16+

Илсур Сафин: «Сәхнәдә бары матур, мәгънәле аһәңле җырлар гына яңгырарга тиеш дип саныйм»

Карап торырга горур, шул ук вакытта нечкә күңелле, кешелекле дә ул. Сүзем Татарстанның халык артисты Илсур Сафин турында. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә узган концертында ул төрле яклап ачылды.

- Иҗат юлына бастырганы өчен, Апас егете укытучысы Әлфия Заһидуллинага бик рәхмәтле. 1989 елда консерватория укыткан елларын Илсур Сафин үзе сагынып искә ала. «Шөкер, юлымда яхшы кешеләр генә очрады. Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетында белем бирдем. Егет, кызларны өйрәтү, аларга туры килгән җырларны сайлау, яшь буынны зур сәхнәгә чыгару – бүген дә төп максатым. Сәхнәдә бары матур, мәгънәле аһәңле җырлар гына яңгырарга тиеш дип саныйм», – ди Илсур Сафин.

Концерты вакытында тамашачыга җырчы рус, татар, итальян җырларын башкарды. Аның күп җырлары инде халык җырларына әйләнгән, тамашачы Илсур Сафинның үзенә кушылып җырлады. җырчы ел саен ветераннар өчен хәйрия концертлары әзерли. Аның идеясен хәзер башкалар да дәвам итә. Артистлар арасында хәйрия максатында уздырылган чаралар җитәрлек. 

Концертны Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» оркестры чыгышы бизәде. 
– Без Илсур Сафинны уку йортларында күреп өйрәнгән. Концертта аның күпкырлы талант икәнен тагын бер кат аңладык. Аның тавышы күңелгә сары май булып ятты, – ди ЮНЕСКО мәдәният сәнгать институты директоры Энгель Таһиров.
Илсур Сафинның иң зур уңышы – халык мәхәббәте. Аның үз тамашачысы, халык аны ярата. 

Равилә Мөбарәкшина, Казан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading