16+

51 яшендә бала тапкан Руфинә Тимерҗанова: «Лаеклы ялга киткәнче, декретка чыгам!» – дидем

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәүче Руфинә Тимерҗанова 51 яшендә кабат әни булган. Әлеге яңалык бөтен Россияне шаккатырды дияргә була. Моңа хезмәттәшләренең йөкле икәнен күз алдына да китермәгән коллегалары да шакката хәтта. «Лаеклы ялга киткәнче, декретка чыгам», - дип әйткән булган Руфинә, әмма моны барысы да шаярту дип кабул иткән.

51 яшендә бала тапкан Руфинә Тимерҗанова: «Лаеклы ялга киткәнче, декретка чыгам!» – дидем

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәүче Руфинә Тимерҗанова 51 яшендә кабат әни булган. Әлеге яңалык бөтен Россияне шаккатырды дияргә була. Моңа хезмәттәшләренең йөкле икәнен күз алдына да китермәгән коллегалары да шакката хәтта. «Лаеклы ялга киткәнче, декретка чыгам», - дип әйткән булган Руфинә, әмма моны барысы да шаярту дип кабул иткән.


Юк, бу шаярту түгел. 30 август көнне Руфинә ханым тагы бер сабыйга гомер бүләк итте. Әни кеше дә, сабый да үзләрен яхшы хис итә, алар инде бала тудыру йортыннан чыккан, хәзер өйләрендә.
Тагын шунысы кызык: Руфинә ханым җырчы Гөлнара Тимерҗанованың бертуган иң өлкән апасы булып чыкты. Монысын без Руфинә ханымга шалтыраткач белдек. Гөлнара үзе дә 40 яшьтә Айзифасын тапты. «Ике бала белән генә чикләнмәскә иде. Бераз карьера эшләгәч, өченчесе артыннан барырга иде», - дип әйткән иде җырчы узган елны интервью вакытында.

- Руфинә, үзегезне ничек хис итәсез?
- Яхшы. 30 августта 3250 грамм авырлык белән сабыем туды. Йөклелек чорым да бик җиңел узды - очып кына йөрдем, хәзер дә үземне шәп хис итәм. Декретка китәсемне хезмәттәшләрем белми дә калды. Бетон заводында эшлим, эшем авыр булуына карамастан, корсаклы килеш тә эшләп йөрдем. Башта 1 ай отпуска алдым, аннан декрет ялына киттем.



Әгәр дә алдан планлаштырылган йөклелек булмаса, авырлы икәнемне белмәгән дә булыр идем. Яшь чакта авырга узгач, токсикоз белән җәфаландым. Бер нәрсә дә ашап булмый, ризык исе дә начар тәэсир итә иде. Ә бу юлы - юк. Үзем дә шаккаттым.

Мәрьям (сабыйга шундый исем кушканнар. - З.С.) дә бик тыныч. Күпчелек вакытын, бар яңа туган балалар кебек, йоклап уздыра.
30 ел элек булган хисләрне яңадан кичерергә насыйп булды. Өлкән кызым Айгөлнең инде үзенең ике баласы бар. Оныгым Иделиягә - 9, Камилгә - 5 яшь. Миңа калса, 50 дән соң тормыш башлана гына! Күп еллар ялгызым яшәгәннән соң, тормыш иптәшемне очраттым. Мин моны чын мәхәббәт дияр идем. Без хәтта бер көнне туганбыз. Аның шундый ышанычлы терәк булганын сизмәсәм, олы яшемдә бала табарга батырчылык та итмәс идем.



Ул минем оныкларымны якын итте. Авылга кайтсак, алар белән уйнап, урамнан да керми. Минем әни, балалар белән ничек бирелеп уйнаганын күреп: «Эх, Кәнифкә дә берәр бала булса!» - дип куйган иде. Аның шул сүзләре йөрәккә үтеп керде. «Тукта әле, бу кеше бит мине нык бәхетле итте, ник мин аны да бәхетле итмим?» - дип, бала алып кайту турында хыяллана башладым.

Яшебез өлкән булгач, башта тулысынча медицина тикшеренүе үттек, барлык анализларны да тапшырдык. Бу җаваплы адымга табиблар рөхсәте белән килдек.

Иремнең хис-тойгыларын аңлатып бетерерлек түгел. Бала тудыру йортының тәрәзә төбендә сәгатьләр буе торырга әзер иде. Хәзер дә, өйдә булса, бала яныннан китми дә. Аңа караганда, әнисе ныграк шат. Ирем - каенанамның якында яшәгән иң яраткан баласы. Улы өчен бик куана инде ул. «Исән генә булсам, оныгымны җитәкләп йөрсәм иде», - дип хыяллана. Еш шалтырата, борчыла. «Көтеп алган җимеш бит, саклап кына йөртегез», - дип кабатлый.



Яшь вакытта әни булуның барлык рәхәтен дә аңлап бетмәгәнмендер. «Тизрәк үссен иде», - дип тели идем. Ә хәзер, киресенчә, вакытны туктатып торасым килә. Оныкларым да үсеп бетте, тотып сөям дисәң: «Мин зур бит инде, нигә иркәлисең», - диләр. Хәзерге мизгелләр минем өчен - иң тәмлесе! Оныкларымны үстерештем, тәҗрибәм онытылмаган, бар да яхшы. Мин кызыма ярдәм итешкән идем, хәзер ул миңа бала караша. Документ артыннан йөрергә туры килде, Мәрьямне Айгөл апасы белән калдырып тордык. Айгөл дә безнең өчен бик шат. Ә оныкларым, көн дә эчемне сыйпап: «Бәби кайчан туа инде?!» - дип, зарыгып көттеләр.

- Бәбине үзегез имезәсезме?
- Әйе, сөтем әйбәт төшә, күп. Аны имезү - үзе бер рәхәт бит. Күрсәгез: елмая-елмая, ләззәтләнеп имә.

- Сүз уңаеннан, Гөлнара сеңлегез, аның балачагы турында да сорыйсым килә.
- Без гаиләдә биш бала үстек, мин - иң өлкәне. Гөлнара кечкенә чагыннан ук җырлады, сәхнәдән төшми дә иде. Әмма без аны укытучы булыр дип уйладык. Элек мәктәпләрдә вожатыйлар була иде бит: алар дәрестән соң калып, кечкенә балаларны шефлыкка алалар иде, аларга өй эше эшләшеп, мәш киләләр иде. Гөлнара төнгә кадәр мәктәптә булды. Балаларны нык яратты.



- Гөлнара интервью вакытында: «Мин - усал әни», - дигән иде. Сезнең холыклар охшашмы?
- Әйе, ул - усалрак. Мин - иң өлкән апалары булгангамы, энемә, сеңелләремә караганда, йомшакмын. Һәрвакыт аларга юл биреп, кеше белән җайлап сөйләшә беләм. Туганнарымда туры сүзлелек, кистереп әйтә торган гадәт бар. Әмма моны мин начар дип әйтмәс идем. Үткер булу бу тормышта бик кирәк.

- Руфинә, сорауларыбызга җавап бирергә вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт! Үзегез дә, сабый да сәламәт булыгыз!
- Мөмкинлектән файдаланып, ТНВ телеканалында эшләүче Әлфинур Хисамова белән радиода эшләүче Әлфия Гыйләҗевага сәлам әйтәсем килә. Без бергә сәнгать академиясендә укыган идек.



Белгеч сүзе

Винера Галимова, табиб-акушер:

- Европа илләрендә олыгаеп бала табу - нормаль күренеш, ә Россиядә исә 25 яшьтән соң авырга узганнарны соңга калганнар рәтенә кертәләр. Әмма соңгы елларда статистика үзгәрә, 40-45 яшьтә балага узарга теләгән хатын-кызларның саны арта.

Чынында исә, 40тан соң бала табу сәламәтлеккә зыянлы булуы белән куркыныч. Андый яшьтә бала табу алдан планлаштырылган, табиблар белән киңәшләшелгән булырга тиеш. Руфинә ханымга афәрин, барлык тикшеренүләрне үткән, анализлар биргән. Нәтиҗәләр яхшы булган очракта, табиб рөхсәт бирә, ләкин барыбер олы яшьтәге хатын-кызларга 9 ай буе игътибар аеруча зур булырга тиеш. 9 ай буе хастаханәдә дә ятарга кушарга мөмкиннәр, моннан баш тартырга ярамый. Нәрсә эшләргә кирәк икәнен табиблар яхшырак белә.
Статистика күрсәтүенчә, олы яшьтәге парларның балалары авыру булып туарга мөмкин. Еш очракта Даун синдромы була. Әмма әни кеше моңа кадәр бала тапкан булган икән, димәк, аңа бу куркыныч янамый.

Тик шулай да һәр нәрсәнең үз вакыты: бала табуныкы да, бала тәрбияләүнең дә, онык сөюнең дә...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading