Шәһри Казан

Шарджа әмирлегендә урнашкан «Казан» рестораны хуҗасы Исмәгыйль Шәңгәрәев: «Татарның тырышлыгы монда да күренә»

Татарстаннан меңләгән чакрым ераклыкта тормыш итсә дә, үз гомерендә беркайчан да Казанда тормаса да, Исмәгыйль Шәңгәрәев исеме биредә күпләргә таныш. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче эшкуарны милли җанлы, кунакчыл, киң күңелле кеше буларак ишетеп белә идек. Күптән түгел үзебезгә аның белән якыннан танышырга, Исмәгыйль әфәнденең Шарджа әмирлегендә урнашкан «Казан» ресторанында сыйланырга...

Татарстаннан меңләгән чакрым ераклыкта тормыш итсә дә, үз гомерендә беркайчан да Казанда тормаса да, Исмәгыйль Шәңгәрәев исеме биредә күпләргә таныш. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче эшкуарны милли җанлы, кунакчыл, киң күңелле кеше буларак ишетеп белә идек. Күптән түгел үзебезгә аның белән якыннан танышырга, Исмәгыйль әфәнденең Шарджа әмирлегендә урнашкан «Казан» ресторанында сыйланырга насыйп булды.
- Исмәгыйль әфәнде, үзегез белән таныштырсагыз иде. Тумышыгыз белән кайдан, нинди белем алдыгыз?
- Оренбург өлкәсе Әсә­кәй авылыннан мин. Заманында Екатерина II бер башкорт кешесенә шунда җир биргән. Авылның исеме башкортча «әсәкәй», ягъни әнкәй дигәннән килеп чыккан да инде. Әтием Каләметдин хәзрәт - бик гыйлемле, зирәк акыллы, туган җанлы, җыеп әйткәндә, искиткеч кеше иде, Ростов-на-Дону, Пермь шәһәрләрендә, Самара өлкәсендәге Гали авылында, Оренбургның Әсәкәй авылында барлыгы 45 ел имам булып торды. Илнең иң авыр вакытларында - 1985 елга хәтле әлеге вазифаны башкарды. Ул вәгазь сөйләсә, кеше күңеле тулып тыңлый, мәзәк әйтсә, күзеннән яшь чык­канчы көлә иде. Татарстаннан читтә яшәсә дә, әтиебез татар телен иң камил белгән кеше буларак хәтеремә сеңеп калган. Балаларына туган телгә мәхәббәтне сеңдереп үстерә белде. Әниебез Һаҗәр исә гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады - гаиләдә 12 бала үстек. Армиягә китәр алдыннан техникум тәмамладым, беренче һөнәрем буенча мин - аш-су белгече. Яши-яши, өч югары белем алдым, алар арасында халыкара туризм белгече дигәне дә бар.
- Чит илгә ничек барып чык­тыгыз?
- 2000 еллар башыннан Мәскәүдә яшәдем, ул вакытта Россиядә төрле юнәлештәге бизнесларым бар иде. Бар да әйбәт, җиде балам туды, тик күңел түремдәге бер хыял тынгылык бирми бит. «Балаларым диңгез буенда, җылыда, куркынычсыз һәм җинаятьчелек булмаган урында үссеннәр иде», - дип телим эчемнән генә. Гаиләм белән Сочига күченимме икән әллә, дип тә уйлыйм. Ләкин Сочи барыбер Россия бит инде, система шул ук, кышы да бар. Аннары, 2006 елның язында тагын бер тапкыр Гарәп Әмирлекләрен күреп кайткач, бу илнең нәкъ безнең өчен икәнен аңладым. Биредә салымнар юк, җинаятьчелек нуль дәрәҗәсендә, мондагы халык ришвәтчелекнең ни икәнен дә белми. Әлбәттә, мөселман иле булуы да мөһим иде, кайдан хәләл ит табыйм икән дип баш ватасы юк, мәчетләр адым саен. Монда Россия халкына да хөрмәт белән карыйлар, бизнеска да мөмкинлекләр зур. Озак уйлап, икеләнеп тормыйча, шундук биредә калырга ниятләдем. Кулымда бераз акча бар иде, бизнес ачып җибәрдем, фатир алдым. Шул елның көзендә үк хатыным һәм балаларымны да Гарәп Әмирлекләренә алып килдем. Анда тагын дүрт балам дөньяга килде, барлыгы 11әү булдылар.
- Анда бизнесыгызны оештыру авыр булдымы? Нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?
- Хәзерге вакытта күчемсез милек, туризм һәм ресторан бизнесы белән шөгыльләнәм. «Дан» дигән оешмам Аджман, Рас әл Хайма һәм Дубай әмирлекләрендә диңгез буенда фатирлар тәкъдим итә, «Шан» туристик оешмабыз гөрләп эшли, «Казан» дигән берничә рестораным бар. Әлеге бизнеслар бер-берсен тулыландырып эшли, барысын берләштереп, холдинг дип атасаң да, дөрес булыр. Кул астымда йөзләп хезмәткәр бар, төп ярдәмчеләрем һәм терәгем - балаларым һәм туганнарым. Гарәп Әмирлекләрендә аякка басу артык катлаулы булды дип әйтмәс идем. Әйткәнемчә, монда хөкүмәт халыктан, эшмәкәрләрдән салым җыймый. Ул ягы җайлы. Үзем тәвәккәл кеше булганга, тотынып карамаган эшем калмады. Автомобиль һәм такси бизнесы, сувенирлар сату, консалтинг оешмасы, хәтта Киров өлкәсеннән Гарәп Әмирлекләренә урман ташырга туры килде... Кайсыдыр юнәлеш калды, кайсыдыр табыш китермәде һәм аларын яптык. Кыен ягы дип, күптөрле тармакны колачларга тырышуны әйтергә мөмкиндер. Без бирегә күченеп ике ел үтүгә, дөньяда кризис шаулап алды. Әмма аякка басарга өлгергән идек инде, шуңа күрә ул вакытта әллә ни кыенлык кичермәдек. Әлбәттә, чит илдә тел белгән кешегә җиңелрәк. Мин гарәп телен үзләштереп өлгергән идем. Инглизчәм исә ул дәрәҗәдә камил түгел, сөйләм телен беләм.
- Исмәгыйль әфәнде, тормыш иптәшегез Мәрьям ханым белән кавышу тарихы кызыксындыра, ничек таныштыгыз?
- Беренче хатыным Өммегөлсем яман чирдән вафат булгач, ике бала белән ялгыз калдым. Шуннан соң Бөгелмәдәге дусларым туганнары Мәрьям белән таныштырды. Мәрьямне бер күрүдә ошаттым, танышкан көнне үк кулын сорадым. Шулай итеп, 17 яшендә миңа кияүгә чыкты ул, 36да инде дәү әни булырга өлгерде. Хәзерге вакытта, әлһәмдүлилләһ, җиденче оныкны көтәбез, иншаллаһ.
- Гүзәл Уразованың «Балаларым» җырына төшерелгән клибында балаларыгызны да күрдек. Сөбханалла, бик тату күренәсез. Ничә кыз, ничә малай? Ул хәтле баланы карау авыр түгелме? Бәлки ярдәмчеләрегез бардыр?
- Гадәттә, кеше: «Малайлармы, кызлармы синең?» - дип сораса, башта: «Өч кыз», - дим. Ел­маеп, бер төрле жәлләп куялар. Аннары сигез малай дип өстим, гаҗәпләнүдән авызлары ачыла! Олы кызым һәм киявем Мәскәүдә яшиләр, алар анда хәләл кибетләр тота, өч балалары бар. Олы оныгым Салих - Мәскәүнең балалар хоккей командасы капитаны, аңа зур өметләр баглыйбыз. Төпчек улым Исхакка яшь ярым. Олы балаларым һәм кияүләрем минем белән бергә эшли, уртанчылары - мәктәптә, кечеләре - балалар бакчасында. Уку йортларына илтеп кую һәм каршы алу авырлыгы юк. Монда система шулай корылган: мәктәп автобуслары өйдән килеп ала, кайткач, ата-ана кулына тапшыра. Алай да, ярдәмчеләрсез булмый - төпчекләрне нянялар карый, ашарга пешерүчебез, балаларның йөзү буенча тренеры бар.
- Балаларыгыз ничә телдә сөйләшә? Сезнең эздән китәргә телиләрме яисә башкачамы?
- Аларга биш телне өйрәнүне максат итеп куйдым. Мәскәүдә яшәгәндә, Минтимер Шәймиев ярдәме белән, татар мәктәбе ачуга ирештек. Бу эшне аның алыштыргысыз директоры Гыйрфанова Лема Исхаковна ерып чыкты.
Шул мәктәп янәшәсеннән фатир сатып алып, балаларымны анда укыттым. Шуңа күрә олырак­лары татар телен күпмедер дәрәҗәдә белә, өйдә туган телдә аралашабыз. Менә Гарәп Әмирлекләрендә туганнарына - кечкенәләренә әлеге тәрбия эләкмәде. Алары хәзер татарчаны өйдә үзләштерә, Казаннан махсус татар теле укытучысы китерттем. Буш вакытлары булган саен, аның белән шөгыльләнәләр. Мәктәпләрдә Австралия системасы буенча укыгач, үзара күбрәк инглизчә аралашалар, гарәпчә һәм русча яхшы беләләр. Төрек телен өйрәтергә дә ниятлибез. Балаларның һәркайсы иманлы, 5-6 яшьтән биш вакыт намаз укыйлар, 10-12 яшьтән ураза тоталар. Ә җомга намазы - бездә үзенә бер бәйрәм. Ул көнне матур итеп киенеп, бергәләшеп мәчеткә барабыз. Хәтта өч яшьлек Каюмны да ияртәсе, алып бармасаң, үпкәли. Хатыннарыбыз безнең кайтышка коймаклар, тәмле әйберләр пешереп көтеп тора. Динебез - йолалар җыелмасы гына түгел, ә яшәү рәвешебез.
Һөнәргә килгәндә, балаларым кайсы юнәлештән китәм дисә дә, каршы булмаячакмын. Чөнки безнең бизнеста һәр белгечкә эш табарга мөмкин. Фатирларны җиһазландыру өчен дизайнерлар да кирәк, бухгалтерсыз да булмый, ресторанда аш-су белгече булса да комачауламый...
- Исмәгыйль Каләметдинович, Гарәп Әмирлек­ләрендә татарлар күп­ме? Аралашып торасызмы?
- Махсус санаганым юк, әмма биредә ун меңләп татар кешесе бар дип чамалыйм. Үзебез, ягъни Шәңгәрәевләр нәселе дә тулы бер диаспора диярлек. Бертуган апа-абыйларымны, аларның балаларын, килен-кияүләрне кушкач, 50ләп кеше җыелабыздыр. Татарлар белән ифтарларга, Корбан бәйрәмнәренә җыелабыз. Очрашу урыныбыз - «Казан» рестораны. Татар кешесе кайда гына торса да, аның өчен иң ямьле шәһәр булып Казан тора бит. Башкача булырга тиеш тә түгел, Рафаэль Хәкимов әйтмешли, Казан - татарның «Мәккәсе». Анда бертуган апам, хатынымның әти-­әнисе һәм туганнары яши. Үзем еш кайта алмыйм, эшне ташлап китәргә мөмкинлек юк. Әмма Татарстанга яки Мәскәүгә хөрмәт итеп чакырганнар икән, үзем урынына улларымны яки киявемне булса да җибәрәм. Кешене санламыйча, бер чакыруны да игътибарсыз калдырганым юк. Кечкенә балаларыбыз ел саен җәй көне әбиләрендә - Казанның Мирный бистәсендә кунак булып килә.
- Чит илдән Казан, Татарстан ничек күренә? Безгә нәрсәләрне үзгәртергә кирәк дип саныйсыз?
- Үзгәртерлек әйбер һәр­вакыт бар инде, камиллекнең чиге юк. Әмма бу илдәге гарәпләр Россия төбәкләре арасыннан Мордовияне дә, Чуашстанны да түгел, бары Татарстанны гына белә. Рөстәм Миңнеханов турында яхшы фикердә алар. Татарстанның шулай чәчәк атуына, алдан атлап баруына, мул тормышта яшәвенә чын күңелдән сөенәм. Минтимер Шәймиев: «Без булдырабыз!» - дип дөрес әйтте. Татарларның тырышлыгы монда да күренә, монда да булдыралар. Ләкин ул сүзләрдән соң өтер куеп, «иншаллаһ» дип тә өстисе килә. Ничек кенә тырышсак, булдыклы милләт булсак та, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән башка булмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 ноября 2017 в 10:45
    Татарстанда йөзү «бумы» дәвам итә 18 ноябрь көнне Казанда беренче тапкыр кыска дистанциядә йөзү буенча (25 метр) Россия чемпионаты башланды. Ярыш 22 ноябрьдә тәмамланачак.
    28
    0
    0
Реклама
  • 16 ноября 2017 в 18:29
    Алмадан тәмле шарлотка ясау ысулы
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тибет медицинасы табиблары «Шәһри Казан»га кунакка килде
  • 21 ноября 2017 в 09:12
    Белгечләр декабрьгә кадәр фатир алып калырга киңәш итә
    Торак – иң четерекле мәсь­әләләрнең берседер, мөгаен. Ел азагында фатир алучылар саны сизелерлек арта. Ә ихтыяҗ арткан саен, бәя дә күтәрелә. Гадәттә, декабрь аенда торак базарында ажиотаж күзәтелә. Шуңа да торакка бәяләр кинәт артырга мөмкин.
    131
    0
    0
  • 16 ноября 2017 в 11:37
    Максим ШЕВЧЕНКО: Руслар татар телен Татарстанда яшәргә булышканы өчен өйрәнә Танылган тележурналист, публицист, Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү советы әгъзасы Максим ШЕВЧЕНКО үзенең Youtube-каналында «Рус кешесенә татар теле ни өчен кирәк?» дигән видеомөрәҗәгать белән чыккан. Андагы кайбер кызыклы фикерләрне газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
    240
    0
    3
  • 16 ноября 2017 в 09:18
    Сак булыгыз, «Безнең фатирда газ» дигән юллар һәрчакта да мәзәк яңгырамый... Узган атнада Ижевскида газ шартлап, тугыз катлы йортның бер почмагы ишелүе һәм шуның аркасында кешеләр үлүе күп­ләрне шәхси куркынычсызлыгы турында уйландыргандыр. Россиядә һәр ике регионның берсендә шундый фаҗигаләр булып тора һәм, материаль зыяннан тыш, кеше гомере өзелә. Күп очракта бу хәлгә бернинди катнашы булмаганнар зыян күрә – ул бары тик күршедә генә яши, ә диварның бу ягында кемнеңдер саксызлыгы яки ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан фаҗига тирә-юньдәгеләрне дә аямый.
    129
    0
    0
  • 16 ноября 2017 в 09:49
    Урып-җыюга соңрак төшелсә дә, ел үсемлекчелек өчен уңышлы булды Ел ахырына якынлашып килә. Үсемлекчелек инде бөтенләй төгәлләнде диярлек. Шуңа күрә берникадәр нәтиҗәләр ясарга да вакыт җитте. Көзге кыр эшләре, икмәк бәяләре, быелгы ел нинди уңышлар һәм югалтулар алып килүе турында журналистларга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус ГАБДРАХМАНОВ сөйләде.
    112
    0
    0
  • 16 ноября 2017 в 10:23
    «Музейга йөрергә өйрәнергә кирәк» Театр-музейларга йөрүчеләрнең саны арткан. Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский әйтүенчә, музейларга йөрү – ял итүнең яңа формасы, ул акрынлап модага кереп бара. Ә сез музейларга йөрисезме?
    101
    0
    0