16+

«Себердә дә татарча яшәп ятабыз»

Дания апа белән очраклы рәвештә генә таныштык без. Ул Себердән Татарстанга кунакка кайткан булган. Инде китәр көне дә җиткән. «Тумышым белән Тәтеш районының Кече Тархан авылыннан булсам да, Себерне сагынам. Анда рәхәт», - ди ул. Поездда күңелсез булмасын өчен, Дания апага «Шәһри Казан» газеталарын да биреп җибәрдем. Татар газеталарына бик...

«Себердә дә татарча яшәп ятабыз»

Дания апа белән очраклы рәвештә генә таныштык без. Ул Себердән Татарстанга кунакка кайткан булган. Инде китәр көне дә җиткән. «Тумышым белән Тәтеш районының Кече Тархан авылыннан булсам да, Себерне сагынам. Анда рәхәт», - ди ул. Поездда күңелсез булмасын өчен, Дания апага «Шәһри Казан» газеталарын да биреп җибәрдем. Татар газеталарына бик...

Дания Шамеева Кече Тарханда 16 яшеннән почтальон булып эшләгән. Хәрби хезмәттән соң Себердә эшкә урнашкан авылдашы Вазыйх, чираттагы ялга кайткач, егерме яше тулып өлгергән кызны үзе белән алып та киткән. «Бер сөйләшмәдем Вазыйх белән, ике сөйләшмәдем. Өченчесендә инеш буенда аякларны суга салып утырдык та өйләнешергә килештек. Ул вакытта кызларны авылдан чөгендер качырды бит», - дип искә ала Дания апа. Менә инде 61 ел ул Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә яши. 32 ел заводта токарь булып эшләгән. Сеңлесе Һәдия дә кунакка дип килгән җиреннән Себердә төпләнеп калган. Хәзерге көндә Дания апа тол. Кызы, кияве, оныклары, үзе кебек ялгыз калган сеңлесе белән яши. Ел саен апалы-сеңелле туган якларына кайтып йөриләр. «Берсендә авылга кайткач, Себердән кызым шалтырата. Үзе елый, янгын чыккан. Йортыбыздан бернәрсә калмаган. Барысын да яңадан башларга туры килде. Табигатьнең гүзәл бер почмагында ике катлы йорт салып чыктык. Зур гына бакчабыз бар. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерәбез. Җәй җиттеме, урманга йөри башлыйбыз, җиләк җыябыз. Аннары дүләнә, чикләвек дисеңме... Былтыр гына кияү белән кызым тайгадан җиде капчык эрбет күркәләре җыеп кайтты. Мин җәй өчен генә сыер, казлар, тавыклар асрарга яратам. Быел сыердан бик уңдык. 215 килолап ите генә чыкты», - ди Дания апа. «Себердә бик салкын түгелме соң? Чит җиргә ияләшүе авыр булмадымы?» - дим. «Юк. Киресенчә, миңа анда рәхәтрәк. 73 яшемдә булсам да, кыш көннәрендә чаңгыда йөрим, гөлҗимеш, җиләк чәйләрен, балан согын сыгып эчәбез, кан басымы гел нормада, шөкер. Татарстанда һава җитмәгән кебек була. Дөрес, быел Прокопьевскида да кар булмады диярлек. Апрель башларында бездә инде 25 градус җылы, карлыганнар бөреләнгән иде», - ди әңгәмәдәшем.
Дания апаны Татарстандагы туганнары ел саен зурлап каршы ала. «Әниебез урынына калган апабыз Гөлназ, туганнарыбыз Миңзифа, Ландыш, Гөлфан, Рәис, Гөлсара, күршебез Гөлүсәләргә зур рәхмәт. Коръән дә укыталар, мунчасын да ягып кертәләр. Себердә дә дингә зур игътибар бирәбез без. Мәчетебез бар. Ни хикмәт, анда олы яшьтәге татар хатыннары бер-берсе белән ныграк аралаша, тыгыз элемтәдә тора. Ә монда авылда әбиләр бозылып беткәннәр кебек тойдым әле. Үзләренә ябылганнармы шунда. Берсен-берсе уздырырга телиләрме? Аңламадым», - ди Дания апа.
Татарстанга кайткач, Дания апа татар мохитендә күбрәк яшәп калырга ашыга. Елдан-ел Казанның матурлана, яңара баруына исе китеп йөри, татар концертларын карый, матбугат укый, «Яңа Гасыр» каналын яратып карый. Казаннан татарча кинолар, җырлар яздырылган кассеталар җыеп китә, төрле сувенирлар ала. Себердә алар төрле илләрнең флагларыннан торган коллекция дә булдырганнар икән. Бу юлы аңа Татарстан флагы да өстәләчәк менә.
Дания апага сокланып карап утырдым. Себер җирендә яшәп тә, татарлыгын, динен онытмаган, балаларында, оныкларында туган телгә мәхәббәт уята алган, сәламәт яшәү рәвеше алып барган ачык күңелле, әле кызлар кебек төз гәүдәле дәү әнигә күзләр тимәсен...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading