Шәһри Казан

Их, шул йомры башлы бәрәңге!..

Мин иртән балконнан черт-черт төкереп тәмәке көйрәтеп торганда, күршем машина белән кайтып туктады. Ду килеп болар машинага әйбер төйиләр, сары пластик саплы көрәкләр, елтыр итекләр, кәстрүл белән шашлык та кереп кунаклады, әһә, минәйтәм, бәрәңгегә китте болар. Сентябрь керер-кермәс борын, кем бәрәңге алып ята инде дип уйланып кереп кенә бара идем,...

Реклама


Бала вакытта комнан боткалар «пешереп» сез дә өй-өй уйнагансыздыр, шәһәр халкының да өч-дүрт сутыйлы бакчасында мәш килүе әлеге уенны хәтерләтә миңа. Шул бакчасында мәш килеп, арып-талып кайта бит әле ул, берничә көнгә махмыры сузыла, аның каравы - кыш буе «үзләренең урожае»! Безнең авылдагы бәрәңге дәрьясын күрсәтсәң боларга, нашатырь спиртын алдан ук хәстәрләп куясы булыр, мөгаен, һушлары китеп егылулары бар. Ялгыз гомер кичерүче карт-карчыклар да гомер бакый өч-дүрт кенә сутый бәрәңге утыртмады, «кеше нәрсә әйтер», «адәмнән яхшы түгел», «бәрәңге - икенче икмәк, ул безне ачлыктан коткарып калды!» - менә шулар халыкның канына сеңгән. Өч-дүрт сутыйны авыл халкы үткәндә-сүткәндә дә алып бетерә аны, башка эшен эшләгәндә, ял иткән арада.

Авылга кергәндә, бәрәңге бакчаларына күз салып үтәм - тулысынча бәрәңге утыртучы юк диярлек. Кайсысы - яртылаш, кайсысы аннан да күбрәгендә печән үстерә. Күбрәк бәрәңгелесе очрый икән, димәк, боларның әле бала-чагалары бар, йә теге шәһәрдә «өй-өй» уйнамый торганнарга китә. «Печән үстереп ни файда, ашатырга малы юк бит аның», - диючеләр дә бар, алар да хаклы. Әле 10-15 еллар элек кенә авылда биш-алты көтү, һәркайсында йөзәр баш терлек исәпләнә иде. Ә хәзер көтү берәү генә, ике дистә мал йөри, ахры. Авылда мал-туар, кош-корт санын киметмәс өчен, дәүләт тә кайгыртучанлык күрсәтә үзе, баш санына карап, аерым түләүләр бар. Каз-үрдәкне бик күпләп асраучылар бар, бәрәңгенең файдасы юк түгел инде үзе, шулар булса да ашый. Мин бала вакытта ике төр бәрәңгене генә белә идем: кызыл да сары. Ә хәзер нинди генә сортлар юк! Тирән күзлесе, чуар төслесе, ярмалы кызылы, пешергәндә вакытында алып өлгермәсәң, таралып китә торганы, иртә өлгерә торганы... Менә шул кырырга җайсыз булган тирән күзлесен июльдә үк ашый башлый халык. Яңа бәрәңге булганда, базда үреп яткан искесен кем ашасын инде - 30-40 чиләкне кош-корт ашый, әрәмгә китми дип, үз-үзеңне юатырга була. Һәр буразнадан ике чиләк бәрәңге чыкса да, егермеләп буразна артык дигән сүз, базга салып үрдерү өчен юкка түгелгән хезмәт. Акыллы күренергә тырышып шулай сүз башлыйсың да, «Елы ничек килә бит, Аллаһы Тәгаләнекен белеп булмый, бирәм дисә - бирә, бирмәсә - юк», - дигән җавап ишетелгәч, дәшмисең инде.

Берникадәр вакыт хәрбиләр белән эшләргә туры килгән иде. Идарә башлыгы - подполковник, бәрәңге сатасызмы, 48 чиләк бәрәңге кирәк, ди. «Ни өчен 48 генә, нигә 50 түгел?» - дим. «Берәр атна минем әниләр белән тещада кунак булабыз, 1,5-2 атна - ял йортында, бер елда 52 атна, шулай итеп, 48 кала. Атнага бер чиләк бәрәңге ашыйбыз». Башы безнең ярмалы кызыл бәрәңге кебек түгәрәк моның, юкка гына 37 яшендә подполковник дәрәҗәсенә үрмәләмәгән инде бу. Ә син бәрәңгене утырт, бер-ике тапкыр чүбен ута, төбен өй, агуын сиптер, сабагын чап, казып ал, базга сал, баздан ал, базның суын түгеп тор, бакчасына тиресен керт... Шуларның эреләрен генә сайлап, подполковник авызына илтеп тык... Кемнең отышы күбрәк?

«Ну, кояш, паюын да паерсың, мин генә пулмам», - дигән ди бер чуваш, кояш астында махмырдан әлсерәп ятканда. Яңгыр явам-явам дип торган елак көн иде, тиз эшләтте үзе. Теге чувашка ияреп, «Ну, яңгыр, явуын да яварсың, мин генә булмам инде...» - дип тә карадым... Күрше авыл чувашлары гомер-гомергә иртәрәк төшә иде бәрәңгегә, аларга карап, безнекеләр тотына. Соңгы елларда без аларны уздырып җибәрдек бугай, әллә теге тирән күзле иртә өлгерә торган бәрәңге аларда юкмы икән? Чуваш - бик тырыш халык, бәлки файда китерә торган башка төрле яшелчә үстерәләрдер, кем белгән.

Без яшүсмер вакытта авылга шабашкага килгән әрмән, грузин, осетиннар егерме бишәр сутыйда бәрәңге үстергәннәрен күреп шаккаталар иде. «Бигрәк дөрес файдаланмыйсыз, бездә шуның хәтле җир булсамы!» - дигәннәре хәтердә. Стартаплар арасында бәрәңге үстерүне эзләп таптым. Гектарлап утыртсаң, базарда сатсаң йә булмаса кибетләргә таратсаң, ике-өч сезонда үзен аклый ди. Бу өлкәдә монополист булып китүең бик шикле, ә тишек-тошыкны ямарга җитә ди үзе: 65 процент чамасы файда китерергә мөмкин.

Бәрәңге җирендә әллә нинди уйлар килә башка. Уй-фикерләрен туплый алмый интеккәннәр өчен бик яхшы шөгыль бу. Күршемне кызганып та куйдым әле, өч сутый җирендә казынып, фикерләрен дә туплап бетерә алмый инде, бичара. Артык күп уйлауның да файдасы юктыр, якын арада күренми торсам, буразнага катышлы уйлардан, безнең як мишәрләре әйтмешли, «безпамыть» егылып яткан чагым булыр минем...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    332
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    456
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    825
    0
    2