16+

Миңназыйм СӘФӘРОВ: «Журналистика ул – пычак өстеннән йөрү»

12 март «Ватаным Татарстан» газетасында эшләүчеләр өчен календарьда кызыл төстәдер, мөгаен – бу газетаның туган көне. Ә быел зур юбилей, нәкъ 100 ел элек басманың чишмә башы – «Эш» дип аталган газетаның беренче саны дөнья күрә. Шуннан бирле ул татар халкының энциклопедиясенә әйләнә. Газетаның исемен алты тапкыр алыштыралар («Эш», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан», «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны», «Социалистик Татарстан»), «Ватаным Татарстан» дигәнен 1992 елда кушалар.

Миңназыйм СӘФӘРОВ: «Журналистика ул – пычак өстеннән йөрү»

12 март «Ватаным Татарстан» газетасында эшләүчеләр өчен календарьда кызыл төстәдер, мөгаен – бу газетаның туган көне. Ә быел зур юбилей, нәкъ 100 ел элек басманың чишмә башы – «Эш» дип аталган газетаның беренче саны дөнья күрә. Шуннан бирле ул татар халкының энциклопедиясенә әйләнә. Газетаның исемен алты тапкыр алыштыралар («Эш», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан», «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны», «Социалистик Татарстан»), «Ватаным Татарстан» дигәнен 1992 елда кушалар.

 Басманың баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров белән, вакыт машинасына утыргандай, газетаның үткәнен барлап, бүгенгесе һәм киләчәге турында да сөйләштек.

«30нчы елдагы хәлләр кабатланырга мөмкин»

– Миңназыйм әфәнде, «Ватаным Татарстан»ны татар халкының төп басмасы, диләр. Килешәсезме? Юкса, шәхси басмаларның тиражы сезнекеннән берничә тапкыр зуррак бит.
– Татар электән үк «олы газета» дип сөйләшкән. 1918 елда, ягъни безнең газета барлыкка килгән чорда, төбәкләрдәге берничә партия газетасын санамаганда, Казанда андый олы газета булмаган. Олысы беренчесе дигән сүздән барлыкка килгәндер.
Басмабызның беренче саннарында халыкны ничек итеп элеккеге начар гадәтләреннән, эчүчелектән биздерү турында указлар бастырылган була. Алар үзара сөйләшеп утыргандагы кебек гади тел белән язылган, хәзерге кебек чәчәкләп-чуклап сырланган законнар түгел. Ул вакытта газета халык белән хакимиятне бәйләүче бердәнбер чара булган. Олылыклау шуннан да килгәндер, бәлки. Халык ташка басканга һәрвакыт ышанган бит.
Безгә, дөрестән дә, кайвакыт, фәлән басмалар сездән зуррак тираж белән чыга, дип әйтәләр. Андый газеталарның вазифасы икенче төрле – теләсә ничек шаккатыру. Алай эшләү җиңел бүген. Ачуым килмәгәе, киемеңне салып, кеше алдына анадан тума килеш чыксаң, халык аһ итеп борылып караячак, кемдер хуплар, кемдер оялтыр. Икенче көнне син гафу үтенерсең. Шаккатыруның төрле ысулларын кулланырга мөмкин. Ә безнең максатыбыз андый түгел.
Бишәр газета чыгарган гаиләләр дә бар. Ничек кенә булса да, ул бит гаилә газетасы, аның тормышка карашы да, әхлакый нормалары да чикле. Төркиягә баргач, бер басмада ике мең кешенең эшләгәнен белеп шаккаттым. Алар «Ватаным Татарстан»ның нинди калынлыкта чыкканын күреп, «Татар дөньясы шулкадәр тармыни?» – дип гаҗәпләнделәр.
Киләчәк буыннар халыкның тормышын, тарихын өйрәнгәндә, безнең кебек көндәлек басмаларга мөрәҗәгать итәчәк. Үзебезнең хезмәткәрләргә дә шулай дим – язганнарыгыз өчен соңыннан оялырлык булмасын. Күптән түгел бер җитәкче: «Берәүне эшкә алган идем әле – күзләре янып тора. Андыйлар сирәк очрый хәзер», – ди. Чыннан да, кеше эчтән, күңеленнән үз эшенә ышанырга, янарга тиеш.

– «Ватаным»ның алтын чоры кайсы елларга туры килгән дип уйлыйсыз?
– Чыга башлаган елларынадыр. Һәр заманның үз мавыгуы, кыйбласы була. Кызганыч, тора-бара алар да үзгәрә. «Ватаным»ның төрле чорларда чыккан саннарын карасагыз, чәчләр үрә тора. 50-60 мең тираж белән чыккан вакытларында хәзерге акылым белән анда эшли алмас идем. Халык «мин күрүче, белүче» дигән рухта бер-берсе өстеннән донослар язган, хатлар «бу кешегә каты җәза бирелергә тиеш» дип тәмамланган. Өлкә газетасында чыккан материаллар хөкем карары буларак кабул ителгән. Берәр кешенең кыек эше турында язсалар, аны шунда ук алып китә торган булганнар. Халык кына түгел, журналистлар да шундый рәвештә язган.
Газета заманның температурасын күрсәтер өчен кирәк. Бүген дә бар бит андый алдану, ниндидер «фейк»ны лозунг итеп алу, шулардан сакланырга кирәк. Моның өчен күбрәк белергә һәм кызыксынырга кирәк. Иң җиңеле – кушканны эшләү. Бүген шәхси газеталар арасында да кушылганны эшләүчеләр бар. Югыйсә, халык аларны беркемгә дә бәйле түгел, ирекле дип уйлый.

Бер шәхси басма җитәкчесе: «Бездә һәр хезмәтнең хакы бар. «Манчыган» өчен – бер төрле, мактаган өчен икенче төрле бәя. Ә мин нәрсә хисабына яшәргә тиеш соң? Газетаның тиражы белән генә тамак туйдырып булмый», – дип ачыктан-ачык сөйләде. Монысы инде тагын да куркынычрак. Мөмкинлек бирсәң, 1930 еллардагы хәлләр бүген дә кабатланырга, «донослар» нормага әйләнергә мөмкин. Матбугатның вазифасы да – җәмгыятьнең температурасын күрсәтү, ул артып китә икән, аны ничек көйләргә кирәклеген белү.

«Шәхси басмалар кешене үзгәртә»

– Халыкның бүген басма матбугатка ышанычы бармы? Сезнең газета соңгы арада кемнәргә һәм ничек ярдәм итте?
– Мин «Татарстан яшьләре» газетасында эшләгәндә үк, «сез язганнан нәрсә үзгәрә инде» дигән сүзләрне ишетергә туры килә иде. Бүген язып, иртәгә нәрсәнедер үзгәртүдән куркырга кирәк. Кешене эштән алырга яки башка төрле чара күрергә мөмкиннәр. Ә бит шул ук журналист та ялгыша ала. Укучыны үзең белән әкрен генә алып барырга, ышандырырга кирәк. Ул күренми торган эш. Тәрбия сыман. Кеше, баланы күпмедер вакыт күрми торса гына, үскән, үзгәргән икән, ди. Үзгәрешне сизәр өчен күпмедер вакыт күрми торырга кирәк.
90нчы елларны һәм хәзерге чорны чагыштырсак, җәмгыять үзеннән-үзе генә үзгәрдеме әллә? Юк, без үзгәрттек аны. Сөйләп, язып, күрсәтеп үзгәрттек. Халыкка да ләббәйкә дип кенә әйтергә ярамый, кайбер матбугат чаралары «без халыкчан эшләргә һәм язарга тырышабыз» диләр, гафу итегез, халык бит ул эталон түгел.

Шәхси газеталарны чыгарганнарына рәхмәт, алар татар матбугатын яшәтүгә өлеш кертә, әмма ул исемне түбәнсетүдән дә сакланырга кирәк. Кайбер кешеләр, шәхси газеталарны гыйбрәт өчен алдырам, дип тә әйтә. Фәлән кешенең ничек итеп ике хатын белән торуы, читтә чуалып йөрүе кебек темалар – гайбәт газеталарында көнүзәк мәсьәлә. Андый матбугат та кешене үзгәртүгә өлеш кертә. Бер яздың – кеше сискәнеп куйды, ике яздың – оялды, ә өченче тапкыр ул бу күренешне табигый әйбер итеп кабул итә башлый.

Кеше матбугат чарасына кайсы вакытта килеп сыена? Башка җирдән ярдәм ала алмаганда. Берәүнең дә бүген матбугатка начар булып чыгасы килми. Газетаның абруе юк инде, дип күпме генә әйтсәләр дә, берәрсен тәнкыйтьләп язып кара. Икенче көнне үк, ник минем турыда шулай яздыгыз, дип килеп җитәчәк. Проблеманы яки вакыйганы дөньяга чыгардыңмы – ярдәм иттең дигән сүз, аннан соң чара буламы, юкмы – анысы инде икенче нәрсә.
Без тугызынчы тапкыр хәйрия концерты үткәрергә җыенабыз. Җәмгыятебездә язмыш кочагына ташланган, дәваланырга мөмкинлеге дә, бурычка акча алыр кешесе дә булмаган кешеләр җитәрлек, юкса аларны дәвалап та, өмет тә биреп була. Газетада чыккан материалларны карасагыз, «сез миңа канат, яшәргә дәрт бирдегез» дип рәхмәт әйтелгән хатлар күп килә. Игелекле гамәлләр кешене уйларга мәҗбүр итә. Газетада чыккан авыру кешеләргә даими рәвештә акча күчерүчеләр, безнең белән телефоннан элемтәдә торучылар да бар, әмма алар үз исемнәрен атауларын теләми.

– Февраль башында Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында: «Без бүген интернет белән радиодан калышабыз», – дигән идегез. Аның каравы, һәр номерда берничә аналитик материал бастыруыгыз турында әйткән идегез. Бүген, күпчелек матбугат чаралары күңел ачуга йөз тоткан заманда, халыкка андый кимәлдәге иҗат әсәрләре кирәкме соң?
– Кайвакыт җиңеләергә дә кирәктер. Үзебез нинди булсак, безгә килгән хатлар да шундый. Укучылар, безгә ияреп, төрле күренешләргә, дөнья хәлләренә анализ ясый. Алар бит рецепт сорап язмый, сәясәткә, сәясәтчеләргә үз мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Юкса татар гомер-гомергә, бәласеннән баш-аяк дип, рәсми сәясәттән ераграк торырга тырышкан. Ләкин безнең дөньябыз бөтен кешенеке шикелле киң булырга тиеш. Татарның икътисады да, сәясәте дә, журналистикасы да бар.

Шимбә көнне чыга торган «Җиденче каттан караш» сәхифәсендә читтән торып язучы авторларыбыз Наил Шәрифуллин белән Рәшит Фәтхрахманов атна дәвамында булган вакыйгаларга үз карашларын белдерә. Газетагызны шул язмалар өчен генә алдырабыз, дип, күпме кешедән ишеткәнем булды.

Шушы сәхифәгә укучыларны да җәлеп итеп, аларны уйларга һәм фикерләргә өйрәтү юнәлешендә эшлибез. Кеше бит күңел ачу турында гына сөйләшми.

– Сез басма матбугат тиражының кимүен хат ташучыларның көндәлек газетаны атнага бер тапкыр китерүләре белән бәйләп аңлатасыз. Бу төп сәбәпме?
– Юк, моның сәбәпләре күп. Ләкин көндәлек газетаны атнага бер китерү – шуларның иң зур зыян салучысы. Газетабызда көн саен иң актуаль, телгә кергән көнүзәк хәбәрләр биреп барасы килә. Әмма биш көннән соң барып җиткәч, алар кемгә кирәк? «Ватаным»ның теге яки бу районга вакытында барып җитмәве башта берән-сәрән генә булды. Баксаң, аны атнага бер-ике тапкыр җиткерүне хәзер бөтен районнарда да почта хезмәткәрләре шулай булырга тиеш дип кабул итә икән. Аңлыйм, кеше дә почтада түбән хезмәт хакына эшләргә риза түгелдер. Элек 5-7 мең сум ярыйсы гына акча булгандыр. Әмма кеше хәзер чагыштыра, саный, димәк, үз бәясен белә башлады.

1925 елда ук: «Татар дөньясында икенче бер газета яки журнал барлыкка килү белән, тиражлар бүленә башлый», – дип язып калдырган матбугат тарихчысы Сәгыйть Рәмиев. «Татарстан яшьләре»нең элеккеге баш мөхәррире мәрхүм Исмәгыйль Шәрәфиев тә: «Миңназыйм, укучылар артмады да, кимемәде дә», – дия иде. Бүген барлыкка килгән газеталарның тиражын җыеп санасаң, теге вакыттагы өч басманың – «Яшь ленинчы»ның, «Татарстан яшьләре» һәм «Социалистик Татарстан»ның гомуми тиражы килеп чыга. Татар укымый башлады дигән сүз дөрес түгел.

Икенче сәбәп – язылуны һәр республиканың үзендә генә чикләү. «Ватаным Татарстан» яки республикада чыга торган башка матбугатка чит төбәктә ике-өч бәягә язылырга туры килә. Әмма бер киңлектә яшәүче халыкларның хокуклары да бер булырга тиештер бит. Ник, әйтик, Башкортстанда яшәүче кеше Татарстанда чыккан яки үзе теләгән матбугатны бер бәягә алдырырга тиеш түгел?

«Зөлфәт Хәким язмасы биш ай портфелемдә йөрде»

– Газетаның сайтын яңартырга җыенасыз икән. Ул нинди булачак? Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев әлеге дә баягы комитет утырышында: «Социаль челтәрләрдә эш начар алып барыла, материаллар төнлә эленә», – дип тә тәнкыйтьләгән иде сезнең басманы.
– Дөрестән дә, бу юнәлештә эшләп җиткермибез. Без хәзер өйдән торып та эшли алабыз. Ә элек эштәге компьютерларның өйдәгесенә тоташкан булуы турында хыяллана гына идем. Заманында Төркиядәге заманча басмаларның эш алымнары белән танышканда, журналистларның өйләренә эшләрен тәмамламыйча кайтып китүләре турында сөйләгәннәр иде. Өйгә кайткач, алар юынып, ашап алалар да яңадан эшкә тотыналар.
Сайтта видео да, конкурслар да, фикер белдерү, газета чыгаруга үз өлешеңне кертү алымнары да булырга тиеш. Конвертлы хат язу гадәте онытылып бара инде. Олы буын кешеләре бүген дә, теге замандагы шикелле, конвертка салып җибәрә, ләкин андыйлар азайганнан-азая. Сайтыбызга сканвордны элеп кую белән, берничә минуттан дөрес җаваплар килә дә башлый. Димәк, заман белән бергә атларга, хәтта бераз гына булса да, алдарак та барырга кирәк.
Заман һәр көн үзгәрештә бит. Сайт белән шөгыльләнер өчен махсус бүлек тә оештырасы булыр дип торабыз.

– Башка төбәкләрдәге милли матбугат җитәкчеләре белән аралашасызмы? Аларда хәлләр ничегрәк?
– Төрле төбәкләрдә милли матбугатка караш төрлечә. Үз агымына җибәрүчеләр дә бар. Башкортстанда чыга торган газеталарның татарчасын да, русчасын да карап барам. Бездә тәнкыйди материаллар басылгач: «Сезгә шуннан соң берни дә булмыймы?» – дип гаҗәпләнеп сораган чаклары була каләмдәшләребезнең. Барысы да үзеңнән тора. Беркем дә ирекне китереп бирми. Әгәр куркасың икән, димәк, сине куркытып торасы да юк.
«Ватаным Татарстан»да эшли башлаганның икенче елында Зөлфәт Хәким «Ватансызлар вата Ватанымны» дигән бомбага тиң мәкалә язып китерде. Укыганнан соң, миңа да шок булды. Нинди газетада эшләгәнемне дә беләм, аңлыйм. Ләкин Зөлфәт тә бит уйлап чыгарып язмаган – йөрәге әрнегәнгә, дәшми кала алмаганга шулай кыю язган. «Иртәгә чыгарырсың дип өмет итмим, уйла», – диде. Дүртме-бишме ай йөрде ул язма портфелемдә. Алам да укыйм, алам да укыйм шуны.

– Югары даирәдәге берәр кеше белән киңәшләштегезме соң?
– Юк, киңәшләшүгә калгач, булмый инде ул. Беренчедән, син шуны да хәл итә алмагач, ни дип утырасың ул урында. Икенчедән, югарыдагыларның да башы ике түгел, алар белә бит, андый-мондый хәл була калса, журналист киңәшләшкән кешесенә сылтаячак.
Журналист үзе язганына, кабат әйтәм, ышанырга, ә ышанганы күзенә, йөзенә чыгарга тиеш. Зөлфәтнең материалы басылгач, берничә көннән соң Дәүләт Советына бардым. Депутатларның миңа төртеп күрсәткәннәре дә, пышылдашканнары да булды. Рәхмәт Туфан абыйга. «Әнә егет килә. Вәт бу егет», – диде. Нинди мәгънә салып әйткәнен белмим, берни булмагандай, янына килеп сөйләштем. Шуннан соң башкалар да килде: «Язманың кайбер җирләрендә арттырып та җибәргәнсез, кешеләрнең фамилияләрен төртеп күрсәтәсе түгел иде», – диделәр. Язучының үз сүзен кистереп әйтергә тулы хакы бар. Ул бит минем генә яки редакциядә эшләүчеләрнең генә сүзе түгел. Авторның язмасын, бу урында каты бәрелгән, монда кискен әйтелгән, дип кыскартып утырсам, мин редактор түгел, цензор булып чыгам. Ә бит цензура юк бездә бүген.
Журналистика ул – пычак өстеннән йөрү. Ләкин киселмәслегеңне белсәң генә керәсең пычак өстенә. Күңел сиземләве, баш эшләве кирәк моның өчен. Кайбер кешеләр, мөгезсез сыер шикелле, «Менә мин дөресен язам», – ди. Әниеңнең ачуы килгән вакытында, дөресен әйтәм, дип берәр нәрсә әйтеп кара. Кем әйтмешли, кирәгеңне алачаксың. Шул ук фикерне кәефе әйбәт чакта әйтсәң, «Һай, улым, син дә үсеп җиткәнсең икән», – дип, әниең сине санлый башлый.

«Журналистика – акча эшләү урыны түгел»

– Кешеләрне нинди сыйфатларына карап эшкә аласыз? Гомумән, бүгенге татар матбугатына нинди кадрлар җитми?
– Иң элек кешенең күзенә карыйм. Чаткысы булса, димәк, фикере, акылы бар. Студентларга журналистика нигезләрен укытам, потенциалларын күрәм. Ничек кенә матур яңгырамасын, журналистика ул – яшәү рәвеше.
Безнең газетада сыйфатлы язмалар әзерләп, әйбәт эшләгән кешеләр хәйран гына акча ала. Андыйлар мин килгәнче килә, мин киткәч тә, утырып кала эш урынында. Шуннан соң өенә кайткач та шул эшен дәвам итә. Ә кайберсе: «Нәрсә языйм соң», –дип йөри. Андыйларны инде эшкә алмаска тырышам.

Японнар, сигез сәгатьлек эш көне булса да, тәүлегенә 10 сәгать эшли икән. Язылмаган закон буенча, эшкә, формага керер өчен, бер сәгать алдан килеп, бер сәгатькә соңрак китәләр. Журналистика – файда гына бирә торган яки уч тутырып акча эшләү урыны түгел. Ләкин ул канәгатьләнү хисе бирә, аның тәмен журналистлар һәм артистлар гына белә торгандыр.

– Газетаның юбилеен ничек билгеләп үтәргә җыенасыз?
– Юбилей концертын хәйрия максатында үткәрергә тәкъдим иткәч, коллектив хуплады. Билет сатудан кергән акчаны Дөбьяз егетен дәвалауга җибәрергә дип торабыз. Концерт 3 майда Филармония залында була. Хөкүмәт юбилейны үткәрергә биргән акчаны сайт яңартуга да, техниканы алыштыруга да тотмакчы булабыз. 100 ел бик аз гомер ул, аның белән мактанасы юк. Татарның матбугат тарихы бер «Эш» газетасы белән генә бәйле дип әйтү дөреслеккә туры килми. Безнең аңа кадәр үз «Кояш»ыбыз, «Йолдыз»ыбыз, «Вакыт»ыбыз булган. Матбугатның да, кешеләрнең дә тормышы мәгънәле булырга тиеш.

Линар ЗАКИРОВ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X