Диагноз

Saturday, 14 May 2016 08:25 | Сәламәтлек Print

Диагноз

Адел Вафин яман шеш авыруы һәм аның белән көрәш турында.

Узган ел республикада Йөрәк‑кан тамырлары авырулары елы булса, 2016 ел – Татарстанда Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Апрель аенда Татарстан Президенты шул хактагы Указга кул куйды. Әлеге документ үз эченә нәрсәне ала? Яман шеш белән ничек көрәшәчәкләр? Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин «ШК» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

– Башта ук ни өчен 2016 елны онкологиягә багышларга булганыбызны аңлатып китим әле. Узган Йөрәк‑кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елында эшләнгән эшләр, чыннан да, үз нәтиҗәсен бирде. Беренчедән, без, гомумән, үлем очракларын киметә алдык, ә кан әйләнеше авыруларыннан килеп чыккан үлем очраклары 3,4 процентка кимеде. Өстәмә 701 кешенең гомерен саклап калдык дигән сүз бу! Моңа нәрсә тәэсир иттеме? Һәрдаим сөйләп, аңлатып тору нәтиҗәсендә кемдер кан басымын даими үлчи башласа, кемдер вакытында дару эчәргә өйрәнде. Халык безне тыңлый, ишетә башлады. Тик Татарстанда онко­логиядән үлү очраклары арта бара. Шуңа күрә без быелгы елны Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итеп, «Рак ул үлем карары түгел – диагноз, ә иң төп инструмент ул – профилактик осмотрлар, диспансерлаштыру», – дип чаң кагарга булдык.

Кагыйдә буларак, хезмәт яшендәге кешеләр күп эшли һәм сырхауханәләргә йөрергә күнекмәгән. Алар үз сәламәтлекләренә игътибар бирми диярлек. Без яман авыруның үсешен күрми, белми калабыз – төп проблема да шунда. Ә бит ракны I‑II стадияләрдә ачыклаганда, ул дәвалана, кешенең гомерен саклап калып була, Татарстанда бүген моның өчен мөмкинлекләр бар. III стадиядә шанслар азрак, ә инде IV стадия икән, сүз бары тик паллиатив ярдәм турында гына бара... Монда инде авыруның хәлен бераз җиңеләйтү, сызлануларны киметергә генә мөмкин. Ә рак чыннан да шулхәтле яман авыру: ул кешене кыска гына вакыт эчендә дөньядан алып кына китү түгел (халык телендә, кеше янып бетте, диләр), үләр алдыннан гарипләтә, килбәтсез-шыксызландыра, танымаслык итә. Бу – авыруның үзе генә түгел, бөтен якыннары өчен җитди эмоциональ яра. Шуның өчен без әйдәп баручы Европа илләре, АКШтагы кебек үк, халыкның үзенә игътибарын арттыруны, авыруны башлангыч стадияләрдә ачыклауны һәм дәваланудан курыкмауны аңлатуны төп кагыйдә итеп алдык.

Әле диспансерлаштыру программасы кергән генә елларда халык моңа өстәмә мәшәкать итеп карый иде, хәзер, шөкер, әһәмиятен аңлыйлар инде. 2014 елда диспансерлаштыру вакытында 1267 яңа онкологик авыру очрагы ачыкланса, шуларның 74 проценты беренче-икенче стадиядә иде. Узган ел авырулар саны азрак булды, әмма аларның да 68 процентын башлангыч стадиядә эләктереп алдык. Әгәр кеше үзе авырудан шикләнеп сырхауханәгә килсә, башлангыч стадияләрдә ачыклау 50 проценттан да күп булмый, ягъни соңга калып килә.


«Бүген Татарстанда 90 меңләп кеше онкология авыруы белән исәптә тора. Бу күп! Һәр 42нче кешедә рак дигән сүз. Хатын-кызларда беренче урында – күк­рәктәге яман шеш, ирләрдә – простат бизе рагы».


Узган ел төрле ведомстволар белән бергә нәтиҗәле эшләр башкарылды, зур мәгълүмати кампания алып барылды. Әлеге эшләр быел да дәвам итәчәк. Йөрәк‑кан тамырлары авыруларына каршы көрәш чаралары кысаларында, без, авыруны кисәтү өчен, төп биш кагыйдә чыгарган идек. Быел да Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе, Идел буе федераль округының баш онкологы, министрлыкның әйдәп баручы белгечләре белән берлектә, үзенә күрә бер кулланма әзерләдек. Ул «Онкология авыруы бүген нәрсә ул?» дигән сорауга җавап бирә. Авыру нәрсәдән килеп чыга? Моңа нәрсә этәргеч булып тора? Иң мөһиме – ракны профилактикалау буенча ун кагыйдә формалаштырылды. Без аны гади, аңлаешлы тел белән эшләдек. Мин бу кулланманы Президент катнашында узган киңәшмәдә район башлыклары, министрларга, зур эш бирүчеләргә дә җиткердем. Безгә аларның ярдәме кирәк. Әйтик, Әлмәттә, шәһәр хакимияте белән берлектә, зур чара уздырдык. Анда 200ләп компания җитәкчесе килгән иде, алар каршында чыгыш ясадым. Эш бирүче беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә тиеш һәм хезмәткәрләр, вакытында тиешле медицина тикшерүе узсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк – җитәкче моны белергә тиеш. Иң кыйммәтлесе – кеше капиталы, хезмәт ресурсы бит. Хәзер менә Түбән Кама мэры шундый ук очрашу уздыру инициативасы белән чыкты. Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Чистай кебек башка сәнәгать шәһәрләре дә кушылыр дип уйлыйм.

