16+

Һәр өйдә – КҮРӘЗӘЧЕ...

Күп белергә телибез дә инде... Кызыклы китап, гәҗит алып укырга яратмасак та, телевизордагы шоу-программаларның берсен дә калдырмыйбыз. Яңалык җыю белән бергә, башыбызга кирәкмәгән мәгълүмат та «ага». Бу «эштә» ярдәмне интернет-телевизор да мулдан күрсәтә бит.

Һәр өйдә – КҮРӘЗӘЧЕ...

Күп белергә телибез дә инде... Кызыклы китап, гәҗит алып укырга яратмасак та, телевизордагы шоу-программаларның берсен дә калдырмыйбыз. Яңалык җыю белән бергә, башыбызга кирәкмәгән мәгълүмат та «ага». Бу «эштә» ярдәмне интернет-телевизор да мулдан күрсәтә бит.

Динсез, имансыз халык шуны карап рәхәтләнде, күңеленә «ямь» тапты. Әти-әниләре янына сыенып, каникулдагы балалар да ышанып-бирелеп карады бу тапшыруны. Ел буе карап «туганнар»га әйләнгән багучыларыбыз, янәдән өебез түрендә утырган телевизор экраннарыннан үзләренең «тылсым»нарын күрсәтә бит! Экстрасенсларның да ниндие бит әле, иң-иңнәре генә сайлап алынган: кайсы карга, кайсы кәҗә тәпие тотып килгән. «Ах» итеп карап утырасың инде. Ничек дөрес әйтәләр икән болар дип, баш артын кашып утыручылар рәхәтләнеп йөгерерләр иде яннарына. Кайсыбызның гына үлгән әби-бабайларыбыз белән очрашып, теге дөнья хәлләре турында беләсе килми соң?! Әйе, «шәп» реклама бара бу каналдан.

Хәер, төрле ырымнарга, йолдызнамәләргә ышану, багучылык бүгенге көндә болай да модада. Үткәнне-киләчәкне әйтеп бирүчеләрнең бизнесы үскәннән-үсә бара. Шарлатаннарның кесәләре калыная барган саен, гөнаһ тавы ишәя генә. Чөнки Коръән-Кәрим сихер гыйлемен шайтан тәгълиматы, дип аңлата. Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсендә: «...Ул сихерчеләрнең үзләрен сихергә сатулары - нинди ялган эш, әгәр шуны белсәләр», - дип әйтә.

Пәйгамбәребезнең хәдисендә дә: «Әгәр бер кеше йолдыз гыйлемен өйрәнсә, димәк, бу кеше сихердән бер өлеш алган булыр, әгәр күбрәк өйрәнсә, сихердән янә күбрәк өлеш алган булыр», - диелә.

Иманыбызның ныклыгы шуның кадәр генәдер инде. Без, үзебез дә сизмәстән, яңадан-яңа юк-бар ырымнар уйлап чыгара башладык. Беркөнне әни бик матур үрмә гөл алып кайтты. Күрше апа: «Ирләрне өйдән биздерә бу гөл», - дип чыгарып атарга җыенган икән аны. «Минем чыгып китәсе ирем юк», - дип, әни сөенә-сөенә өйдә «үрмәләтте» мескен гөлне. Эх, шундый гөлләрне чыгарып атып кына ирләр өйдә утырса, ишек өсләренә ат дагаларын беркетеп кенә бәхет ишелеп төшсә иде дә бит ул!

Үткәннәргә күз салсак, сихерчеләрне яндырганнар, хөкем иткәннәр. Ә безнең заманда бу шөгыль һаман да колач җәя, чәчәк ата. Иң аянычы шул, моңа беркемнең дә исе китми: югарыдагылар да, матбугат та, дин кешеләре дә битарафлык күрсәтә. Дөрес, 80 нче еллар азагында телевидениегә үтеп кергән Кашпировский, Чумакларны тыйдылар тыюын. Тик чабылган билчән тармакланып чыккан кебек, аларга алмашка йөзләгән яңа маглар үсеп чыкты. Бернинди рухи азык бирмәгән мондый тапшырулар махсус эшләнә, халыкны адаштыра, Аллаһтан һаман саен ерагайта бара. Гөнаһ таратучы бу тапшыруларны карап вакытыбызны сарыф итеп утырганчы, әлеге вакытны һич югы берәр дини китапка багышласак, ике куянның койрыгын бергә тотар идек: дингә - вакыт, җанга - рухи азык.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading