Шәһри Казан

Новости за 30 ноября

  • 30 ноября 2017 в 16:33
    Ришат Төхвәтуллин: «Балаларымны тәрбиялисем, яраткан башка бер эш белән шөгыльләнәсем килә»
    Татар җыр сәнгатенең иң популяр җырчыларыннан берсе булган Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНны Казанда тоту бик авыр. Интервью алу икеләтә катлаулы, чөнки һәр сәгате, һәр минуты алдан язылган. Бу юлы әңгәмә алыр өчен очрашу көнен билгеләгәнче дә ике ай вакыт узып киткән икән. Һәм, ниһаять, җырчы Санкт-Петербургтагы гастрольләрен тәмамлап, туган якларына кайткач, аның белән очрашып сөйләшергә насыйп булды.
  • 30 ноября 2017 в 16:13
    Рәхәтен күрегез: Әгерҗедә яңа спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды
    Әгерҗедә яңа спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Аның ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Республика программасы буенча сафка баскан “Олимп” комплексы үз эченә ике бассейн, волейбол, баскетбол мини футбол уйнар өчен спорт залын, бию һәм аэробика, тренажер, көрәш залларын сыйдырган.
  • 30 ноября 2017 в 16:13
    Бәла ялгыз йөрми: янгыннан зыян күргән инвалид егеткә ярдәм кирәк
    Казанның Кече Клыки бистәсендә яшәүче I группа инвалид егет Антон КАЙНОВ бәлагә тарыган. Йортында янгын чыккан. Булышыр кешесе юк, әнисе пенсионер, әтисе күптән вафат, төп таянычы – хатыны Екатерина. Әмма аның хезмәт хакы, Антонның пенсия акчасына гына әллә ни майтарып булмый. Аны борчыган мәсьәләләр – янгыннан калган торак кына да түгел...
  • 30 ноября 2017 в 15:52
    Яңа елга бүләк: эт ясау өчен 50 автомобиль покрышкасы киткән
    Стәрлетамак районыннан рәссам Александр Замесин яңа елга гадәти булмаган бүләк әзерләгән.
  • 30 ноября 2017 в 15:44
    Иң аек төбәкләрнең рейтингын төзегәннәр
    ВГТРК компаниясе, «Аек Россия» дип исемләнгән федераль проект кысаларында, Россиядәге иң аек төбәкләрнең рейтингын төзегән.
  • 30 ноября 2017 в 15:23
    Ирең белән низагны ничек туктатырга?
    Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый дисәләр дә, үзара мөнәсәбәтләрне суытмыйча, танышкандагы кебек саклап кала белү зур көч һәм сабырлык таләп итә. Гадәттә, үзара мөнәсәбәтләрне җайлау, гаиләдәге тынычлык күбесенчә хатын-кыздан тора. Шунлыктан түбәндәге кагыйдәләрне белеп тору беркемгә дә комачау итмәс.
  • 30 ноября 2017 в 15:05
    Түбән Кама – Ижевск маршруты буенча электричкалар йөри башлый
    10 декабрьдән Түбән Кама – Ижевск маршруты буенча электричкалар йөри башлаячак.
  • 30 ноября 2017 в 14:49
    Ренат Ибраһимов: «Хатыным Светлананы мин үз мунчабызда үзем бәбиләттем»
    Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов үзенең 70 яшьлеге уңаеннан язылган «Избранное» дип исемләнгән китабын һәм «Домой» җырына төшерелгән клибын презентацияләде.
  • 30 ноября 2017 в 14:29
    Үстерүен үстерәбез, ә саклый алабызмы?
    Шөкер, быел республикабыз кырларында да, шәхси хуҗалык биләмәләрендә дә уңыш мулдан булды. Икмәге дә, яшелчә, җиләк-җимеше дә куандырырлык. Әмма уңыш никадәрле күбрәк булган саен, аны саклау, урнаштыру да шуның кадәрле мәшәкатьлерәк була. Хуҗалыкларда яшелчә, җиләк-җимешләрне саклау мәсьәләсе ничек хәл ителә? Эре һәм вак хуҗалык җитәкчеләрен нинди проблемалар борчый?
  • 30 ноября 2017 в 13:48
    Пенсиям артырмы?
    Мин – алты бала анасы, 20 ел ашлама белән эшләдем. Сәламәтлек өчен бик зыянлы эш башкардык. Ләкин, ни хикмәт, пенсиям бары 7784 сум гына. Ни өчен шулай аз түләнә икән? Сөембикә Мәгъсүмҗанова, Әтнә районы, Каенсар авылы.
Реклама