Шәһри Казан

Новости за 18 октября

  • 18 октября 2017 в 14:01
    Туймазы районында машина укучылар өстенә менгән (ФОТО)
    Башкортстанда 12 укучының өстенә машина менгән. Аларның география укытучысы белән экскурсиядән кайтулары булган.
  • 18 октября 2017 в 13:49
    Филүс Каһиров: «Сәнгать дип яшибез, ләкин ашыйсы да килә»
    - Филүс, сөйләшүебезне балачактагы иң истә калган хатирәләрне барлаудан башлыйк әле. Сәләт-талантыңның чишмә башы кемгә барып ялгана? - Белүегезчә, мин тумышым белән Башкортстаннан. Бүздәк районының Килем авылыннан. Ә чишмә башы дигәндә, җырлавым әткәйдән күчкәндер. Ул да матур итеп җырлый, гармунда уйный. Балачак хатирәләре дигәч, иң элек балалар бакчасында тәүге тапкыр...
  • 18 октября 2017 в 13:35
    Сәдаканы кояш баегач бирергә ярыймы?
    Кояш баегач, сәдака бирергә ярыймы? Аның аерым вакытлары юкмы? Сания Җаббарова, Кукмара. «Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: - Сәдаканы кайчан да бирергә ярый. Ул караңгыда ниндидер уңайсызлыклар тудырмас өчен генә әйтелгән сүздер. Акчаңны караңгыда төшереп җибәрергә яки бер купюра урынына икенчесен бирергә мөмкинсең бит. Фото: islam.ru
  • 18 октября 2017 в 13:15
    Йорт эшләрендә ир белән хатын-кыз арасында бүленеш булырга тиеш түгел?!
    Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда катнашучыларның 74 проценты шундый фикердә. Ә менә 17 проценты, өй эшен фәкать хатын-кыз гына алып барырга тиеш, дигән. Сезнең өйдә вазифалар бүленгәнме?
  • 18 октября 2017 в 12:35
    «Мин хәләлне сайлыйм!» акциясе уздырганнар
    Чистайда гадәти булмаган акция уздырылган - 500ләп машина «Мин хәләлне сайлыйм!» символикасы белән урамга чыккан.
  • 18 октября 2017 в 12:23
    Президент сайлауларына әзерлек башланды
    Россия хөкүмәте 2018 елда булачак Президент сайлауларына әзерлек башлануын хәбәр итте.
  • 18 октября 2017 в 09:26
    Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» спектакле премьерасына килә алмавының сәбәбен әйткән
    "Зөләйха күзләрен ача" романы авторы Уфага китабы нигезендә куелган спектакль премьерасына килә алмый. Бу хакта "Татар-информ" "Башинформ" агентлыгына сылтама белән яза.
  • 18 октября 2017 в 08:51
    Аю бер кешене үтергән, икенчесен яралаган
    Воронеж өлкәсендә аю 84 яшьлек бер кешене үтергән, икенчесен яралаган, дип хәбәр итә «Известия».
  • 18 октября 2017 в 08:42
    Магнит давыллары булган көннәрдә метеобәйле кешеләргә ял бирергә җыеналар
    Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов метеобәйле кешеләргә магнит бураннары булган көннәрдә ял бирергә тәкъдим итә. Статистика буенча, инфаркт һәм инсультларның 70 проценты магнит бураннары вакытында була. Бу авырулар исә дөньяда башка авырулар арасында беренче урында тора, дигән ул.
  • 18 октября 2017 в 08:13
    БДИ көннәре билгеле булды
    2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле булды, дип яза «Татар-информ». Әлеге мәгълүматны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырган.
Реклама