Салават белән концертлар куябыз. Ә кешенең эше булып торса, картаерга вакыты калмый.

– Фирзәр абый, сез бит гаиләгез белән Буа районының Кайбыч авылында гомер итәсез. Моның белән дә эш, иҗат итәр өчен мөмкинлекләр күбрәк дип, башкалага ашкынган башка кешеләргә охшамагансыз. Авылда яшәвегез күңел кушуыдыр дип уйлыйм.
– Әлбәттә! Казанда җиде ел торып карадым мин. Шуннан соң үземнең шәһәр кешесе түгеллегемне аңладым. Мин – бөтен барлыгым белән авыл кешесе. Казанда халык һаман каядыр чаба, каударлана, әшәкеләшә. Гомер буе мал артыннан куа, машина артыннан – машина, фатир артыннан фатир ала. Мин андыйларны кызганам. Миңа нигә кирәк ул? Без авылда һәр вак-төяккә дә куана беләбез. Иртә белән урамга чыгып, таныш йөз күрсәм дә сөенәм. Сандугачлар сайравына, оныкларым кайтып, аларның һәр нәрсәгә сөенә белүен күреп куанам. 55 сутыйлы бакчабызда кавын-карбызга кадәр үстерәбез. Анда үскән һәр җиләк-җимешкә, яшелчәгә шатланам. Менә бу тормыш ичмасам! Әле утынын ватам, әле карын көрим. Җәй көне җир казыйм, су сибәм, рәхәтләнеп печән чабам. Күңел өчен генә каз, үрдәген асрыйбыз. Голландия токымлы кәҗәбез дә бар иде. Анысын Салаватның зоопаркына бирдем. Авылда, су буенда торып, каз-үрдәк асрамаган кешене бөтенләй аңламыйм.

– Алайса авылның проблемалары белән дә яхшы таныш инде сез...
– Кызганыч, авыл бетә. Заманында 200дән артык хуҗалыгы булган зур авыл иде Кайбыч, югыйсә. Биш-алты ел эчендә генә дә 25-30 яшь гаилә китте авылдан, чөнки юллар, эш юк. Аңлашыла инде, мәктәптә укучы балалар саны да елдан-ел кими. Киләсе елга, әгәр ялгышмасам, беренче сыйныфка бер бала да укырга керми. Ташландык нигезләр арта... «Авыл гөрли» дигән фикер дә дөрес түгел. Гөрләми! Авылга башка җирләрдән килеп эшлиләр. Шуңа күрә, минемчә, авылның киләчәге бик аяныч.

– Фирзәр абый, кабат иҗат юлыгызга әйләнеп кайтыйк әле. 80нче елларда көненә өчәр концерт куйган чаклары да бар иде, дип искә алалар сезнең турыда. Ул еллардагы популярлыгыгызның сере нидә иде дип уйлыйсыз?
– Беренче җырымны 1975 елда язган идем. 43 ел була икән инде. Мин эстрадага яңалык булып килеп кердем. Башка төрле стильдә җырлар яза башладык. Яхшы да җырлаганмындыр инде (көлешәбез). Бер-ике елдан соң Салават чыкты. Ул: «Син безгә юл ачып бирдең», – ди. Дөрес, һәр яңалык та авыр кабул ителә. Шуңа күрә ул вакытларда: «Фирзәр модасы кемгә кирәк?» – дигән тәнкыйть сүзләрен дә шактый ишетергә туры килде. Ә бит «Фирзәр модасы» һаман йөри әле!

– Бүгенге эстрадага карашыгыз нинди?
– Ул еллардагы эстраданы бүгенге белән чагыштырырга кирәкми. Заманалар башка. Безнең заманда, худсовет аша узмыйча, сәхнәгә чыгып булмый иде. Хәзер кем тели – шул җырлый. Халыкны гына җыеп бетерергә кирәк. Бүген татар, рус, чит ил эстрадасын да күзәтәм, чөнки шул вакытта гына җыр язып була. Яшьләр арасында хөрмәт иткән бик көчле, сәләтле җиде-сигез җырчым бар. Исемләп әйтмим, чөнки берсен әйтсәм, икенчесе үпкәләр. Берара фонограммага җырлау модасы китте бит. Хәзер ул оят булып санала. Бар, әлбәттә, андыйлар, ләкин күпчелек җырчылар тере тавышка җырлый. Авырган вакытта үземнең дә фонограммага җырлаганым булды, тик ул минеке түгел. Ике җырга авыз ачып «җырлап» чыкканчы, чәчем агара дип торам. Үз тавышың белән җырлаудан да рәхәтрәк хис юк.

– Кызыгыз Чулпан да эстрадада матур гына адымнар ясый башлаган иде шикелле.
– Ул бу эш белән ныклап торып шөгыльләнергә үзе дә теләмәде. Җырлау аңа хобби гына иде. Аның белән ике альбом чыгардык. Чулпанның 18 җыры бар. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Юрист булып эшли. Ике кызлары бар. Улым Ленар да үзе өчен генә җырлый.

– Фирзәр абый, композитор буларак иҗат иткән ничә җырыгыз бар?
– Санаганым юк. Кайберәүләр «китап та чыгарыйк» дип тәкъдим иткән иде. Мин аны кирәк дип санамыйм. Бүгенге белән яшәргә кирәк. Һәр нәрсә үз вакытында кадерле һәм кирәкле.

– Уңышлы җыр иҗат итү формуласын әйтегезче.
– Аның формуласы гади. Яхшы шигырь + яхшы көй + шәп аранжировка + шәп җырчы = менә дигән җыр. Мин җырны сүзгә карап язам. Көй шигырь укыганда ук туарга тиеш. Шуңа күрә матур шигырьне укыйм да шундук язам да. Бервакытта та үземне мәҗбүриләмим. Җырны акча эшләү максатыннан да язмыйм. Күңел өчен язам. Безнең татарда җыр сатып баеп булмый. Руслар әнә 40-50 долларга сата, ә бездә 15 мең сумга да аласылары килми. Дусларга сатып бирмим, читләр сораса – сатам.

– Күңелегезгә бөтенләй һуш килмәгән җырчылар да җырларыгызны башкарамы?
– Мин андыйларга җырны биреп тә тормыйм. Җырчыларны эзләп йөрмим, алар үзләре мөрәҗәгать итә. Өйгә киләләр.

– Чын дуслык, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр турында да сүз кузгаткан идегез. Бүген сез Салават Зәкиевич белән бергә эшлисез. Замандашлар, иҗатташлар, дуслар булудан тыш, сезне тагын нәрсә берләштерә?
– Икебезнең дә холыкларыбыз бертөсле. Аена бер-ике тапкыр сугышып, бер-ике тапкыр дуслашып алмасак, күңел булмый (рәхәтләнеп көлә). Әлеге сүз көрәштерүләр, әлбәттә, иҗат, җыр аркасында килеп чыга. 29 ел буена эстраданы тотып тору бик кыен. Ә Салават һаман да тулы залларга эшли. Мин аны феномен дип әйтер идем. Шуңа күрә яшьләргә шундый озын гомерле җырлы тормыш телим. Хәзер җырчылар, сәхнәгә чыгып берничә ел җырласа, биш, ун еллык «юбилей»ларын үткәрә башлый. Ә Салават 25 ел җырлагач кына беренче юбилей үткәрде. Менә тыйнак артист нинди була ул! Мин дә 60 ел яшәп, юбилей концертымны беренче тапкыр гына уздырмакчы булып йөрим.

– Холык дигәннән, сез дә кызу канлы кешегә охшагансыз...
– Әйе, кызу кеше мин! Ләкин тиз кайтам. Чынлап әйтәм: эчемдәгесе – тышымда. Нинди генә дәрәҗәле кеше булса да, әйтәсе сүземне барыбер әйтәм. Шуның өчен күп кеше яратмый да мине. Әмма җырчылар ихтирам итәләр, чөнки мин аларның үзләрен дә бик хөрмәт итәм.

– Чын дусларыгыз бармы?
– Бар. Ике чын дустым бар, ләкин исемнәрен әйтмим. Алар җырчы түгел. Минем зур урын биләүче бер дустым бар. Ул: «Бөтен кешене гафу итә белергә кирәк», – ди. 55 яшемә кадәр беркемгә ачуым килми иде. Шуннан соң бик усалландым. Ачу тота башладым, чөнки тормыш юлымда бик зур начарлыклар эшләгән кешеләр булды. Алар хәзер минем өчен юк. Кешенең бөтен усаллыгы акча җитмәүдән, комсызлыктан дип уйлыйм. Мин үзем 1988 елда аякка ныклап торып бастым, чөнки 100-120 сумнарга эшләп йөргән вакытларда мин мең сумнар алып кайта башладым. Салымын да вакытында түли идек. Матди яктан күтәрелүем дә шул елларда булды.

– Фирзәр абыйның мавыгуларын, шөгыльләрен дә беләсе килә бит инде.
– Балык тотарга яратам. Күптән түгел генә аучылык белән мавыга башладым, ләкин кыргый дуңгызларны гына аулыйм. Спорт яратам. Волейбол уйныйм. Футбол, хоккей белән кызыксынам. Җир эшен яратам. Бәрәңге бакчасын да берүзем казып атам бит мин.

– Хатыныгыз Наилә ханым белән гомер итә башлавыгызга да быел 40 ел була икән.
– Әйе, быел безнең өчен юбилейлар елы. Наиләнең үзенә дә көзен 60 яшь тула. Мәскәү кодаларның да юбилейлары. Наиләм – минем ярты гомерем. Мин гел: «Ресторанда яшим», – дип әйтәм, чөнки ул бик тәмле пешерә. Безнең өйдән кешенең өзелеп торганы юк. Барысын да сыйлап, көйләп, кунак итеп җибәрүче кеше – Наилә. Чибәр дә үзе. Җырларымны да иң беренче ул тыңлый. Шуңа күрә, Аллага шөкер, безнең барысы да яхшы. Тормыш мәгънәсен дә гаилә, балалар, оныклар, күршеләр, туганнар белән дус, тату һәм матур яшәүдә күрәм.

Язмага реакция белдерегез

39

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алдагы гомерегездэдэ бэхет шатлык сэлэмэтлек юлдаш булсын!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнең Фирзәр абый! Фирзәр абый безнеке дип горурланып әйтәм. Һәр әйткән сүзе дөп-дөрес, чөнки без авылдашлар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин бик хормэт итэм Сезне. Гади,кешелекле Сез! Бэхетле булыгыз,тигез яшэгез!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Исэнмесез Фирзэр Абый. Мин сезне бик хормэт итэм, жырларыгызны бик яратам. Авылны яратып сойлэвегез , сезгэ хормэтемне тагы да арттырды. Сезне юбилиегыз белэн котлыйм. Ижатыгызда унышлар, сэламэтлек телим.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Фирзәр Мортазин татарның сандугачы, бик зур рәхмәт аңа! Безнең яшьлек аның җырлары белән үтте!

            Мөһим

            loading