Дәвалау мөмкинлекләренә килгәндә, Казанда Республика клиник онкология диспансерында нинди зур модернизация эшләре узганлыгы билгеле инде. Республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче халкы өчен дә шундый мөмкинлекләр булдырырга тырышабыз, медицина ярдәме беренче чиратта тиз барып җитә алырлык булсын, бу – безнең төп критерий. Автобуста 1,5 сәгать бару белән 5 сәгать баруны чагыштырып булмый бит инде! Узган елны Әлмәттә онкология сыр­хауханәсен зурайттык, химия терапиясе кәнәфиләрен арттырдык, заманча операция бүлмәсе ачтык, фототерапия бүлеге булдырдык, чыгып йөрүче паллиатив ярдәм хезмәте оештырдык – бүген алар 700 кешегә өйләренә барып ярдәм күрсәтә. Республиканың көньяк-көнчыгышыннан 94 процент авыру Казанга инде куелган диагноз белән хастаханәгә ятарга килә. Элеккеге кебек диагноз кую өчен чиратлар торып утыру юк. Хәзер Әлмәттә Төбәк нурланышлы терапия үзәген проектлау эшләре бара. Ягъни моңа кадәр Казанда гына мөмкин булган методлар якын киләчәктә Әлмәттә дә булачак.

– Адел Юнысович, әйе, мөмкинлекләр дә бар кебек, тик ни өчен статистика канәгатьләнерлек түгел? Ни өчен үлем очраклары арта?
– Беренчедән, бу – авыруны ачыклау очраклары арту белән бәйле.

Башка сәбәпләр дә бар. Әйтик, ни өчен Чаллыда яман шеш авыруы очрагы күбрәк? Чөнки шәһәр картая. Моннан 40 ел элек, аннан да элегрәк Чаллыга яшьләр килеп, кала төзеде, хәзер алар олыгайды инде. Һәм барысы да бергә олыгайды. Шуңа авыру очраклары да күбрәк.

Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, уртача гомер озынлыгы арту да онкология белән авыручылар саны артуга китерә. Без кешене инсульттан, инфаркттан саклыйбыз, алып калабыз. Ә онкологиягә кешенең иммун системасы какшау тәэсир итә. Еллар узган, кеше олыгайган саен, иммунитеты кими. Картлар, балалар кебек, еш авырый. Бу бөтен дөньяда шулай. 80 яшькә таба ул авыру барыбер килеп чыгачак, уртача гомер озынлыгы арта барган саен, авыру ихтималы да арта, безнең бурыч – аңа әзер булу. Бездә үлемгә китергән авырулар арасында беренче урында йөрәк‑кан тамырлары авырулары булса, чит илләрдә – онкология, чөнки анда халык озаграк яши.

Үлем очракларын киметүгә авыруны беренче-икенче стадияләрдә ачыклау йогынты ясый дип юкка гына әйтмим. Кешенең үз сәламәтлегенә игътибарлы булуы, аны кадерләве, бәяләве һәм беренчел билгеләр барлыкка килүгә, сырхауханәгә мөрәҗәгать итүе мөһим.

Онкологияне профилактикалау буенча министрдан ун кагыйдә
1. Тәмәке тартуны ташлагыз!
Ракның 16 төре тәмәке тарту белән бәйле.

2. Алкоголь эчемлекләр кулланмагыз!
Бу хакта бәхәсләр шактыйдан бара. Кешеләр озак еллар алкогольнең файдасын эзли, танылган табиблар сүзләрен китерә, ятар алдыннан 50 грамм эчеп куюның файдасы турында лаф ора. Алкоголь файдасын дәлилләү максатыннан башланган бөтен фәнни эшләр уңышсызлыкка дучар: файда юк! Кызганыч, Россия халкы күп эчә, бигрәк тә каты спиртлы эчемлекләрне. Каты спиртлы эчемлекләр, көчәйтелгән шәрабләр авыз куышлыгы, бугаз һәм ашказаны-эчәк тракты рагына китерергә мөмкин.

3. Кояшта озак тормагыз!

4. Эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!
Сүз, әйтик, тын алу юлларын, тирене сакларга кирәк булган зарарлы эш урыннары турында бара. Куркынычсызлык кагыйдәләренә күз йомарга ярамый. Тормыштан бер мисал китерим әле. Бер автослесарь, югалмасын дип, вак детальләрне авызына каба торган була. Нәтиҗәдә аңарда ирен рагы ачыкланды...

5. Дөрес тукланыгыз!
Әйе, тагын туклану турында. Йөрәк‑кан тамырлары авырулары елында бу хакта шактый сөйләдек, быел да дәвам итәчәкбез. Безнең туклану рационы баланслаштырылган икән, анда майлар, аксымнар, су, микроэлементлар, витаминнар тиешле күләмдә икән, бу – авыруны кисәтүнең иң төп факторларының берсе. Дөрес тукланмау – авыруга китерүче төп сәбәп.
Ничек тукланырга? Составында җитәрлек күләмдә азык сүсләре (пищевые волокна) булган продуктларны сайларга кирәк. Кызганычка, Татарстан халкының рационында ризык сүсе – клетчатка (үсемлек күзәнәкләренең тышчасы составындагы матдә) булган продуктлар аз. 2009 елда онкология авырулары арасында беренче урынга юан эчәк рагы чыкты – бу күп нәрсә турында сөйли. Кеше көненә 500 грамм җиләк-җимеш, яшелчә һәм яшел үләннәр ашарга тиеш. Ни өчендер бу хакта сүз чыккач, еш кына ниндидер экзотик җиләк-җимешләрне күз алдына китерәләр. Тик мин бу очракта үзебездә үсә торганнары турында әйтәм: кәбестә, кишер, чөгендер (бердәнбер искәрмә – чөгендер шикәр авыруы булган очракта зыянлы), слива, алма. Соңгысында азык сүсләре аеруча күп. Күптән түгел генә эшкәртелгән итнең юан эчәкләргә тәэсирен ачыклау буенча зур тикшеренүләр тәмамланды. Эшкәртелгән ит – колбасаны күп куллану юан эчәк рагы авырулары килеп чыгу очракларын 17 процентка арттыра. Һәм, әлбәттә инде, ысланган, әче, тозлы ризыкларны чикләү мөһим. Кемдер, иң тәмлесен чикләргә кирәк, дияр. Сезнең тормышыгызда бу булырга мөмкин! Ул була да. Сез кунакка йөрисез, рестораннарга барасыз, тик бу бит көн дә түгел, моның зарары юк. Ә менә көндәлек ризык файдалы булырга тиеш.

6. Авырлыгыгызны контрольдә тотыгыз!
Югары калорияле продуктлар кулланмагыз. Көн саен, ким дигәндә, 40 минут җәяү йөрегез. Мин кешегә киңәш итә торган бөтен нәрсәне үзем эшлим. Җәяү йөрү турында сөйлим икән, кич саен җәяү йөрергә тырышам. Иртән эшкә килсәң, кич кайтсаң, көндез чыгып йөрсәң – 40 минут шулай җыела инде.

7. Тәнегездә моңарчы булмаган төерләр, миңнәр барлыкка килсә, тән тиресе төсе үзгәрсә, кан бүленсә, табибка күренергә кирәк!
Еш кына ниндидер симптомнар була торып та, табибларга бармаучылар очрый. Авыр­тыр да узар, үтәр әле дигән әйбер айлар буе дәвам итәргә мөмкин, ә чир бу арада арта һәм соңгы чиккә җиткерергә мөмкин.

8. Хатын-кызлар, күкрәк бизләрен тикшерергә өйрәнегез!
35тән 45 яшькә кадәр хатын-кызлар елына бер тапкыр күкрәк бизләрен УЗИда күрсәтергә, аннан соң ел саен маммография узарга тиеш. Хатын‑кыз үз күкрәген капшаганда ниндидер төер сизсә, табибка күренү мөһим.

9. Ирләр, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
45 яшьтән соң ирләр ел саен табибка күренергә тиеш. Монысы катлаулырак. Хатын-кызлар барыбер сырхауханәләргә ешрак йөри. Шул ук йөклелек чорында күпме анализлар тапшыралар, даими консультацияләргә йөриләр. Гомумән, бала табу хатын‑кызны табибка йөрү дисциплинасына тарта. Алар озаграк яши дә. Быел без ир‑ат сәламәтлегенә зур игътибар бирәчәкбез. Июнь аенда шуңа багышланган зур форум узачак.

10. Хатын-кызлар, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
20 яшьтән соң елына бер тапкыр гинекологка күренү тиеш. Бу аналык муентыгы рагын кисәтү өчен кирәк.

Поделитесь с друзьями

Add comment


Security code
Refresh