Шәһри Казан

Новости за 31 октября

  • 31 октября 2017 в 17:20
    «Телебез булса, татар халкы яшәр»
    Казан шәһәренең Г.Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясе «Пирамида» күңел ачу комплексында 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бәйрәмгә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан башкарма комитеты вәкилләре, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучылары килгән иде.
  • 31 октября 2017 в 15:20
    БДИга әзерләгән өчен, акча түли башлаячаклар: 19 сум 28 тиен!
    Киләсе елдан укытучыларга, балаларны БДИга әзерләгән өчен, акча түли башлаячаклар. Төп-төгәл 19 сум да 28 тиен! Казанда җәмәгать автобусының бәясе 25 сум икәнен исәпкә алсак, бу сумма укытучыларны шатландырмады, әлбәттә. Әлеге карарны Татарстан республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады
  • 31 октября 2017 в 15:08
    Рәзил Сәмигуллин: «Сәүдәмнең барышының 70-80 проценты башымдагы түбәтәйдән һәм татарча сөйләшә белүемнән»
    Көз – туйлар чоры. Ничек инде татар туе, никах мәҗлесе пар казларсыз булсын? Хәер, нинди генә олы бәйрәм булмасын, кадерле кунак килмәсен, иң зур сый булып каз тора. Каклаганы, мичтә пешерелгәне... – җаның ниндиен тели. Алай гына да түгел әле, хәтта чит төбәкләрдән Татарстанны күрергә килүчеләр дә, күчтәнәчкә дип, каклаган каз алып китә икән.
  • 31 октября 2017 в 15:01
    Укыр өчен чикләр юк: пенсионерларны яңа белгечлекләргә әзерлиләр
    Укытучылар, фермерлар, бухгалтерлар, билгеле бер яшькә килеп җиткәч, пенсионерлар сафына баса, ләкин аларның күбесе лаеклы ялда да эшләүләрен дәвам итә әле. Статистика мәгълүматлары буенча, пенсия яшендәге кешеләрнең 22 проценты нинди дә булса эш белән мәшгуль. Кемдер моңа чарасызлыктан, пенсиягә аз булса да акча өстәлер дип бара. Ә кайсылары, өйдә ялгызлары утырасы килмичә, аралашу, яңа танышулар эзли. Гадәттә, 55, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр үз белемнәрен башкаларга да өйрәтә яки, бик теләп, яңа төрле һөнәр үзләштерә.
  • 31 октября 2017 в 14:44
    Хәния ФӘРХИ: «Габделхәй белән танышканда, минем күз төбем күгәргән, оегым ертылган иде...»
    “Нихәл, кызый?” газетасында 2016 елда газетабызның дусты Илсөя Бәдретдинованың Хәния ФӘРХИ белән әңгәмәсе басылып чыккан иде. Әлеге әңгәмәне үзгәртмичә сезгә тәкъдим итәбез.
  • 31 октября 2017 в 14:23
    Марсель Сәлимҗанов исемендәге премиягә кем лаек булыр?
    2017 елның 7 ноябрендә Г.Камал театрында театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләре тапшырылачак, дип хәбәр ителә Камал театры сайтында. Әлеге премия Татарстан республикасы Президенты указы белән булдырылган.
  • 31 октября 2017 в 14:14
    Пестә чикләвегеге холестерин белән кан басымын төшерә
    Пестә чикләвеге (фисташка) аксым, клетчатка һәм антиоксидантлар чыганагы булып тора. Ул шулай ук B6 витаминына бай.
  • 31 октября 2017 в 14:09
    Татарстанда өч сабый ике көн әниләре мәете янында яшәгән
    Бөгелмәдә 25 яшьлек Лилия Гадееваны фатирында үлгән килеш тапканнар. Ана янында өч баласы да булган. Алары исән. Иң кечкенә улына әле бер ай да юк. Ике яшьлек кызы целебраль параличлы. Олы улына 4 яшь. Ашамыйча, бер йотым сусыз ике көннән артык үлгән әниләре гәүдәсе янында яшәгән бу сабыйларның исән калулары могҗизага тиң.
  • 31 октября 2017 в 13:44
    Анжела Вавилова фонды Оскарга ия булды
    28 октябрь көнне Мәскәүдә беренче тапкыр «Подари жизнь» фонды премиясе белән бүләкләделәр. Чарада Анжела Вавилова фонды да “хәйриячелек Оскар”ы алды.
  • 31 октября 2017 в 13:37
    Путин җәяүлеләрне үткәрмәүчеләр өчен штраф күләмен арттырды
    Россия Президенты Владимир Путин җәяүлеләрне зебрадан үткәрмәгән штраф күләмен 2,5 мең сумга кадәр җиткерү турындагы канунны имзалаган, дип яза iz.ru.
Реклама