16+

Ренат Ибраһимов: «Әле гомеремнең уртасы. 146 яшькә кадәр яшәячәкмен!»

Ренат Ибраһимов – татар эстрадасының асыл ташы ул. Зирәк акыллы, мөлаем харизмалы һәм бай репертуарлы җырчы. Миллионлаган хатын-кызның кумиры да. Ә ул хатын-кызлар татар һәм урыс милләтеннән генә түгел. Җырчының исеме чит илдә дә яхшы таныш. Ренат әфәнденең 69 яшендә дә энергиясе ташып тора, тавышы әле дә көчле, ә киләчәккә...

Ренат Ибраһимов – татар эстрадасының асыл ташы ул. Зирәк акыллы, мөлаем харизмалы һәм бай репертуарлы җырчы. Миллионлаган хатын-кызның кумиры да. Ә ул хатын-кызлар татар һәм урыс милләтеннән генә түгел. Җырчының исеме чит илдә дә яхшы таныш. Ренат әфәнденең 69 яшендә дә энергиясе ташып тора, тавышы әле дә көчле, ә киләчәккә...

Ренат әфәнде, сезнең яшьтә күңел тынычлыгына ирешү иң мөһимедер, мөгаен?
– Әлбәттә! Күңел тынычлыгына гаилә иминлеге дә, сәламәтлек тә, бәхет тә керә. Мин – бәхетле. Аллаһы Тәгалә яшь, иманлы хатын белән кавыштырды, балаларыбыз үсеп килә. Өйдә татарча сөйләшәбез, балалар да безнең белән бергә намаз укый. Кул бар, аяк бар, баш эшли дигәндәй, шуңа да – Ходаема шөкер!

Балаларыбыз Асылбикә, Гаишәбикә, Атилла үсеп килә. Хәләлем дүртенчегә авырлы. Кем көтәсен әле төгәл әйтә алмыйбыз. УЗИ ясаткан юк, аны бик начар әйбер дип саныйм. Әмма халыктагы юраулар буенча, малай булырга тиеш. Әхмәт исемен сайлап куйдым инде. Аллаһы боерса, Яңа елда, февраль айларында туарга тиеш.

Балага исемне хатын белән ки­ңәшләшеп сайлыйбыз. Дини, тарихи исемнәргә өстенлек бирәм. Атилла улыбызның исеме Болгарның легендар патшасына багышланган. «Исеменә – җисеме», – диләрме әле?! Менә ул үзен патша кебек тоя да: гел аныңча гына булырга тиеш.

Өч никахыгыздан барысы бергә ничә балагыз бар?
– Сигезенчесе туачак инде. Моның белән генә чикләнергә уйламыйбыз. «Семья» сүзенең тәрҗемәсе – 7 кеше дигән сүз. Димәк, гаиләдә әти, әни һәм биш бала булырга тиеш. Мин өстәп тә куяр идем: иң кимендә биш бала дип.

Алдагы никахтан балаларым зур инде, Надежда 40ны узды. Аның белән еш күрешеп булмый, ул Франциядә яши.

Эш графигыгыз тыгыз­мы? Балалар белән шөгыль­ләнергә вакытыгыз каламы соң?
– Әлбәттә. Өйдә булганда, мин гел алар белән мәш киләм. Хатыным – менә дигән әни, уңган хуҗабикә. Аның бар эше – балалар белән шөгыльләнү: мәктәп, балалар бакчасы.

Балаларны тәрбияләргә күп көч сарыф итәсе түгел бит ул. Аларга карата яхшы үрнәк булырга гына кирәк. Сүз белән аңлату күп очракта файдасыз. Балалар безнең һәр кыланышыбызны карап торып, аннары кабатлыйлар – без генә моңа артык игътибар итмибез.

Урыссудан әби белән бабай да безгә күченеп килде, бергәләп яшибез. Алар ярдәме белән, тормыш тагы да җиңеләйде. «Әби-бабаң белән яшәве авыр түгелме?» – дип сорыйлар. Юк инде, киресенчә. Алар миннән 10 яшькә кечерәк. «Яшь кияү!» – дип кенә торалар. Өлкән кызларының иренә «Зур кияү» дип дәшәләр.



Гаиләгез белән ничек ял итәргә яратасыз?
– Соңгы тапкыр Төркия­дә булдык. Диңгез буенда урнашкан йортны «арендо­вать» иттек. Яшьләр шау-­шу килгән кунакханәләрне өнәп бетермим.
Ике куянны берьюлы тотам: ял да итәм, костюмнарны да анда сатып алам. Сыйфаты да шәп, бәяләре дә коточкыч түгел. Шопинг өчен Төркия – менә дигән урын.

Яшьлектә үз алдыгызга куйган барлык максатларга да ирештем дип саныйсызмы?
– Иң мөһим максатыма – дин юлына басуга ирештем. Светлана белән хаҗга да бардык. Хаҗның йогынтысы шулкадәр көчле, анда син рухи яктан яңадан туасың. Үземне үсмер егет сыман хис итә башладым. Тәнем яңарыш кичергәндәй булды. Хаҗ Аллаһ юлына тагы да ныграк кереп китәргә ярдәм итте. Хәзер яшәве дә күпкә тынычрак һәм рәхәтрәк. Дөрес юлдан барганымны беләм. Бүгенге көндә мине берни дә борчымый. Нинди дә булса вак-төяк проблемалар бар икән – алары да хәл ителә торган.

Биографик китап чыгару да олы максатларның берсе иде. Тиздән Казанда трилогиям чыгарга тиеш. Беренче китап – «Тормыш диңгезе буйлап», икенчесе – «Тормыш корабында», өченчесе «Мәхәббәт җилкәне астында» дип аталачак. Ары таба, 200гә якын җырымны кертеп, аудиокитап әзерләргә иде. Бөтен тормышым, татарлыгым белән горурлануым, иҗатым – шул өч китапта.

Тагын бер максатым – 146 яшькә кадәр яшәү. Алла боерса, мин моны булдырачакмын! Алда әле актив һәм күңелле гомеремнең яртысы.



Тормышыгызның кайсы дәверен иң катлаулысы дияр идегез?
– Үзгәртеп кору еллары. Җиңел булмаган дәвер 1985 елдан башланып 2000 елга кадәр дәвам итте. Шул 15 ел минем өчен генә түгел, Россия халкының күбесенә катлаулы булды. Илдә хәлләрнең начар булуы иҗатны да аксата.

Күптән түгел ­туган кө­негезне ­билгеләдегез. Якыннарыгыз нинди бүләк­ләр бе­лән сөендерде?
– Минем өчен иң зур бү­ләк – ул балалар, аларның сәламәтлеге. Ә материаль бүләкләргә килгәндә, сәнгать белән бәйле әйберләр ошый. Бер дустым пластинкалар, энәләр комплекты белән бергә патефон бүләк итте. Менә бүләк бу ичмасам! Әле кабызып карамадым. Яңа йорт төзим. Өй туенда шуны уйнатырга иде исәп.

Тагы да балалар хакында хыялланам дисез, йорт саласыз... Бер дә киләсе елда җитмешен тутырачак кеше белән сөйләшәм димәссең.
– Гомеремнең иң рәхәт һәм кызык чагы, дип әйтер идем. Йортымны шунда ук, «Яңа Мәскәү» коттедж поселогында салам. Урман эчендә урнашкан ул. Һавасы да бик әйбәт, Мәскәү дә ул кадәр ерак түгел. Яңа өйдә күпмедер яшәгәннән соң, Казанга күченеп кайтырга уйлыйм. Анда 50 ел яшәдем: консерваториядә укыдым, опера театрында эшләдем. Казан сагындыра. Елдан-ел, үзенә чакыргандай, матурая да бит.

Ә җитмештә дә формада калу ул – авыл шартларында яшәү. Бакчам бар, анда казынабыз. Тавыклар асрыйбыз, кәҗәбез дә бар. Ә хуҗалык булгач, тик ятмыйсың. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Бассейнга да йөрим. Бер чакрым йөзеп, үземне то­нуста тотарга тырышам.

Туган көн, Яңа ел кебек бәйрәмнәрне ничек каршы аласыз?
– Ислам дине буенча, алар бәйрәм түгел. Әйе, Яңа ел бар анда, әмма ул 31 декабрьдә билгеләнми. Болар барысы да – христиан диненнән килгән традицияләр. Элеккегеләр бит туган көнен кайчан икәнен дә белмәгәннәр. Мәсәлән, әбием. Җәй туганын гына белә иде.

Әлбәттә, балаларга була бәйрәм ясыйбыз. Әкият дисәң, дөресрәк була. Алар Кыш бабайның барлыгына ышана, аны көтәләр. Бүләкләрне алдан ук әзерлибез.

Газета укучыларга нинди теләкләрегезне юлларсыз?
– Гаиләләрдә балалар күп булсын. Яши-яши, тормышның бар мәгънәсе дә балаларда гына икәнен аң­ладым. Тынычлык, мәхәббәт булсын! Һәм, әлбәттә, яраткан эшләре нәтиҗәләре белән сөендерсен.

Тулы исеме: Ренат Ислам улы Ибраһимов.

Туган көне: 18 ноябрь, 1947 ел.

Туган җире: Украина ССРы, Львов шәһәре.

Гаилә хәле: өйләнгән, хатыны – Светлана, балалары.

Яраткан ризыгы: эремчек пилмәне.

Тормыш девизы: «Счастлив тот, в ком это чудо из чудес живет,
Кто, может, став уже давно седым, остаться вечно молоды
м».

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading