16+

Караңгы күктә өмет чаткылары

Камал театры каршындагы мәйдан гөр килеп торды ул кичтә. Халыкны җәлеп итеп яңгырап торган музыка, яшь башкаручыларның җырлары, бер-бер артлы һавага күтәрелгән кызыл, сары, ак һәм зәңгәр төстәге фонарьлар үзенекен итте. Үткән-барган бар да: «Ни бар икән?» - дип, шунда агылды.

Караңгы күктә өмет чаткылары

Камал театры каршындагы мәйдан гөр килеп торды ул кичтә. Халыкны җәлеп итеп яңгырап торган музыка, яшь башкаручыларның җырлары, бер-бер артлы һавага күтәрелгән кызыл, сары, ак һәм зәңгәр төстәге фонарьлар үзенекен итте. Үткән-барган бар да: «Ни бар икән?» - дип, шунда агылды.

Вакыйганың үзәгендә кайнаган волонтерлар, КФУ, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетыннан килгән яшь башкаручылар үз дигәннәренә ирештеләр дияргә була. Чөнки әлеге шәфкатьлелек акциясе барышында сатылган фонарьлардан кергән акча 3 яшьлек Гөлназ Гатауллинаны дәвалауга тотылачак. «Ак барс созидание» волонтерлары һәм «Гөлназга ярдәм итик» дигән инициатив төркемнең бу инде икенче омтылышы. Чөнки 19 апрель көнне Бауман урамында «Яз. Чәчәкләр. Тормыш» дигән акция уздырып, шардан ясалган ромашкалар тәкъдим иткәннәр инде алар. Бер сәгать эчендә казанлылар арасында шуның кадәр теләктәшләр табуга үзләре дә сөенгән. Әлбәттә, моның белән генә чикләнергә уйламыйлар, чөнки Гөлназга бик тә ярдәм итәселәре килә. Авыру беркемгә дә сорап килми. 6 айлык булып туган кыз болай да гомеренең беренче ике аен яшәү белән үлем арасында реанимация бүлегендә уздырган. Озакламый ДЦП диагнозы куйганнар. Инде бәләкәч аякка бассын өчен, Кытайда тулы дәвалау курсы үтәргә кирәк ди. Бәясе дә билгеле - 400000,00 сум. Ике көн дәвамында волонтерлар көче белән 26 935, 70 сум акча тупланган. Аз, әмма бу инде өмет уята. Төнге караңгылыкны ярып күккә күтәрелгән фонарьлар да өмет чаткысы булып тоелды ул кичтә. «Теләк телә» дип аталган әлеге чарада катнашкан һәркем сәламәтлекнең кадере, бәһасе турында уйланмый калмагандыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading