16+

Башкортстан халкы Гает көнне ял итәрме?

Моннан берничә ел элек, студент чакта, Башкортстанга кунакка барып кайткач, еш кына интернетта башкорт чатларына керә башладым. Ни дисәң дә, Уфадан бүләк итеп җибәрелгән газета-журналларны укып, азмы-күпме башкортча өйрәнелде. Күнекмәләремне ныгытып, ягъни башкортча язышып, интернетта кардәшләребез белән аралашып утырганда бер-беребезне Ураза гаете белән котлаштык. Виртуаль дустым миннән бүген ничек бәйрәм...

Моннан берничә ел элек, студент чакта, Башкортстанга кунакка барып кайткач, еш кына интернетта башкорт чатларына керә башладым. Ни дисәң дә, Уфадан бүләк итеп җибәрелгән газета-журналларны укып, азмы-күпме башкортча өйрәнелде. Күнекмәләремне ныгытып, ягъни башкортча язышып, интернетта кардәшләребез белән аралашып утырганда бер-беребезне Ураза гаете белән котлаштык. Виртуаль дустым миннән бүген ничек бәйрәм...

Моннан берничә ел элек, студент чакта, Башкортстанга кунакка барып кайткач, еш кына интернетта башкорт чатларына керә башладым. Ни дисәң дә, Уфадан бүләк итеп җибәрелгән газета-журналларны укып, азмы-күпме башкортча өйрәнелде. Күнекмәләремне ныгытып, ягъни башкортча язышып, интернетта кардәшләребез белән аралашып утырганда бер-беребезне Ураза гаете белән котлаштык. Виртуаль дустым миннән бүген ничек бәйрәм итүем турында кызыксынды. Мин инде гадәттәгечә университетка баруымны әйттем. Ул башта сәерсенде.
Ирексездән сорап куйдым:
- Сездә Ураза гаете дә ял көнеме әллә?
- Эйе. Без бит хак мосолмандар.
Алар өчен сөендем, үзебез өчен көендем ул чакта. Ниһаять, быел без дә беренче тапкыр Ураза гаетен бәйрәм иттек. Моңа шатланып өлгермәдек, РФ Югары суды Башкортстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен билгеләп үтүне тыйган дигән имеш-мимеш килеп иреште. Бу билгеләмәнең рәсми текстын таба алмасак та, интернеттан алынган мәгълүматлар буенча, Башкортстан депутатлары РФ Хезмәт кодексын (ХК) дөрес аңламый икән. РФ Югары суды фикеренчә, ХКда тарихи, милли һәм башка гореф-гадәтләр буенча ял көннәре кую каралмаган, имеш. Моны бары тик Федераль дәрәҗәдә генә куеп була, диләр. Башкортстан Дәүләт Корылтае матбугат үзәге җитәкчесе Илгиз Абдуллин әйтүенчә, аларга әлеге билгеләмә рәсми рәвештә килеп җитмәгән. Үзләре дә бу хакта интернеттан карап кына белгәннәр икән.
Ә барысы да юктан гына башланып киткән. Сергей Дулов исемле бер бәндә, «Башкортстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр, профессиональ бәйрәмнәр һәм башка әһәмияткә ия булган даталар турында»гы Башкортстан канунының Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен бәйрәм (ял) көне итү турындагы өлешен («О праздничных и памятных днях, профессиональных праздниках и иных знаменательных датах в Республике Башкортостан» в части установления нерабочими праздничными днями Уразы и Курбан-байрама.) гамәлдән чыгаруны таләп итеп, гариза биргән булган. Бу гаризаны Башкортстан Югары суды кире каккан. Әмма үзен атеист дип санаучы кеше моның белән генә тукталып калмаган, РФ Югары судына барып җиткән. С.Дулов фикеренчә, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә ял итү аның хезмәт итү хокукын боза, башка диндәгеләрне кимсетә, шулай ук әхлакый зыян сала, имеш.
Башкортстан хакимияте исә, үз чиратында, бернигә дә карамастан, киләсе елга Ураза һәм Корбан гаетләрен ял көне итеп билгеләп куеп өлгергән, ә быел 6 ноябрьдә булачак Корбан гаетен бәйрәм итәрләрме, юкмы - әлегә билгеле түгел.
Минемчә, монда бераз гына ялгыш киткән. РФ Конституциясенең 72 нче маддәсенең к) пунктында билгеләнгәнчә, Хезмәт хокукы мәсьәләләре РФ һәм аның субъектларының уртак карамагында. Ягъни бу өлкәдә субъектлар үзләреннән өстәргә хокуклы. Югары Суд карарын һич югы Конституцион суд конституцион түгел дип табар дигән уй бар. Әлегә берни дә аңлашылып җитми. Ни булып бетәр? Аллага тапшырдык. Күршеләрдә шулай икән дип кенә кул кушырып утыру ярамас. Бүген - аларда, иртәгә - бездә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading