16+

16 яшьтә беренче адым...

Тәкъдир… Күпме мәгънә салынган бу сүзгә. Тәкъдир көтмәгәндә-уйламаганда аяк чала, бәхетлене бер мизгел эчендә бәхетсез итә, кинәттән тормышыңны җимереп ташлый… Ләкин шул ук вакытта тәкъдирнең уңай сюрпризлары да җитәрлек: мисал өчен, соңгы стадияле яман шештән интегүче терелә, бала табарга өмете өзелгән хатын-кыз балага уза, акчага тилмергән бәндә лотереяда зур суммада...

Тәкъдир… Күпме мәгънә салынган бу сүзгә. Тәкъдир көтмәгәндә-уйламаганда аяк чала, бәхетлене бер мизгел эчендә бәхетсез итә, кинәттән тормышыңны җимереп ташлый… Ләкин шул ук вакытта тәкъдирнең уңай сюрпризлары да җитәрлек: мисал өчен, соңгы стадияле яман шештән интегүче терелә, бала табарга өмете өзелгән хатын-кыз балага уза, акчага тилмергән бәндә лотереяда зур суммада...

Саша Шульчевка исә боларның икесен дә үз башыннан кичерергә туры килгән. Тәкъдиренең бик көйсез вакытына эләккән булса кирәк, Саша ике аяксыз булып дөньяга килә. Малайның «өлешенә тигән көмеш» аның белән генә тәмамланмый: тугач ук, 9 ай буе йөрәк астында йөрткән анасы да аннан баш тарта. Башта Саша балалар йортында тәрбияләнсә, бераз үсә төшкәч, үзе кебек балалар өчен махсус интернатка озатыла.
Вакыт уза торгач, тәкъдир малайга карата бераз йомшармаса, бәлки, Саша беркемгә кирәкмәс булып үсеп җитеп, картлар йортына яшәргә күчеп, кимчелеге аркасында, кыенлыклар белән тулы гомер кичергән булыр иде. Күрәсең, тәкъдир, моны җитәрлек җәфаладым инде, дип, ачуын рәхимлелеккә үзгәртергә карар кылгандыр. Бу үзен сиздертә дә: малай башкалар арасыннан аерылып торган булып үсә, үзенең мөлаемлыгы, тормышны сөюе, таланты белән теләсә кемне үзенә чын мәгънәсендә гашыйк итәргә сәләтле була.
Бервакыт Саша тәрбияләнүче балалар йортына хәйрия фонды директоры Наталья Шагинян-Ниидам килә. Башта 12 яшьлек Саша бер дә таныш булмаган хатынга үзе иҗат иткән шигырен укып күрсәтә, аннары олыларча зур кызыксыну белән: «Москва слезам не верит» киносын кем төшергән?» - дигән көтелмәгән сорау бирә. Малайның бер үк вакытта самими дә, җитди дә карашы белән очрашкач, Шагинян ул күзләрдән бүтән аерыла алмаячагын, аңа, һичшиксез, ярдәм күрсәтергә, аны бәхетле итәргә тиешлеген аңлап ала.
Саша бары тик бер әйбер - аяклары үсү турында хыяллана. Аның хыялын чынга ашырыр өчен, Наталья ханым бөтен дөньяның астын-өскә китерә: кайсы хастаханәләргә генә мөрәҗәгать итми, нинди табиблар белән генә аралашмый. Нәтиҗәдә бер Америка клиникасы Сашага операция ясарга алынырга ризалыгын белдерә. Шулчактан алып, малайның тормышында могҗизалар башлана да. Шагинян, туган-тумачаларыннан, дусларыннан, чит кешеләрдән акча җыеп, үзендәгесен дә кырып-себереп, операция өчен җитәрлек сумманы туплап, инде 16 яшен тутырган Сашаны Техас штатына озата. Малайны, тернәкләнү чорына гына, дип, шундагы бер гаилә үз йортларында яшәтеп торырга ризалаша.
Ул чакта Майк белән Хелен уллыкка алу турындагы уйны башларына да китерә алмыйлар, аларның яңа гына дөньяга килгән уллары Марк белән дә мәшәкатьләр җитәрлек була. Тик Хелен Саша белән озаклап урамда йөрергә, сөйләшеп утырырга ияләшеп китә, операциядән соң, Саша беренче адымнарын ясарга һәм имгәнмәслек итеп егылырга өйрәнгәндә, аңа гел Майк ярдәм итә, таяныч була. Нәтиҗәдә Майк белән Хелен Сашага беркайчан да «Сау бул!» дип әйтә алмаячакларын аңлап алалар. «Алар миңа менә мондый сорау бирделәр: син Маркның абыйсы булырга ризамы? Мин, озаклап уйлап тормыйча, уңай җавабымны әйттем», - дип искә ала Саша.
Техас гаиләсенә рус малаен уллыкка алуга документларны җыю гына бераз кыенлыклар тудыра. Өстәвенә улы хәзер сау-сәламәт икәнен ишетеп алган Сашаның үз әнисе дә пәйда булып, малайга хокукларын белдерә башлый. Суд булырга өч көн кала гына, Саша белән барысын да уртага салып сөйләшкәннән соң, хатын чигенә һәм улының язмышыннан мәңгегә юкка чыга.
Саша 16 яшендә беренче тапкыр «әти» һәм «әни» сүзләрен әйтергә өйрәнә, ул үзенең аңында әлеге яңа төшенчәләр барлыкка килүенә бик шатлана. Майк белән Хелен Сашага аңа моңа кадәр кирәге булмаган кием-салым - беренче чалбарларын, оекбашларын, аяк киемнәрен сатып алалар.
Сашаны самолетка утыртып, Америкага операциягә озатканда, Наталья Шагинян-Ниидам малайдан беренче биюен аңа бүләк итәчәге турында сүз алган була. Ул чакта Саша аякка басачагына барыбер чынлап торып ышанып бетми, шуңа күрә: «Карарбыз», - дип кенә җавап бирә. Йөри башлап, Россиягә туган интернаты, дуслары белән хушлашырга кайткач, Сашага вәгъдәсен үтәргә туры килә. Тәкъдир аның тормышын бәхетле итәр өчен гомер сукмагына юллаган, малайны могҗизага ышанырга өйрәткән, аны аяклы итү өчен биниһая көчен куйган Наталья ханым белән Саша әле ныгып ук бетмәгән, тыңлаусызрак аякларында беренче биюен бии. Саша аңа мәңге рәхмәтле. Әйтергә кирәк, Шагинянның тырышлыгы белән Сашаның сикәлтәле тормыш юлын сурәтләгән «На своих двоих» дип аталган документаль фильм да төшерелгән. Быелның май аенда премьерасы булган ул фильмны балалар йортларында тәрбияләнүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ачык үрнәк буларак күрсәтәләр.
Хәзер, 16 яшенә кадәр Саша Шульчев исеме йөртеп, Америкага киткәч, Александр Диджеймэс булган егет колледж тәмамлап килә. Укуда да зур күрсәткечләргә ирешкән Александр Американың дәрәҗәле алты югары уку йортыннан белем алуын дәвам иттерергә чакыру хатлары алган. Әлегә егет сайлау алдында. Ул чиксез бәхетле һәм тәкъдиреннән бик канәгать.
Тәкъдир безне газаплар белән дә сыный, шатлык-куанычлар аша да үткәрә, утка да сала, күккә дә чөя, хәсрәтен дә, бәхетен дә үзебез лаек дәрәҗәдә генә бирә. Иң мөһиме - ничек кенә авыр булмасын, өметне беркайчан да өзмәскә, якты, бәхетле киләчәккә ышанырга, аңа омтылырга, аны төзүдә булдырганча үзеңә дә тырышырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading