16+

Каравыл, су баса!

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмый калу комиссиясе утырышында Татарстанда су бaсу куркынычы янаган торак пунктлар исемлегендә Кайбыч районындагы Чүти авылын да атадылар. Анда Гөбнә елгасы нык күтәрелгән. Критик нормага җитү өчен нибары бер пункт кына калып бара, диделәр. Сәбәп һава торышының кинәт җылытып җибәрүендә генә түгел, моңа Чүтидә төзелгән...

Каравыл, су баса!

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмый калу комиссиясе утырышында Татарстанда су бaсу куркынычы янаган торак пунктлар исемлегендә Кайбыч районындагы Чүти авылын да атадылар. Анда Гөбнә елгасы нык күтәрелгән. Критик нормага җитү өчен нибары бер пункт кына калып бара, диделәр. Сәбәп һава торышының кинәт җылытып җибәрүендә генә түгел, моңа Чүтидә төзелгән...

Без килгән көнне, кояшлы булса да, салкынча иде. Гөбнә елгасының күтәрелгәнен аңлап булмады, ул боз белән капланган. Дөрес, суның күтәрелү дәрәҗәсен үлчи торган махсус җайланмадан күренгәнчә, су басу куркынычы чынлап та булып алган. Ярдагы эзләрдән күренгәнчә (хәзер алар кабат бозга әйләнгән инде), елга шактый җәелгән булган. Хәер, авыл халкы, бу хәл ел саен күзәтелә, ди.

- 50 ел яшәп, Чүтине су басканын ишеткәнем юк иде әле. Ел да, су баса, дип куркыталар инде. Быел кары да юк бит аның, - диде урамда очраган абзый. - Авылда ел саен буалар елганы. Бу хуҗалык, ферма сыерларына су эчәр өчен кирәк, халык анда су коена, балык тотарга йөри. Аннары ут‑күз була калса да, авылда сусыз ярамый ләбаса. Шуңа да авылны буадан башка күз алдына да китереп булмый. Дөрес, су баскан очракта авылның дүрт‑биш йортына куркыныч яный.

Авыл җирле үзидарәсе рәисе Алексей Козлов исә:
- Чувашиядә плотинаны ачкан булганнар, нәтиҗәдә Гөбнә күтәрелгән, елга янына куелган җайланма су басу куркынычы барлыгын кисәткән. Хәзер су кире үз хәленә кайтты. Бу хәл быел гына күзәтелми. Гөбнәнең күтә­релүе гадәти хәл безнең өчен, шөкер, өйләргә су кергәне, халыкка куркыныч янаганы юк, - диде.
Шулай да, эскалатор яр­дәмендә буаны җибәрергә кирәк булыр, диде ул. Синоптиклар, чын яз апрель башында гына килә, дип фаразласалар да, бәласеннән баш аяк, һава торышын белеп булмый, хәстәрен алдан күрү кирәк.


Сез ташуга әзерме?
Илназ Сәфәров, Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе:
- Бездә язгы ташуга әзерлек эшләре тулы көченә бара. Махсус комиссия төзелде. Проблемалы участокларны гадәттән тыш хәлләр бүлеге вәкилләре белән тикшереп чыктык. Удмуртия Республикасына караган Бигра авылыннан безгә елга ага. Авыл җитәкчелеге белән алардагы буаны җибәрү көннәре сөйләшенде. Әгерҗедә 1972 елда көчле су басу булган.1996 елда берничә урам су басудан зыян күргәнне хәтерлим. Быел хәл алай ук куркыныч дип әйтә алмыйм, хәтта безнең Әгерҗе елгасы кыш буе да боз белән капланмады. Районда елга буенда урнашкан берничә авыл аерым игътибар таләп итә, әлбәттә. Барысын да күзәтү астында тотабыз.

Рәшит Кыямов, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлек җитәкчесе:
- Бездә Чишмә һәм Кичуй елгалары ага. Соңгы тапкыр 2012 елда су баскан иде. Берничә йортның ишегалдына су керде. Гадәттә, елгага якын урнашкан авылларга су басу куркынычы яный. Безнең районда бу зонага Яңа Чишмә район үзәгенең берничә йорты эләгә. Ләкин быел райондагы 17 плотинада да күзәтелеп тора, районга су басу куркынычы янамый.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading