16+

Төп рольдә табигать

Табигый бәла-казалар соңгы берничә ел буе кешелеккә аз гына да тыныч яшәргә ирек бирми - бер җирдә туктаусыз яңгырларын яудырып, сулар бастыра, икенчесенә күрелмәгән корылык җибәреп, игеннәрне уңдырмый, урман янгыннарының сәбәпчесе була, өченчесенең галәмәт куәт белән җирләрен тетрәтә, дүртенчесен кар-бураннары белән тилмертә… Бер илләр өчен катаклизмнарның билгеле төрләре хас нәрсә...

Табигый бәла-казалар соңгы берничә ел буе кешелеккә аз гына да тыныч яшәргә ирек бирми - бер җирдә туктаусыз яңгырларын яудырып, сулар бастыра, икенчесенә күрелмәгән корылык җибәреп, игеннәрне уңдырмый, урман янгыннарының сәбәпчесе була, өченчесенең галәмәт куәт белән җирләрен тетрәтә, дүртенчесен кар-бураннары белән тилмертә… Бер илләр өчен катаклизмнарның билгеле төрләре хас нәрсә...

Табигый бәла-казалар соңгы берничә ел буе кешелеккә аз гына да тыныч яшәргә ирек бирми - бер җирдә туктаусыз яңгырларын яудырып, сулар бастыра, икенчесенә күрелмәгән корылык җибәреп, игеннәрне уңдырмый, урман янгыннарының сәбәпчесе була, өченчесенең галәмәт куәт белән җирләрен тетрәтә, дүртенчесен кар-бураннары белән тилмертә… Бер илләр өчен катаклизмнарның билгеле төрләре хас нәрсә булса, икенчеләре табигатьнең җимергеч «сюрпризларына» гомер көтмәгәндә дучар була. Бу ни бу? Бөтендөнья җәмгыяте үсеш ягыннан күпме генә алга киткән булмасын, бу хәлләргә бәя биргәндә, әйләнә-тирәнең беренчел ямен тәмам бозып, барлык нәрсәләрне үз ихтыяҗларыбызга яраклаштыру максатында җирне, суны, һаваны пычратып бетерүебез аркасында, табигатьнең бездән үч алуыдыр дигән фараздан кала, моңа башкача төплерәк аңлатма һаман да юк.

Аномаль көз
Бу сүзләрне язар алдыннан, һичшиксез: «Тфү-тфү, күз тимәсен!» - дип әйтеп кую урынлы булыр, хәзергесе вакытта илебездә табигатьнең үз-үзен тотышы, башка илләрне мисалга алганда, чагыштырмача тыныч һәм тотрыклы. Узган елгы аномаль коры җәй, аның артыннан килгән сөяккә үтеп керердәй кышкы салкыннар китергән зыян, уңайсызлыклардан соң, Россия табигате әлегә, Аллага шөкер, азмы-күпме басынкыланды.
Хәзерге көндәге дөньякүләм хәл-әхвәлгә күз салыйк. Ел башыннан бирле, дөнья буенча, кайда йоклаган вулканнарны уятып, кайда җир катламнарын дер калтыратып, кайда тереклекне бер тамчы суга тилмертеп килеп, көзгә чыккач, табигать илләрне күктән иңгән туктаусыз яңгырлары белән интектерергә тотынды. Кайсы илне алма, хәзер барысында да диярлек чиләкләп койган яңгырлар, ярларыннан чыккан елгалар, су астында калган шәһәрләр.
Туктаусыз яуган мәрхәмәтсез яңгырлар иң элек октябрь башыннан Үзәк Африка илләренә һөҗүм итә башлады. Гватемала, Сальвадор, Никарагуа кебек илләр су басу корбаннарына әйләнеп, дәүләтләрендә гадәттән тыш хәл игълан итәргә, кешеләрне куркынычсыз җирләргә төбәге-төбәге белән күчендерергә мәҗбүр булдылар. Октябрь ахырында табигать көчле яңгырлары белән Таиландка ябырылып, анда инде 50 елдан артык күзәтелмәгән масштабта су басулар барлыкка китерде. Илнең 76 провинциясенең 26сын, башкаласы Бангкокның биштән бер өлешен су астында калдырды. Хәзерге вакытта рәхимсез яңгырлар Европага табарак күченеп, Италия белән Францияне азаплап маташа. Су басулар үзләреннән соң ишелгән-җимерелгән биналар, яшәү өчен яраксызга әверелгән йортлар, урамнарда аунап яткан машина «скелетлары», ләм катламы астында «сыкрап яткан» уңдырышсызга әйләнгән җирләр калдыра, тиз арада гына башкарып чыга алмаслык эш-мәшәкать тудыра. Кеше корбаннары, аларның саны турында телгә аласы да килми.
Әйтерсең лә табигать, алгарыш артыннан куу барышында, үз байлыкларына катлам-катлам булып ягылган цивилизация пычрагын, шакшысын юып төшерергә, чистарынырга, сафланырга тырыша.
Уйлап карасаң, табигать нәкъ тә менә киң үсеш алган, һәр яктан алга киткән илләргә «ау башлаган» кебек килеп чыга да. Ник дигәндә, ул бит үсеш артыннан кумаган, үзе белән гармониядә яшәгән җәмгыятьләргә бер дә кагылмый. Мисал өчен, Табигать-ана белән дус-тату гына, аның биргән байлыкларына риза булып, артыгына кызыкмыйча яшәүче кабилә-халыклар табигый бәла-казаларның нәрсә икәнен дә белмичә көн күрә. Беренчел гыйффәтлеген тулысынча тар-мар итеп, үзен бөтенләе белән үз ихтыяҗларына туры китереп үзгәртеп бетергән иң алдынгы илләрнең берсе Япониягә табигать ел башында ничек җавап кайтарды, хәтерлисездер? Хәзер дә ул көчле яңгырларын ишеп яудыру юлы белән, үзенең сафлыгын мыскыллап, мәсхәрәләп бетереп маташкан башка илләрнең дә сабагын укыта сыман. Моңа башкача аңлатма да юк, аны эзләп яту да мәгънәсезлек, минемчә.

Кышка керәбез
Кышка кергәч, табигатьнең үчләрен кайсы якларга юнәлдерәсе билгесез, әмма бер илгә дә артык тыныч булырга ярамый. Әнә ул хәзердән үк инде моңарчы чын кышның нәрсә икәнен дә белмәгән АКШ илләренә салкыннары, карлары белән һөҗүм итә башлады. Биеклеге урыны-урыны белән 80 сантиметрга кадәр җиткән кар катламы күп штатларны утсыз калдырган, урамнарны томалаган, бу аномальлекнең корбаннары да инде дистәдән артык. Шуңа күрә һәр нәрсәгә әзер булып, табигатьне бераз булса да «авызлыклавын» сорап, Аллаһы Тәгаләдән генә ялварып торасы кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading