16+

Бер тустаган куас яки «абсолют нуль»дән яңадан баш тартачакбызмы?

Эх, җәйге челләдә зур-зур йотымнар белән берәр тустаган салкын куас эчеп җибәрсәң, тәнгә генә түгел, җанга да ничек рәхәт булып китә. Хәзер урамда кыш булганга, организм андый күңелне җилкендергеч процедурага мохтаҗ түгел, әлбәттә. Әмма соңгы җәйләрнең кызулыгын, рәхимсез корылыгын искә төшерсәң, шул салкын, җәлеп итеп торучы, ихтыяр көчен «кытыклаучы» бер...

Бер тустаган куас яки «абсолют нуль»дән яңадан баш тартачакбызмы?

Эх, җәйге челләдә зур-зур йотымнар белән берәр тустаган салкын куас эчеп җибәрсәң, тәнгә генә түгел, җанга да ничек рәхәт булып китә. Хәзер урамда кыш булганга, организм андый күңелне җилкендергеч процедурага мохтаҗ түгел, әлбәттә. Әмма соңгы җәйләрнең кызулыгын, рәхимсез корылыгын искә төшерсәң, шул салкын, җәлеп итеп торучы, ихтыяр көчен «кытыклаучы» бер...

Әмма күпчелегебез соңгы, аеруча да кызу җәйләрдә ул ләззәтне кичерүдән ерак торырга мәҗбүр булдылар. Күпчелегебез дигәнем - машина сөючеләребез. 2007 елларда руль артында килеш куас эчә алу гадәти нәрсә иде әле, әмма 2010 елда канун кырысланып, бу гадәткә зур нокта куелды. Ягъни 2007 елга кадәр машина йөртүченең канында алкоголь микъдары 0,3 промиллега кадәр рөхсәт ителсә, 2010 елдан ул күрсәткечне нульгә кадәр төшерделәр. Ә куас канга азмы-күпме булса да «градус» җибәрә, шуңа күрә куаска аеруча хирыслар да, йөртү таныклыкларыннан ике елга колак кагу куркынычы астында, ул теләк-бәйлелекләреннән баш тартуны кулайрак күрделәр.

Нәрсә ашаганыңны беләсеңме?
Ул канун гамәлгә кертелү машина сөючеләр тарафыннан зур хаксызлык буларак кабул ителеп, 2010 елда аның турында сөйләшүләр-бәхәсләшүләр күп булды инде. Ярый, куасы бер читтә торсын, аның кайбер зарарсыз төсле тоелган азык-төлек һәм эчемлекләре дә, башка нәрсәләр дә организмга нәкъ шулай ук хәтәр тәэсир итәләр икән бит.
Бу исемлекне, әлбәттә, дарулар ачып җибәрә. Кан басымын көйләүче, авыртуны басучы йөрәк даруларын еш кулланырга мәҗбүрләрне махсус тикшерүләр алкоголиклар һәм наркоманнарга да тиңләп куя икән. Ә шул халәттә руль артына утыру, һичшиксез, таныклыксыз калу дигәнне аңлата.
Интернетта берәү яза: «Эш арасында кара икмәкле бутерброд һәм кефир белән тамак ялгап алган идем, кайтып барганда, юл инспекциясе хезмәте туктатты. Алкотестер кечкенә генә сан күрсәтте, шулай да таныклыгымнан ике елга колак кактым. Каһәр суккан 0,3 промиллены бетергәннәргә ләгънәтләрем барып ирешсен иде!»
Шулай шул, «абсолют нуль» кануны кабул ителгәннән соң, машина сөючеләр үзләренең туклану рационын зур саклык белән генә төзергә мәҗбүрләр. Эчемлекләрдән канны «исертүчеләр» рәтенә, куастан тыш, алкогольсез сыра, кымыз, яңа ук булмаган кефир, суыткычта савыты ачылган хәлдә озаграк сакланган төрле җиләк-җимеш соклары керә. Ашамлыклардан бу исемлекне кара икмәк, апельсиннар, өлгеребрәк киткән бананнар тулыландыра. Бу күрсәткечләр тәмлетамакларны да читләтеп узмый: күп күләмдә ашалган шоколадлы конфетлар, кайбер суыра торган конфетлар дә шундый ук нәтиҗә бирә. Әле кайбер конфетларның коньяк, ликер кебек исерткеч эчемлекләр кушып җитештерелгәнен дә онытырга ярамый. Беренче карашка бик «дустанә» тоелган бу азык-төлек продуктлары канга 0,1дән алып 0,5кә кадәр промилле күләмендә алкоголь җибәрергә мөмкин икән. Дөрес, аларның хәтәр тәэсире 15-20 минут эчендә җилләп бетәргә тиеш, әмма шул вакыт эчендә аклы-каралы таяк болгавы астына эләксәң, башың бетте дип сана.

Сәбәпләре байтак
Машина сөючеләрнең теләкләрен дә исәпкә алып, азык-төлекнең исерткеч үзлегенә бәйле буталчыклыкларны да бетерү максатында, хәзер «абсолют нуль» канунын бетерү буенча сөйләшүләр алып барыла башлады. Моңа белгечләр үткәргән кайбер тикшеренү нәтиҗәләре дә этәргеч биргәндер: кешенең организмында барган кайбер химик реакцияләр дә алкоголь эшләп чыгара икән. Аннары шунысы да бар ди: кеше исерткеч эчемлекләр турында күп уйласа гына да, бу да канда промиллеларның күләмен 0,1-0,2гә кадәр арттырырга сәләтле икән.
Сүз уңаеннан, «абсолют нуль», Россиядән тыш, Венгрия, Румыния, Төркия, Чехия һәм Эстония кебек илләрдә канун тарафыннан билгеләнгән. Ә Австрия, Франция, Испания, Бельгия, Швейцария һәм Европаның күпчелек башка илләрендә кандагы промиллеларның микъдары 0,5кә кадәр рөхсәт ителә. Шуңа күрә хәзерге сөйләшүләр алып барылуның сәбәбе, бәлки, әлеге дә баягы Европа артыннан куудадыр дигән фикерне дә инкарь итеп булмый.
Сәбәпләрнең кайсысы хәлиткеч роль уйнагандыр, шунысы хак - бу хәбәр тормышларын машинадан башка күз алдына китермәүчеләрне бик куандырган булырга тиеш.

Кертәләр, бетерәләр, кертәләр, бетерәләр…
2006 елга безнең илдә руль артында утыручының «салмышлык» халәте күптөрле күрсәткечләр буенча билгеләнә, алкотестерның «карары» да, кешенең йөрешенең характеры да, реакциясенең тизлеге дә, тән төсе дә һ.б. исәпкә алына иде. Әмма 2006 елда канун кырысланды: бернинди клиник билгеләргә игътибар итмичә, өргән һавасында прибор юк кына микъдарда булса да алкоголь сизеп алган очракта да, машина йөртүчене исерек дип танырга мөмкин була башлады. 2007 елда исә рөхсәт ителгән 0,3 промилле канунын кабул иттеләр. Әмма 2010 елда бу өстенлек бетерелеп, яңадан «абсолют нуль»гә кире әйләнеп кайттык. Хәзер исә янәдән аның кирәге булу-булмау турында тирәнтен уйланулар бара.
Машина сөючеләрне әйтәсе дә юк, күпчелек белгечләребез дә, юристлар да 0,3 промиллены булса да кире кайтару яклы. Аның белән беррәттән, алар машина йөртүченең хәлен клиник билгеләр буенча тикшерүне дә яңадан гамәлгә кертү кирәк дип саныйлар. Организмга төрле азык-төлек продуктларының, даруларның «исерткеч» тәэсиреннән тыш, кандагы алкоголь микъдарын арттырып күрсәтергә ихтимал кайбер тышкы факторлар да бар икән. Болар - машина салонында артык эссе яки салкын булу, тәмәке исе, алкотестерның төзексез булу ихтималлыгы. Күпчелек алкотестерлар үзләре дә 0,1-0,15 промиллега «гөнаһлы» булырга мөмкин икән бит әле! Бу аларның белешмә кәгазьләрендә күрсәтелергә тиеш. Шуңа күрә машина йөртү таныклыгын алу карарын ул җансыз приборның гына хәл итүе бер дә дөрес түгел.
Күргәнебезчә, күпчелек күрсәткечләр «абсолют нуль»гә каршы. Димәк, иртәме-соңмы канда күпмедер дәрәҗәдә рөхсәт ителгән промиллелар канунын яңадан гамәлгә кертәчәкләр. Тик бу руль артына салмыш баштан яки ачы махмырдан утырырга мөмкин булачак дигәнне аңлатмый. Ә менә теге кайчаннан бирле күңелне ымсындырып торган бер тустаган куасны рәхәтләнеп, курыкмыйча эчеп куярга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading