Онкологияне кисәтү буенча Сәламәтлек саклау министры Адель Вафиннан 10 КИҢӘШ

Wednesday, 18 May 2016 16:16 | Сәламәтлек Print

Онкологияне кисәтү буенча Сәламәтлек саклау министры Адель Вафиннан 10 КИҢӘШ

1. Тәмәке тартуны ташлагыз!
Ракның 16 төре тәмәке тарту белән бәйле.

2. Алкоголь эчемлекләр кулланмагыз!
Бу хакта бәхәсләр шактыйдан бара. Кешеләр озак еллар алкогольнең файдасын эзли, танылган табиблар сүзләрен китерә, ятар алдыннан 50 грамм эчеп куюның файдасы турында лаф ора. Алкоголь файдасын дәлилләү максатыннан башланган бөтен фәнни эшләр уңышсызлыкка дучар: файда юк! Кызганыч, Россия халкы күп эчә, бигрәк тә каты спиртлы эчемлекләрне. Каты спиртлы эчемлекләр, көчәйтелгән шәрабләр авыз куышлыгы, бугаз һәм ашказаны-эчәк тракты рагына китерергә мөмкин.

3. Кояшта озак тормагыз!

4. Эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!
Сүз, әйтик, тын алу юлларын, тирене сакларга кирәк булган зарарлы эш урыннары турында бара. Куркынычсызлык кагыйдәләренә күз йомарга ярамый. Тормыштан бер мисал китерим әле. Бер автослесарь, югалмасын дип, вак детальләрне авызына каба торган була. Нәтиҗәдә аңарда ирен рагы ачыкланды...

5. Дөрес тукланыгыз!
Әйе, тагын туклану турында. Йөрәк‑кан тамырлары авырулары елында бу хакта шактый сөйләдек, быел да дәвам итәчәкбез. Безнең туклану рационы баланслаштырылган икән, анда майлар, аксымнар, су, микроэлементлар, витаминнар тиешле күләмдә икән, бу – авыруны кисәтүнең иң төп факторларының берсе. Дөрес тукланмау – авыруга китерүче төп сәбәп.
Ничек тукланырга? Составында җитәрлек күләмдә азык сүсләре (пищевые волокна) булган продуктларны сайларга кирәк. Кызганычка, Татарстан халкының рационында ризык сүсе – клетчатка (үсемлек күзәнәкләренең тышчасы составындагы матдә) булган продуктлар аз. 2009 елда онкология авырулары арасында беренче урынга юан эчәк рагы чыкты – бу күп нәрсә турында сөйли. Кеше көненә 500 грамм җиләк-җимеш, яшелчә һәм яшел үләннәр ашарга тиеш. Ни өчендер бу хакта сүз чыккач, еш кына ниндидер экзотик җиләк-җимешләрне күз алдына китерәләр. Тик мин бу очракта үзебездә үсә торганнары турында әйтәм: кәбестә, кишер, чөгендер (бердәнбер искәрмә – чөгендер шикәр авыруы булган очракта зыянлы), слива, алма. Соңгысында азык сүсләре аеруча күп. Күптән түгел генә эшкәртелгән итнең юан эчәкләргә тәэсирен ачыклау буенча зур тикшеренүләр тәмамланды. Эшкәртелгән ит – колбасаны күп куллану юан эчәк рагы авырулары килеп чыгу очракларын 17 процентка арттыра. Һәм, әлбәттә инде, ысланган, әче, тозлы ризыкларны чикләү мөһим. Кемдер, иң тәмлесен чикләргә кирәк, дияр. Сезнең тормышыгызда бу булырга мөмкин! Ул була да. Сез кунакка йөрисез, рестораннарга барасыз, тик бу бит көн дә түгел, моның зарары юк. Ә менә көндәлек ризык файдалы булырга тиеш.

6. Авырлыгыгызны контрольдә тотыгыз!
Югары калорияле продуктлар кулланмагыз. Көн саен, ким дигәндә, 40 минут җәяү йөрегез. Мин кешегә киңәш итә торган бөтен нәрсәне үзем эшлим. Җәяү йөрү турында сөйлим икән, кич саен җәяү йөрергә тырышам. Иртән эшкә килсәң, кич кайтсаң, көндез чыгып йөрсәң – 40 минут шулай җыела инде.

7. Тәнегездә моңарчы булмаган төерләр, миңнәр барлыкка килсә, тән тиресе төсе үзгәрсә, кан бүленсә, табибка күренергә кирәк!
Еш кына ниндидер симптомнар була торып та, табибларга бармаучылар очрый. Авыр­тыр да узар, үтәр әле дигән әйбер айлар буе дәвам итәргә мөмкин, ә чир бу арада арта һәм соңгы чиккә җиткерергә мөмкин.

8. Хатын-кызлар, күкрәк бизләрен тикшерергә өйрәнегез!
35тән 45 яшькә кадәр хатын-кызлар елына бер тапкыр күкрәк бизләрен УЗИда күрсәтергә, аннан соң ел саен маммография узарга тиеш. Хатын‑кыз үз күкрәген капшаганда ниндидер төер сизсә, табибка күренү мөһим.

9. Ирләр, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
45 яшьтән соң ирләр ел саен табибка күренергә тиеш. Монысы катлаулырак. Хатын-кызлар барыбер сырхауханәләргә ешрак йөри. Шул ук йөклелек чорында күпме анализлар тапшыралар, даими консультацияләргә йөриләр. Гомумән, бала табу хатын‑кызны табибка йөрү дисциплинасына тарта. Алар озаграк яши дә. Быел без ир‑ат сәламәтлегенә зур игътибар бирәчәкбез. Июнь аенда шуңа багышланган зур форум узачак.

10. Хатын-кызлар, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
20 яшьтән соң елына бер тапкыр гинекологка күренү тиеш. Бу аналык муентыгы рагын кисәтү өчен кирәк.

Поделитесь с друзьями

Add comment


Security code
Refresh